Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көчне бәхәскә түгел, берләшүгә юнәлтергә кирәк"


Сулдан: Йосыф Якупов, Васил Шәйхразиев, Азат Бадранов, Альфред Дәүләтшин
Сулдан: Йосыф Якупов, Васил Шәйхразиев, Азат Бадранов, Альфред Дәүләтшин

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада Башкортстан татарлары белән очрашты. Чарада Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов та катнашты.

27 октябрь Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан татарлары белән очрашты. Очрашу Дөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге офисында узды. Чарада Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов та катнашты.

Чара берничә кешегә конгресс бүләкләрен тапшырудан башланды. Алар арасында агымдагы елда 30 еллыгын билгеләгән "Өмет" татар яшьләре гәзите хезмәткәрләре дә бар.

Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов чыгышында "Өмет" гәзитенең иң зур тиражлы басма булуын билгеләде. Зыя Камали йортының язмышы турында сөйләде:

Азат Бадранов
Азат Бадранов

"Зыя Камалинең эшчәнлеген, "Галия" мәдрәсәсен ачудагы өлешен барыбыз да белә. Ул татар һәм башкортларны берләштерүдә дә күп көч салган шәхес. Без аның исемен мәңгеләштерү өстендә даими эшләргә тиеш. Ә инде ул яшәгән бинага килгәндә, ул бик искергән, аның мәдәни кыйммәте юк", диде.

Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгышында агымдагы елдагы эшчәнлеккә тукталды, халык санын алулар уңаеннан да фикерен белдерде.

"Татарлар дөнья буйлап сибелгән. Шуларның 5 миллион 300 меңе Русиядә, 3 миллионнан артыгы Татарстан белән Башкортстанда яши. Без милләтнең умыртка баганасын тәшкил итәбез. Бергә яшәдек, бергә яшәячәкбез.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Ә инде халык санын алуларга килгәндә, мин ул турыда күп сөйләп тормыйм. Русия лидеры Владимир Путин "Халык санын алуда кысылмагыз, халык үз гаиләсен үзе белеп яздырсын", диде. Аның өчен җанисәп бюллетенын Дәүләт хезмәтләре аша онлайн үзең тутыра аласың. Андагы "тел", "милләт" дигән сораулар бик мөһим. Монда үзеңне һәм дәүләтне алдау кирәкми. Җанисәп дип дуслыкны бозмаска кирәк. Халык санын алулар үтеп китәр, аннан без ничек бер-беребезнең күзенә карарга тиеш. Шуңа күрә дус булып уздырырга кирәк", диде Шәйхразиев.

Милли шура рәисе Чаллыда башкорт мәктәбе ачу турында сөйләде. Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Татарстан турындагы фикерен искә төшерде:

Без чит илдә дә, биредә дә Русиягә хезмәт итәбез. Кирәк булса, Русия өчен сугышка да барабыз
Васил Шәйхразиев

"Безнең 45 илдә диаспораларыбызның үзәкләре бар, дөнья буенча 460 оешмабыз эшли, шулар аша 8 миллион татарга барып җитәбез. Русиянең тышкы эшләр министры, "аеруча Дөнья татар конгрессының Русиядән читтәге йомшак көчен билгеләргә кирәк", дип искә алды. "Русский дом", православ диннәр турында әйтми, бары тик татарларны гына телгә алды. Бу зур горурлык. Чит илләрдәге "йомшак көч" диюе сәясәт белән бәйле. Ул йомшак дигән сүз түгел, күбрәк хәйләкәр мәгънәсендә. Без чит илдә дә, биредә дә Русиягә хезмәт итәбез. Без эшләрне хакимият белән Конституция нигезендә алып барабыз. Кирәк булса, Русия өчен сугышка да барабыз", диде.

Милли шура рәисе чыгышыннан соң сорауларга җавап бирде. Алар арасында Таҗетдин Ялчыгол, Даян Мурзин исемнәрен мәңгеләштерү кебек сораулар да бар иде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, республика парламенты депутаты Заһир Хәкимов "Китап" радиосы белән булган хәлне искә төшерде:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Быел иң мөһим чараларның берсе – халык санын алу. Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә гади генә бер статистика чарасы буларак узса, безнең милли республикаларда сәяси төс ала. Кичә без "Китап" радиосы төркеме белән очраштык. Ләкин, кызганычка каршы, Дүртөйледә, Илештә, Чакмагышта аларны матур каршы алмадылар, кайбер каршылыклар булды. Бу Башкортстан белән Татарстанның дуслыгын ныгытуга ярдәм итми. Киресенчә, дуслыкны какшатуга китерә. Сайлау вакытында агитация була, сайлауга өч көн кала туктатыла. Бәлки халык санын алуларда да шулай кирәктер? Бу провокация кебек күренеш. Мондый күренешләр булмасын иде", диде Заһир Хәкимов.

Бу сорауга Васил Шәйхразиев "Провокация ике яктан да килеп чыга. Бер-беребезгә хөрмәт булырга тиеш. Җанисәп беткәч хаталарны утырып сөйләшеп, бер-беребезгә җиткерербез. Ә инде күрше республикага чыгуга килгәндә, без Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, икенче республика белән килешеп кенә сәфәр оештырабыз. Республикаларга килгән вакытта алдан хәбәр итәргә кирәк", диде.

Азат Бадранов исә "Росгвардия безгә буйсынмый", дип җавап бирде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстан телевидениесендә 20 ел "Рәйхан" тапшыруын алып барган, шул исемдәге клуб җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева Башкортстан телевидениесендә татарча тапшыруны кайтаруны сорады.

"Татарча "Рәйхан" тапшыруы беркемгә дә комачауламый иде. 15-20 минутлык татарча тапшыру кемгә комачаулый?" дип сорады ул.

Бу сорауга Азат Бадранов бер җавап та бирмәде. Васил Шәхразиев: "Вакыты җиткәч булыр. Өмет белән яшик", дип җаваплады.

Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева әдипкә Казанда һәйкәл кую кирәклеген күтәрде. Васил Шәйхразиев бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген әйтте. Азат Бадранов "Мәҗит Гафури уңаеннан бәхәсләр булган. Мәҗит Гафури татарлар өчен дә, башкортлар өчен дә бердәй мөһим шәхес. Бу шәхесләр белән безгә берләшергә кирәк. Көчне бәхәскә түгел, берләшүгә юнәлтергә кирәк", диде.

Очрашуда кискен фикерләр яңгырамады, ул дуслык тонында узды. Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадрановның моңа кадәр татар-башкорт дуслыгы турында фикерләрен белдергәне юк иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG