Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев һәм конгресс вәкилләре фетнәчел Луһански "халык республикасы"на килде


Васил Шәйхрәзиев, архив фотосы
Васил Шәйхрәзиев, архив фотосы

2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта да Русия хакимияте Татарстан вәкилләрен кулланган иде.

Татарстан премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев фетнәчел Луһански "халык республикасы"на килгән. Бүген, 5 майда анда "Донбассның традицион диннәре экстремизм һәм неонацизмга каршы" дигән конференция үткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Шәйхрәзиев конференциядә катнашучыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләгән, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында сөйләгән.

Украинаның Луһански төбәге 2014 елдан бирле Русия хакимиятен хуплаган фетнәчеләр контролендә.

24 февральдә Путин фәрманы белән урыс гаскәрләре Украинага һөҗүм иткәч, Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырган иде.

"Гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", дип белдергән иде Исмәгыйлев.

Сәид Исмәгыйлев – Донецкида туган татар. Шул ук вакытта Русиянең күп кенә мөселман дин әһелләре Путин сугышын хуплап чыккан иде.

Азатлык сугыш шартларында Украинада татарларның ничек яшәвен даими күзәтеп бара. Татарстанның Сарман районында туып үскән, 40 елдан артык Украинада яшәүче Әнвәр Җиһан "татар урыс дөньясы өчен тырышмаска тиеш, урыс дөньясына аның бер катнашы да булмаска тиеш", дип белдергән иде.

"Татарлар, йокыгыздан тизрәк уяныгыз. Путин Русияне упкынга таба алып бара. Әле моңарчы да аның һәр адымы татарны бетерүгә таба иде, адым-адымлап. Мин татар мәктәбендә укыдым, тагын күпме кеше татар мәктәбендә укыды. Ә хәзер Татарстанда татар телендә белем бирү тәмам юк ителә", дигән иде ул.

2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта да Русия хакимияте Татарстан вәкилләрен кулланган иде. Март башында Русия Кырымны аннексияләгәндә биредә Татарстан вәкилләренең сәфәрләре өзелмәде. Махсус очкычлар яллап артистлар да китерелде, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да мөселман кардәшләрнең хәлен белергә барды, Татарстан Дәүләт шурасыннан бер төркем депутатлар да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та "туганнарның хәлен белеп, ярдәм итешеп яшәргә" кирәклек турында сөйләде ул чакта. Әмма соңрак, кырымтатарлар белән туганлык, ярдәмләшеп тору турында күп сүзләр сөйләгән Татарстан түрәләре, кырымтатарларны эзәрлекләүләр башлангач, авызларына су капты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG