Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһиров: "Конгресс хакимиятнең ниндидер бер бүлеге буларак карала башлады"


Индус Таһиров

1992 елның 19 июнендә Дөнья татар конгрессы беренче корылтайга җыелды. 30 еллык уңаеннан Азатлык 1992-2002 елларда Конгрессның башкарма комитетының беренче рәисе булган Индус Таһиров белән оешманың тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге турында сөйләште.

Дөнья татар конгрессы 458 татар милли-мәдәни оешмасын берләштерүен, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар җәмгыяте белән уңышлы хезмәттәшлек итүен белдерә. Үзен барлык татар халкы исеменнән сүз әйтүче, татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы, татар халкының төп оешмасы дип танытса да, соңгы елларда иң кайнар фикер алышулар тудырган, татарларны иң борчыган мәсьәләләр турында бу оешма үз фикерен белдерми, дәшми генә тора. Дөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулу уңаеннан Азатлык аңа нигез салучыларның берсе һәм беренче рәисе, тарихчы академик Индус Таһиров белән оешу тарихы һәм Конгрессның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләште.

— Дөнья татар конгрессы ничек оешты, бу фикер кайдан чыкты?

Бу уй берьюлы берничә кешедән чыкты, шул исәптән Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиевтән дә. Ринат Харисның бу турыда Шәймиевкә язган хаты да бар. Ул чакта безгә татар халкын бербөтен милләт итеп дөньяга таныту кирәк иде. Республикабызның суверенлыгын чын рәвештә гамәлгә ашыру өчен кирәк иде бу. Безгә Русиядәге һәм чит илләрдәге татар оешмалары белән бергә эш итү кирәк булды, һәм без бер-беребезне бербөтен милләт итеп күрә башладык. Татарлар, кайда гына яшәмәсеннәр, Татарстанны үзләренең ватаны итеп күрде, һәм аның чын мәгънәсендә суверен дәүләт булуы өчен хезмәт итеп яшәде. Ул чорда татарлар чыннан да бербөтен милләт булды. Һәрбер татар Казанны үзенең башкаласы итеп күрде, һәм бу эштә Конгресс зур роль уйнады. Конгресс Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән килешеп эшләү мөмкинлеге булдырды.

— Ул чордагы сәяси вазгыять бөтенләй башка иде. Хәзерге чор белән һич тә чагыштырырлык түгел. Нинди чор иде ул?

усия үзенең бербөтенлеген саклап калу өчен Татарстан белән сөйләшүләр юлына басты

— Русия белән аңлашып, сөйләшеп, килешеп яшәү чоры иде ул. Һәм без аны үзебезнең максатыбыз итеп куйдык. Татарларга каршы кешеләр дә бар иде. Әмма ул чактагы президент Борис Ельцин моның кирәклеген аңлады. Ул чакта Русия үзенең бербөтенлеген саклап калу өчен Татарстан белән сөйләшүләр юлына басты. Сөйләшүләр ике ел дәвам итте һәм без үзебезнең ул чактагы өстенлегебезне аларга караганда яхшырак күрсәтә алдык. Чөнки без тарихи документларга, бигрәк тә Русияне федерация дип игълан иткән 1918 елгы документларга таянып эш иттек һәм ул документлар безнең кулыбызда иде. Без һәр сөйләшүдә аларны аргумент буларак куллана алдык, аларның җитәкчелеге бу мәсьәләне әле ныклап аңламый да иде. Шул рәвешле Русия дәүләте һәм Татарстан дәүләте арасында килешү барлыкка килде.

— Конгресс Сабантуй бәйрәмнәре оештыру белән генә чикләнә дигән фикер еш яңгырый. Сез җитәкчелектә булган 1992-2002 елларда Конгресс мәдәни чаралардан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнде?

— Без халык дипломатиясе буларак эш иттек. Иң беренче булып Свердлов өлкәсе белән килешүләргә юл ачтык. Ул чакта безнең сөйләшүдә Татарстан министрлары да, аларның министрлары да катнаша иде. Формаль яктан алар иҗтимагый сөйләшүләр саналса да, фактта алар дәүләтара сөйләшүләр иде. Ул безнең иң зур эшләребезнең берсе булды. Икенчесе — без ниндидер конференцияләр үткәрү белән чикләнмәдек, ә төбәк җитәкчеләре белән килешеп, ул төбәкләрдә яшәүче татарларга юл ачтык. Мин шәхсән үзем биш-алты губернатор белән аралашып, аңлашып яшәдем. Шуларның берсе Свердлов өлкәсе губернаторы, милләте белән алман булган Эдуард Россель иде. Безнең аның белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы иде. Сарытау, Самар өлкәсе губернаторлары белән дә махсус аралашып яши идем. Ул елларда конгресс ниндидер уеннар, конференцияләр уздыру гына түгел, чын мәгънәсендә дәүләт эшчәнлеге белән шөгыльләнә иде.

— Әмма соңгы елларда Татар конгрессына карата тәнкыйтьне еш ишетергә туры килә. Ул үзен бөтен татар халкы исеменнән сүз әйтүче дип танытса да, бигрәк тә мәктәпләрдән татар телен куып чыгарганда авызына су кабып утыруда, республика, президент статусын якламауда гаеплиләр.

— Гаепләү ул гел була торган нәрсә. Безне дә гаеплиләр иде. Әлбәттә, Конгрессның хаталары булды, телне дә, президент атамасын да яклап чыга алмады. Әмма аның Русия белән аңлашып яшәүгә керткән өлешен дә инкарь итәргә ярамый. Хаталар булды, һәм алар булачак та. Чөнки Русиянең бүгенге җитәкчеләре белән эш итү һич тә җиңел түгел. Кайвакыт чигенергә дә туры килә, ансыз мөмкин түгел. Әмма республика мәнфәгатьләре, телебез, динебез һәрвакыт беренче урында булды.

— Башкортстан татарлары Конгрессны Ринат Закиров җитәкләгән чорда үзләренә карата конгрессның игътибары аз булуын әйтә. Сезнең чорда бу эш ничек оештырылган иде?

Бүген дә бу бәйләнешләрне, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен беренче урынга кую кирәк

— Без Башкортстан татарлары белән бик нык хезмәттәшлек булдырдык, һәм андагы барлык иҗтимагый оешмалар белән дә хезмәттәшлек оештырдык. Башкортстан җитәкчеләре белән дә, андагы иҗтимагый оешмалар белән дә нык аралашып яшәдек. Бүген дә бу бәйләнешләрне, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен беренче урынга кую кирәк. Уңайсызлыклар да булды, Башкорт корылтаеның ул чактагы җитәкчесе Нияз Мәҗитовны (1995-2002 Башкорт корылтаен җитәкләде - ред.) Казанга да чакырдык. Аның белән дә аңлаша алдык, татарлар белән башкортлар бергә дип килештек. Каршылыклар бар, юк түгел. Чөнки башкортларның үз проблемнары бар, алар Башкортстанда күпчелектә түгел, шуңа күрә татарларны башкортка әверелдерү эшен дә алып бардылар. Шуңа да карамастан, без Башкортстан татарлары һәм Башкортстан белән аңлашып яшәдек дияр идем.

— Русия төбәкләрендә Конресс белән бер үк вакытта Татар конгрессына көндәш Татар милли-мәдәни мохтариятләре дә барлыкка килде. Бу төбәкләрдә бердәм булып эш алып баруга комачауламадымы, татарның бүленүенә китермәдеме?

— Юк, чөнки ул вакытта милли-мәдәни мохтариятләрге оештыручыларның берсе, җитәкчесе мин үзем булдым, һәм шушы ике оешманы бердәм, уңышлы рәвештә алып бардым дип әйтер идем.

— Соңрак алар аерылып киттеләр бит.

— Мин киткәч аерылдылар, әлбәттә. Чөнки мохтарият җитәкчесе итеп Ринат Закиров түгел, ә Римзил Вәлиев сайланды. Шуннан соң алар аерым эшли башладылар. Узара дошман булдылар димим, ләкин чын мәгънәсендә үзара аңлаша алмадылар.

— Милли шура булдыру Конгресс эшенә ничек тәэсир итте?

— Бик тәэсир итте дип әйтмәс идем. Ниндидер эшләр булды, ләкин чын мәгънәсендә йогынтылы оешма булды дип тә әйтә алмыйм.

— Конгрессның хәзерге эшчәнлеген ничек бәялисез?

— Мин Конрессның хәзерге җитәкчеләре белән очрашып, аралашып яшим. Күп мәсьәләләргә карашларыбыз уртак. Әлбәттә, күп кенә мәсьәләләрдә хаталары бар, хәзерге Конгресс хакимиятнең ниндидер бер бүлеге буларак карала башлады. Ниндидер рәвештә. Хакимиятнең йогынтысы артып китте. Конгрессның татар телен, президент атамасын яклап чыга алмавы да шуның белән бәйле.

— Бу Милли шура җитәкчесе итеп хакимият кешесе Васил Шәйхразиев билгеләнүгә бәйлеме?

— Бәйледер, ләкин Шәйхразиев бик нык эшли, төрле җирләргә чыгып очрашулар уздыра. Ул башка төбәк җитәкчеләре белән аңлашып эш итә, аның уңай яклары да бар. Мин аның беләән аралашып, сөйләшеп торам.

— Шәйхразиев "ДНР", "ЛНР"лар белән артык мавыгып, татар мәнфәгатъләрен онытып җибәрмәдеме?

— Безгә Мәскәү сәясәтен читләтеп үтү мөмкин түгел. Чөнки Мәскәү сәясәте бөтен Русиянең тормышын билгели. Татарлар бар Русия буйлап яши икән, безгә Русия хакимияте белән дә аңлашып яшәү кирәк. Шәйхразиевның хаталары да бар, әмма уңай яклары күбрәк.

— Татарларның бүгенге хәлен ничек бәяләр идегез?

— Әлбәттә, буыннар алышына килә. Хәзер яңа буын татарлар барлыкка килде һәм килә торалар. Әмма хәзер татарлар күтәрелештә, татар факторы артканнан арта бара дияр идем, Русия җитәкчелеге дә татар факторын таный.

— Татар факторын таный дисез, ә хәзер татарларга каршы һөҗүм бара түгелме? Телне, президент статусын бетерәләр түгелме?

— Тагын бер кат әйтәм, татарлар — тарихта чарланган, төрле авырлыкларны җиңә белә торган халык. Әйе, телгә һөҗүм бара, әмма моң җавап буларак, татар телен саклау мәсьәләсен беренче урынга куйдык. Татартан мөфтияте монда зур эш башкара. Мөфтият татарчага өйрәтүне максат итеп куйды һәм алар яшәп килә, Уңышлар бар. Татарлар — төрле кысрыклауларга җавап бирә торган халык. Татар теленең хәле ныгыячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG