Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар конгрессына барудан баш тарттык – сугыш бара". Германия татарлары сугыш һәм аның йогынтысы турында


Германиягә килгән Украина качаклары

Украинадагы сугыш чит илдәге татарларга ничек тәэсир итә? Татарстан, Башкортстан белән элемтә өзеләме? Качакларга ярдәм итүдә татарлар ничек катнаша? Бу хакта Германия татарлары фикерләрен тәкъдим итәбез.

Ике айдан артык Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы дәвам итә. БМОның соңгы мәгълүматына күрә, сугыш башланганнан бирле Украинадан 5,5 миллионнан артык кеше киткән. Аларның бер өлеше, берничә йөз мең кеше Германиягә урнашкан. Берлин сугыштан качучыларга махсус җиңеләйтелгән кагыйдәләр әзерләде, качакларны теләк белән сыендырырга ризалашты.

Русиядә фактик рәвештә хәрби цензура кертелгән вакытта, илдәге татарлар бу сугышка мөнәсәбәтне белдерергә курка, моңа зур саклык белән карый. Русиядә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне эштән алу, аларга җинаять эшен ачу, акча җәзасына тарту очраклары шактый күп.

Азатлык Германиядә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәргә булды. Сугыш татар дөньясына ничек тәэсир итә? Татарстан, Башкортстандагы туганнар белән мөнәсәбәт өзеләме? Чит илләрдәге татарлар качакларга ничек ярдәм итә һәм сугышка ничек каршылык белдерә? Бу хакта Германиядәге татарлар белән сөйләштек.

Җәмилә Һергенредер (Назырова)
Франкфурт шәһәре, Германиядә 28 ел яши

Җәмилә Һергенредер
Җәмилә Һергенредер

— Русиянең Украинага һөҗүмен мин кешелексез һәм коточкыч дип кабул иттем. Еллар буе Русия үз халкына ялган мәгълүмат биреп торды, һәм, ни кызганыч, бу пропаганда эшендә күбесенчә уңышка иреште. Минем әтием гел шундый сүзләр әйтә иде: "СССР тарихы башыннан ук кан кою белән бәйле иде. Шуңа күрә ул ахыр чиктә таркалды да".

Без үзебез өйдә Дәрдемәнд, Вахит Имамов, Әбрар Кәримуллин, Александр Солженицын, Евгения Гинзбургны укып үстек, шуңа илдәге вазгыятьне аңладык дип уйлыйм. Ә менә совет идеологиясендә тәрбияләнгән күп кенә дусларым, туганнарым мине аңлый алмый шул. Мин исә сугышны һәм украин халкын юк итү идеясен кабул итә алмыйм, аңа каршы чыгам.

Татарлар бу вазгыятьтә үз тарихын күбрәк өйрәнергә һәм анализларга омтылыр

Кызганыч, хәзерге вакыйгалар барлык дөньяга тәэсир итәчәк, шул исәптән, татар халкына да. Татарлар бу вазгыятьтә үз тарихын күбрәк өйрәнергә һәм анализларга омтылыр дип уйлыйм. "Өлкән абзый" басымы белән безнең халкыбызның тарихы озак вакыт дәвамында бозылып күрсәтелде.

Җәмәгать урыннарында кычкырып урысча сөйләшүче чит илләрдәге татарлар да хәзер негатив мөнәсәбәткә дучар булырга мөмкин. Шуңа күрә мин үзем туганнарым һәм дусларым белән транспортта, башка урыннарда татарча гына сөйләшергә тырышам.

Татарлар кешелексез, кансыз һәм хурлы сугыш баруын курыкмыйча сөйли ала

Русиядән читтә яшәүче татарлар нәрсә эшли ала? Хәзерге вакытта алар кешелексез, кансыз һәм хурлы сугыш баруын курыкмыйча сөйли ала. Кимендә социаль челтәрләрдә үз фикереңне белдереп була. Үз хаклыгыңны тарих һәм әдәбияттан мисаллар белән дәлилләп була. Русия режимын тәнкыйтьләп, яман шеш кебек фейклар һәм ялганны ачып була.

Сугыш миңа үземә дә тәэсир итте. Мин хәзер Казанга бара алмаячакмын. Анда мине күп дусларым көтсә дә, хәзер бу мөмкин түгел. Икенче тәэссир: хәзер Германиядә Украинадан качаклар бик күп. Күбесенчә бу хатын-кызлар һәм балалар. Без бөтен көчебез белән бу бичара кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

Камил Сафин
Мүнһен шәһәре, блогер, Германиядә 10 ел яши

Камил Сафин
Камил Сафин

— Соңгы елларда күп вакыйгаларны, ни кызганыч, тыныч кабул итәм, чөнки барысына да күнегәсең. Русия 2008 елда Грузиягә һөҗүм итте, 2014тә Донбасста сугыш башланды. 2011 елдан без Сүриядәге ватандашлар сугышын күрәбез, 2015тән Германиягә күпләп качаклар килде. Хәзер исә Украинада сугыш башланды, барысы да кабатлана, дөресрәге, бетми. Күпләр атом сугышыннан курка, ләкин куркудан ни үзгәрер? Ул башланса, барыбер качып булмаячак, шуңа буш урында борчылып утыруның мәгънәсен күрмим.

Минем тирә-ягым тулысынча сугышка каршы, ләкин мин үзенчә бер "куык"та яшәгәнемне аңлыйм. Дусларым төрле кешеләр белән аралаша, кайчак сугышның кирәк булганы, барысы да "гади түгел" кебегрәк фикерләрне ишетеп була. Чит илдә бер дә булмаган, чит телләрне белмәгән кешеләрнең дә мәгълүмат чыганагы бер генә. Шуңа күрә кемдер Украинадагы шәһәрләргә ут ачуны хуплаганын аңлыйм. Бу коточкыч, тик Русия пропагандасы шулай эшли.

Татарстан Русиягә керә, шуңа күрә бөтен бәланы да "урыс дөньясы" белән бергә күрергә мәҗбүр. Чит илләрдә яшәүче татарлар өчен зур үзгәрешләр булган дип уйламыйм. Русиядә акча эшләгән, ләкин чит илдә яшәүче кешеләрнең тормышы кыенлашты, әлбәттә, банклар белән проблемнар күп бит.

Казаннан татар китапларына заказ ясап булмый, татар теле онлайн-курслары өчен дә түләп булмый

Шул ук вакытта, чит ил татарларына Татарстаннан аутентик мәгълүмат алу да кыенлашты. Мәсәлән, күп кенә татар китаплары электрон форматта юк, аларны почтадан гына заказ итп була, ләкин хәзер Русиядән Европага почта килми. Татар теленнән онлайн-курслар өчен дә түләп булмый. Күптән түгел мин бер татар брендыннан пуловер белән күлмәккә заказ биргән идем, ләкин алар аны миңа җибәрә алмый, хәзер ничек җибәрергә дип баш ваталар. Мондый блокада, әлбәттә, татарның мәдәни һәм социаль үсешенә тискәре йогынты ясый.

Ни кызганыч, татарның да бу сугышка катнашы бар, без барыбыз да коллектив җаваплылык тотабыз. Моңа чит илләрдә ничек тәэсир итеп була? Кимендә үз даирәбездә моның турында сөйләшергә кирәк. Медиага интервью биреп булса, сөйләргә кирәк. Әлбәттә, качакларга ярдәм күрсәтергә. Хәзерге вакытта бу барлык русияләр дә сугышны хупламый дип күрсәтү өчен иң мөһим юл. Ләкин алга таба нишләргә кирәклеген мин бик үк аңламыйм. Русияләргә киләчәктә Украинага керү тыела, татарлар алга таба хезмәттәшлекне ничек алып бара алыр? Хәзер мәдәни яктан арабызда дивар булачак.

Быел мин Татар яшьләре форумына, Печән базарына килмәкче идем, ләкин бу хәзер баруым бик шикле

Минем хыялым – Татарстанда, Казанда яшәү. Хәзер исә бу сугыш, низаг озакка сузылыр дигән хис бар, һәм аның дәвам итүе белән минем хыялым тормышка ашуга ышаныч та кими. Быел мин Татар яшьләре форумына, Печән базарына бармакчы идем, ләкин хәзер баруым бик шикле. Очышлар белән дә авырлык, һәм, гомумән, очып булса да, кире Русиядән китеп булуы да шикле.

Германиядә мин белгән барлык татарлар бу сугышка каршы һәм качакларга көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Украинадан киткән кырым татарлары һәм азәрбайҗаннар да бар, Русия ракетлары һөҗүмендә милләтләренә карамастан барысы да үлә. Сугыш кичекмәстән туктарга тиеш һәм хәзер урын алган җинаятьләргә бернинди аклау була алмый.

Гөлнур Даутова
Франкфурт шәһәре, Германиядә 20 елдан артык яши, икътисадчы, "Ханым" Европа татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

Гөлнур Даутова
Гөлнур Даутова

— Билгеле вакыйгадан соң дөнья ике өлешкә бүленде. Кемнең нәрсә уйлаганы күренеп тора. Шунысы ачык күренә: укымышлы кешеләр зур бәхәс-дискуссияләргә бирелми, башкаларга үз фикерен тагу мәгънәсен күрми. Без, татар хатын-кызлары да, күбрәк кешеләрне килешүгә, тынычлыкка өндәргә тиеш дип саныйм.

Безне Татар конгрессына чакырганнар иде. Без баш тарттык, чөнки сугыш бара

Быел безне, "Ханым" оешмасыннан берничә кешене Казанга Дөнья Татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан кунакка чакырганнар иде. Без баш тарттык, чөнки сугыш бара. Бүгенге көндә безнең барыбызның да урыны гаиләләребез, балаларыбыз янында булырга тиеш, андый зур чараларда түгел, дип саныйбыз.

Хәзерге шартларда, билгеле, Башкортстандагы туганнарым белән күрешеп булмый, мин аларны инде берничә ел күрмәдем. Барысы да тыныч хәл ителсен, һәм туганнар белән тизрәк күрешергә язсын дигән теләктә яшим.

Германиядә Украинадан качаклар күп, ул Сүрия, Әфганстан, Төньяк Африкадан да качакларны кабул итә, мөмкин кадәр ярдәм итә. Германия толерант һәм бай ил буларак җаваплылыкны үз өстенә ала, кешеләргә күпләп ярдәм итә.

Безнең татарлар да качакларга ярдәм итә. Әлбәттә, дәшмичә генә читтән карап торучылар да бар, көне-төне мәгълүмат җыеп, көченнән килгәнчә булышырга тырышучылар да шактый. Бу күбрәк милләттән түгел, кешедән тора дип уйлыйм. Ярдәм итү – изге эш, татар хатын-кызлары бергәләшеп мохтаҗларга ярдәм итсә, миңа калса, бу сугыштан да көчлерәк көч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG