Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев: "Мин Уфага кунакка килмәдем, мин үзебезнең өйдә, Русиядә"


Васил Шәйхразиев Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Йосып Якубов (с) һәм Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белән (у)

Уфада узган республика татар зыялылары ифтарында диннең милләтне саклаудагы урыны турында фикерләр дә яңгырады.

6 май Уфада татар җәмәгатьчелеге "Бәрәкәт" кафесында ифтар мәҗлесе уздырды. Анда башкала җәмәгатьчелегеннән тыш, район һәм шәһәрләрдән килгән зыялылар да катнашты. Мәҗлестә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Васил Шәйхразиев мәҗлестә катнашучылар алдында чыгыш ясап, диннең милләтне саклаудагы урынын телгә алды.

"Безнең милләттәшләр шушы изге айда ураза тотып, өйләрендә, туганнарында, кафеларда шулай җыелып ифтарлар уздыралар һәм бу милли, дини берләшүгә дә хезмәт итә. Диннең телне саклап калуда өлеше зур.

Русиядә 20 миллионнан артык мөселман булса, шуның 5 миллионнан артыгын татарлар тәшкил итә. Татарстанда мең ярымнан артык мәчет бар, аларда татарча вәгазьләр укыйлар.

Чишмәдән көн саен су алып торсаң, аның суы таза һәм тәмле була. Без дә оныклар белән туган телдә сөйләшсәк, күңелләренә дин орлыклары салсак, киләчәк өметле булачак", диде ул. Милләт саклануда гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәпнең бергә эшләргә тиешлеген дә билгеләде.

Мәҗлестә берничә кешенең Коръән укуын искә алмаганда, башка чыгышлар булмады. Азатлык хәбәрчесе Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка берничә сорау биреп өлгерде.

— Башкортстан хакимиятләре Татарстан медиаларын Башкортстанда җанисәп уңаеннан татар белән башкортны каршы куюда гаепләде. Сез бу уңайдан нәрсә дияр идегез?

— Медиа дигәндә, һәрбер әйткән сүзгә ышанып бетәргә һәм җавап бирергә кирәкми. Аның өчен тормыш бар. Вакыт бар. Кемнең ничек икәнлеген киләчәк күрсәтер. Бүген иң мөһиме — дуслыкны саклау.

— Сезнең Башкортстанның премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашуыгыз булачак. Узган сәфәрегездә дә очрашкан идегез. Ләкин аның уңай нәтиҗәләрен тоймадык. Башкортстан татарлары башкортның "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант язды.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

— Диктантлар яздыруны алсак, кешене кулыннан тартып, башына сугып яздырып булмый. Кеше яки яза, яки язмый. Кешенең үзенең рухы булырга тиеш. Менә Татарстанда яшәгән башка милләт кешеләре татар телен беләләр икән, аларга уңайлырак, җиңелрәк була. Әгәр Башкортстанда башкорт булмаган халыклар да ул телне хуплап диктант яза икән, ул бу телнең бөеклеген күрсәтә. Татар белән башкорт арасында берничә генә хәреф бар. Русиядә 5 миллион 300 мең татар, 1 миллион 600 меңләп башкорт яши. Әгәр дә татарча диктантка 1 миллион 600 мең башкорт безгә кушылса, әгәр башкортча диктантка 5 миллион 300 мең татар кушылса, бу халыкларның һәм җитәкчеләрнең бердәмлеген күрсәтер иде. Берләшергә кирәк. Бүленгәнне бүре ашый, аерылганны аю ашый. Безгә бергә булырга кирәк. Халыкның бөеклеге сабырлыкта. Аллаһ аннан рәхмәтен бирә.

— Башкортстан татарлары җанисәп мәсьәләсендә Татарстаннан ярдәм өмет итә аламы? Яки бу чит республика эшенә тыгылу буламы?

Татарстан белән Башкортстанда бергә 3 миллионнан артык татар яши. Бу Русиядәге 5 миллионнан артык татарның умыртка баганасы

— Бүген безне "чит республика" дип әйтергә ярамый. Без бер дәүләттә яшибез. Анда 190 милләт яши. Бер ай элек Русия президенты Владимир Путин "Җанисәп алу вакытында кысылулар, өндәүләр булса, аның өчен прокуратура бар", диде. Татарстан белән Башкортстанда бергә 3 миллионнан артык татар яши. Бу Русиядәге 5 миллионнан артык татарның умыртка баганасы. Без — күрше республикалар, без — туганнар. Мин монда кунакка килмәдем, мин — үзебезнең өйдә, Русиядә. Ата-бабаларыбыз татар булып язылган икән, без татар булып калабыз. Татар-башкорт, башкорт-татар катнаш гаиләләрдә утырып уртак фикергә килерләр дип уйлыйм. Монда низагка урын юк.

Ифтарда катнашучылар
Ифтарда катнашучылар

7 май Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Шәйхразиев Бадрановны Дөнья татар конгрессы тарафыннан 2021 елда үткәреләчәк чаралар белән таныштырган.

Васил Шәйхразиевның бу Башкортстанга быелгы икенче сәфәре. 21 гыйнвар узган сәфәрдә ул Башкортстан хакимияте башлыгы Александр Сидякин, премьер-министр урынбасары Азат Бадранов һәм Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашкан иде.

2020 елда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанга дүрт тапкыр сәфәр кылды. Шулай ук ул декабрь Башкортстан татарларын Татарстанның Мөслим районына җыеп стратегия аңлаткан иде. Ләкин Башкортстан татарларына җанисәп уңаеннан уздырылган аңлашылмаучылык дәвам итә.

Республика радио-телевидениесендә һәм матбугатында татар телле халыкка "төньяк-көнбатыш диалекты"н сеңдерү дәвам итте. Башкортстанның татар районнарына кергән урыннарга башкорт диалектлары исеме язылган стелалар куелды, 60 елдан артык тарихы булган Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә быел укырга кабул итү туктатылды. Башкорт балалары өчен чыгучы "Акбузат" журналы "төньяк-көнбатыш диалектында" махсус сан чыгарды, 24 апрель Тукай көне алдыннан Башкортстанда башкортларның "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздылар. Башкортстаннан читтә яшәүче татарларны да әлеге диалектка туплау эшләре дәвам итте. 20 мартта Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылды.

Сулдан: Фән Вәлиәхмәтов, Васил Шәйхразиев, Марс Тукаев, Фәнир Галимов, Йосып Якубов
Сулдан: Фән Вәлиәхмәтов, Васил Шәйхразиев, Марс Тукаев, Фәнир Галимов, Йосып Якубов

6 май узган ифтарда катнашучы Русия татар авыллары берлеге җитәкчесе Фәнир Галимов һәм Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов "мондый сәфәрләрнең нәтиҗәләре күзгә артык бәрелмәсә дә, федераль сәясәт ике халык арасына чөй каккан бер вакытта бу сәфәрләр ул чөйне бушатуга булышлык итә", дип билгеләделәр.

7 май Татарстан кунаклары Башкортстанның Миякә районында барып җәлилче Галинур Бохараев исемендәге паркта җәзалап үтерелгән 11 мәрхүм санынча агачлар утыртуда катнашачак. Шулай ук Бишбүләк районының Ает авылында Фатих Кәрим музее ихатасына да агачлар утырту каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

фикерләр (36)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG