Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәрбер татар саналган булырга тиеш." Уфада конгресс офисы ачылды


"Нур" театрында узган чарада катнашучылар

12 март Уфада Дөнья татар конгрессы офисын ачу һәм Татарстанның 100 еллыгы байрагына Башкортстан элмәсен тагу чарасы узды. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев агымдагы елга вакыйгалар харитасын тәкъдим итте һәм кызыклы белдерүләр ясады. Чаралардан репортаж тәкъдим итәбез.

Уфада Дөнья татар конгрессы офисын ачу чарасында Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары: Башкортстан татарлары конгрессы, хатын-кызларның “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал”, “Берлек” оешмалары, Татар морзалары җыены, “Рамазан” төрки-агарту үзәге, Татар авыллары берләшмәсе җитәкчеләре катнашты.

Офис ачуда катнашкан татар оешмалары җитәкчеләре
Офис ачуда катнашкан татар оешмалары җитәкчеләре

Чарада төп чыгышны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ясады:

"Быел ТАССР оештырылуының 100 еллыгы билгеләнә. Аны бәйрәм итү кысаларында Русия буйлап ТАССР төзелүнең 100 еллыгы байрагы эстафетасы уза. Эстафетада Улан-Удэ, Кострома, Владивосток, Находка кебек шәһәрләр катнашты. Ниһаять, Бурятиядә башланган эстафета Башкортстанга килеп җитте. 25 майда байракны эстафета итеп Татарстан буйлап җибәрәбез. Ул 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 45 шәһәр һәм район, авылларны да кертеп республикада барлыгы 956 урында булачак. 43 илдә татар оешмалары бар. Шуларны йөреп чыккач байракны дәүләт музеена тапшырачакбыз", диде. Ул бу чараларның татарның көчен һәм күплеген күрсәтүен билгеләде.

Шәйхразиев ​узган көнне үткән берничә чарада катнашуын әйтеп, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин белән очрашып, алда торган изге Болгар җыены турында сөйләшүләре, милләттәшләребез, татар ветераннары 95 яшьлек Әсгать Минһаҗетдинов, 100 яшьлек Ришат Исмәгыйлов белән очрашып, аларга Дөнья татар конгрессы медальләрен тапшырып, барлык дөнья халкына котлаулар яздырып алулары турында сөйләде. Аннан соң ел саен башкарыла торган дүрт эшкә тукталды. Ел саен дүрт зур чара уздырабыз, диде ул:

  • Беренчесе – Җәлил укулары. Ул 15 февральгә – Җәлилнең туган көненә тәмамлана. Быел анда алты мең ярым бала катнашты. Ул өч телдә: татар, урыс һәм Җәлил тәрҗемә ителгән телдә бара. Бу чараның ел саен саны һәм сыйфаты артырга тиеш.
  • Икенчесе – "Татар кызы" бәйгесе. Быел аны Ташкентта 20 сентябрьдә уздырачакбыз. Ул рухи матурлык бәйрәме. Татар халкының бөеклеге әниләрдән килә, без милләтне кызлар аша күрсәтәбез. Кайсы өлкә кызы җиңә, алдагы бәйге шунда уза. Бу чара дөнья күләмендә үтә.
  • Өченчесе – Татарча диктант. Узган ел чарада 85 мең кеше катнашты. Быел 26 сентябрьдә уздырачакбыз. Агымдагы елда Татарстанга 100 ел тулу сәбәпле, без миллионнан артык татар яшәгән Башкортстанда 100 мең кешенең диктант язуын көтәбез. Без моны Башкортстан җитәкчелегенә дә язып җибәрәчәкбез.
  • Дүртенчесе – ул дөнья күләмендә оештырылачак КВН. Башкортстанда аны оештырырга авырлык булмас дип ышанабыз.
  • Бишенчесе – "Татар моңы" бәйгесе. Татар халкы һәрвакыт моңлы, җырлы булды. Бу да дөнья күләмендә уза. Без аңа Илһам Шакиров исеме бирдек. Ел саен шушы биш чараны уздырачакбыз. Бу чаралар татарларны барлау өчен дә нәтиҗәле", диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Сулдан: Ранэль Зиннәтуллин, Васил Шәйхразиев, Альфред Дәүләтшин
Сулдан: Ранэль Зиннәтуллин, Васил Шәйхразиев, Альфред Дәүләтшин

Аннан соң Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бина булмауга карамастан, агымдагы елда башкарылган кайбер эшләре турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә: ВК, Инстаграмда туплана башлауларын әйтте. Яшьләрне җәлеп итүгә игътибар зур булуын билгеләде. Бирелгән ике бүлмәдә дә эш кайнап торачагын ышандырды.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов вәкиллекнең ничек эшләргә җыенуы белән кызыксынды, “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина Альфред Дәүләтшинга ярдәм итәргә чакырды.

“Рамазан” төрки-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов Васил Шәйхразиевның биш эш юнәлешенә тагын икене өстәргә тәкъдим итте:

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

“Тагы да ике юнәлеш тәкъдим итәм. Быел Башкортстаннан чыккан бик күп шәхесләрнең юбилее. Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт һәм башкалар. Минемчә, милләт баганаларын зурлау юнәлеше кирәк. Без милләт баганалары яктысында алга барырга тиеш.

Тагын бер юнәлеш – "Авылым тарихы – милләтем тарихы". Авылларны барларга, тарихын, шәҗәрәләрен булдырырга кирәк”, диде Марат Шәрипов.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чараны ябып, киләчәккә өметләр билгеләде:

"Без офис ачканчы да эшләрне туктатмадык. Идән астында да, чормада да, бүлмәдә дә, фатирларда да, аста да, өстә дә эшләр барды. Эш катлаулы, ләкин аны оештырып җибәрү өчен түбәбез бар. Теләсә кайчан җыелырга урын бар. Русиядә 5 миллион 300 мең татар яши, 2 миллионнан артыгы Татарстанда, 1 миллионнан артыгы Башкортстанда, Идел буе федераль бүлгесендә 4 миллионнан артык татар яши. Без зур биналарга, зур залларга да лаеклы. Моның белән генә туктап калмаячакбыз. Үз милли йортыбызны ачарга да язсын", диде Васил Шәйхразиев.

Офис ачу чарасыннан соң Тукай һәйкәленә чәчәк салу һәм күмәк фотога төшү оештырылды. Аннан соң чара Уфа "Нур" татар театры бинасында дәвам итте.

Васил Шәйхразиев "Нур" театрында чыгыш ясый
Васил Шәйхразиев "Нур" театрында чыгыш ясый

Төп чыгышны янә Васил Шәйхразиев ясады, эшчәнлек һәм алда торган чаралар белән таныштырды:

"Республиканың 100 еллыгы уңаеннан ай сан Татарстанда 1400 чара уздырыла. 28 август 1000-1500 кеше катнашлыгында милләт җыены үтәчәк. Августта яшьләр, 19-21 март авыл эшмәкәрләре форумы. 30 майда Ростовта Көньяк сабантуе, 30 майда Кыргызстанда республика, 7 июньдә беренче тапкыр Ташкентта Азия сабантуе. 5-6 июнь Мөселманнар форумы. 6 июнь изге Болгар җыены. 13 июньдә Софиядә Европа, 20 июнь Казан, 27 июнь Мөслимдә федераль авыл сабантуе узачак. Без Ык буе һәм Мөслим сабантуен кушып, федераль сабантуе итеп уздырачакбыз. Федераль сабантуйларны читтә уздырып килсәк тә, республиканың 100 еллыгы уңаеннан үзебездә оештырырга булдык. 4 июльдә Мәскәүдә федераль шәһәр сабантуе уздырачакбыз. Алдагы елда федераль сабантуе Мордовиядә, федераль шәһәр сабантуе Нижневартовскида узачак", диде Васил Шәйхразиев. Ул узган 8 март бәйрәмен искә төшереп әниләрне, хатын-кызларны зурлау кирәклеген әйтеп, күмәкләп "Әниемә" җырын башкарырга чакырды. Залда гармунчы да табылды һәм халык Васил Шәйхразиевка ияреп җыр сузды.

"Нур" театрында узган чарада катнашучылар
"Нур" театрында узган чарада катнашучылар

Аннан соң Милли шура җитәкчесе алда торган халык санын алуларга да тукталды:

Безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин һәрбер татар саналган булырга тиеш

"1 октябрьдән җанисәп. Башкортстанда бер миллионнан артык татар яши. Татар, башкорт, урыс, чуаш, мари – бар милләтләр дә бер-беребезгә зур ихтирам белән бу чарага әзерләнергә тиешбез. Бүген Русиядә 5 миллион 300 мең татар яши. Безгә һәр татар кадерле. Ул телне белми, ләкин күңеле, рухы белән татар икән, ул безнеке. Безнең президент: "Безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин һәрбер татар саналган булырга тиеш", диде. Без моны баш миенә салып куярга тиеш. Без татар икән – татар. Без зур гаилә. Татар милләт булсын өчен телебез дә, динебез дә, милли киемебез дә, милли ризыгыбыз да, спорт та, сабантуйлар да кирәк”, диде Васил Шәйхразиев. Ул чыгышында алда торган Татарстан президентын сайлауны телгә алып, "Без Рөстәм Миңнехановтан башка кешене күзалламыйбыз", диде.

Татарстан төзелүнең 100 еллыгы байрагы янында милли оешма җитәкчеләре
Татарстан төзелүнең 100 еллыгы байрагы янында милли оешма җитәкчеләре

Аннан соң сәхнәгә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы байрагы чыгарылды. Республиканың татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре байракка Башкортстан билгесен беркеткәннән соң кулдан-кулга тапшырып аны музыка астында болгап тордылар.

Тантаналы өлештән соң Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә һәм Туймазы районындагы "Бабай утары" этнография комплексына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен – микроавтобуслар тапшырды.

Чарада Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка Дөнья татар конгрессының билгесе тапшырылды. Аннан соң чара җыр һәм шигърият белән дәвам итте һәм "Туган тел" җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

фикерләр (19)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG