Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мөфтие Русия мөселманнарын Путин хакимиятен хупламаска чакырды


Сәид Исмәгыйлев
Сәид Исмәгыйлев

Моннан тыш Сәид Исмәгыйлев мөселманнарга Русиянең "бөтен гаскәрләре Украинага китерелүдән" файдаланып, азатлык хәрәкәте башларга киңәш иткән.

Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырды. Видеомөрәҗәгать "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасында чыкты.

Сәид Исмәгыйлев Русиядәге дин кардәшләрен "азатлык хәрәкәтенә" чакырды, диелә платформа сайтында.

"Мин сезне, Русия мөселманнарын, бу сугышта берничек тә катнашмаска, Путин хакимиятен хупламаска чакырам. Һәм гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", дип белдергән Исмәгыйлев.

Сәид Исмәгыйлев – Донецкида туган, ул – татар.

Элегрәк, Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы, хәзерге вакытта Украина җирләрендә баручы сугышта Татарстанга катнашырга кирәкми һәм бу "шанстан файдаланып", республика "Мәскәү режимы белән мөнәсәбәтләрен өзәргә тиеш" дип белдергән иде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыккан иде.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә сугыш башлауны хуплады.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә мөселманнарны җомга намазында Аллаһтан тынычлык, кешеләрнең гомерләрен саклауны сорап дога кылырга чакырды.

🛑 Русия Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG