Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстандагы һәр татар авылы үз тарихы турында язса, хәрәмләшү өчен урын калмаячак"


Пленар утырыш

Казанда берничә көн дәвамында Русиядәге татар авыллары эшмәкәрләре җыены барды. Былтыр пандемия аркасында узмый калган җыенга быел ике тапкыр азрак фермер җыелды.

Русиядәге татар авыллары эшмәкәрләре җыены җомга көнне пленар утырыш белән тәмамланды. Чарада сәяси мәсьәләләр дә күтәрелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәптә татарлар саны кимемәячәгенә ышаныч белдерде.

"Без балаларга, мәктәпләргә, яшьләр лагерьларына, мәчетләргә игътибар итәргә тиеш. Әгәр шундый системлы эш булмаса, бүгенге тормышта үзеңне саклап калу бик авыр. Без Русия күләмендә икенче халык. Без моның өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Бүген бер кешегә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел", диде Миңнеханов.

Президент җанисәп хакында сөйләгәндә татарлар саны кимемәвен дә әйтте.

"Быел безнең өчен дәрәҗәбезнең, эшебезнең нәтиҗәсе булачак. Сентябрьдә халык санын алу үткәннән соң күрербез. Әлбәттә, татар халкы кимемәде. Бу эшне матур итеп оештырырга тиешбез", диде ул.

Татар эшмәкәрләренең осталыгы пленар утырыш узган "Корстон" сәүдә үзәгендәге күргәзмәдә күренде.

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

"Һәр төбәкнең үз йөзе, үз бизнесы. Башкортстан, Самар өлкәсе эшмәкәрләре күпләп яшелчә үстерсә, Пенза, Нижгар яклары хәләл ит ризыклары, казылык белән дан тота. Безнең милли ризыклар дөнья базарында да йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Өчпочмак, чәк-чәк, бавырсак теләсә кайсы өстәлнең күрке булырлык", диде Русиядәге татар авыллары берлеге рәисе Фәнир Галимов.

Пленар утырышка кадәр эшмәкәрләр Татарстанның Тукай районында булдылар, секцияләргә бүленеп эшләделәр. Азатлык хәбәрчесе Татарстан Фәннәр академиясендә узган "Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге" дигән утырышта катнашты. Әмма, ни гаҗәп, җыенда татар авылларына хас булган проблемнарны уртага салып, чишү юлларын эзләмәделәр, татар авылының киләчәге турында да сөйләшмәделәр.

Татар эшмәкәрләре күргәзмәсе
Татар эшмәкәрләре күргәзмәсе

Утырыш күбрәк реклама рәвешендә узды. Монда Лаеш районында төзелә торган "Күрше авыл" проекты турында да, Минзәлә районы Кадрәк авылында урнашкан этно-туризм үзәге турында да сөйләделәр, Лаеш районыннан 700гә якын умарта тоткан җиденче буын умартачы Зариповлар гаиләсе үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Секцияне алып баручы, модератор, татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев, соңгы 30 елда Русиядә 40 мең авыл юкка чыккан дип, Алмаз Нургалиевнең "Җиде утрау чатында" дип аталган документаль фильмын карарга тәкъдим итте. Фильм Актаныш районында урнашкан Өшәр авылында 1976 елдан бирле бер үзе генә яшәп яткан Габдулла Хәйбуллинга багышланган.

Шулай да, кино һәм матур презентацияләр карап утырган арада, бүгенге көндә татар авылын борчыган ике проблемны ачыклап булды. Ул фермерлар җитештергән азыкны сату юлларын эзләү һәм яшьләрне авылда калдыру ысуллары мәсьәләләре. Соңгысы турында Тәтеш районының биш авылын берләштергән КФХ җитәкчесе Рима Сафиуллова сөйләде.

Рима Сафиуллова
Рима Сафиуллова

Сафииуллова җитәкләгән хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 37-40 мең сумга җитә. Яшьләрне авылда калдырырга тырышып, җитәкчелек хезмәт алдынгыларына кыйбатлы бүләкләр: шифаханәгә юллама, телевизор, кер юу машинасы тапшыра. "Бер елны бухгалтерия кызларына Мисырга юлламалар бидек. Кемдер өчен бу чит илгә беренче сәяхәтләре булды", дип сөйләде Сафиуллова.

"Авыл үсешенә эчкечелек аяк чала", дип тагын бер проблем турында сөйләде ул һәм бу афәттән котылу өчен үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан берничә ел элек ул һәр эчкән кешене үз машинасына утыртып, Ульян шәһәрендә урнашкан наркология үзәгенә йөрткән. "Хәзер "исерек" дигән әйберне ишеткән дә юк", ди Рима Сафиуллова.

Агроном, бакчачылар юк, яшьләр авылга кайтмый

Яшьләр авылда калмый, белгечләр җитми дип Татарстанның Чүпрәле районында урнашкан "Дуван бакчалары" ("Дуванские сады") хуҗалыгы башлыгы Альфред Хәйруллин да зарланды. Ул үзе дә берничә ел элек Казаннан авылга кайткан, 8 һектар җир алып, җиләк белән алма үстерә башлаган. Ике ел эчендә аның бакчалары 35 һектарга җиткән. Җиләкләрне алар "Лента" эре сәүдә үзәкләренең берсенә озата. Моннан тыш, авыл халкына үсентеләр бирәләр, үстергән җиләк-җимеш сатып, авыл кешеләрен эш һәм акча белән тәэмин итәләр. "Уратча эш хакы 35 меңгә җитә", дип сөйләде Хәйруллин. Әмма белгечләр барыбер җитми, дип зарланды ул. "Агроном, бакчачылар юк, яшьләр авылга кайтмый. Без төрле аграр университетларга чыгып, яшьләр арасында агитация эшләре алып барабыз, фатир бирәбез, матди ярдәм дә күрсәтәбез дибез, әмма яшьләр авылга зур авырлык белән генә кайта", дип сөйләде ул.


Халыкка татар авылларында җитештерелгән азыкны җиткерү максаты белән Петербурда "Татарский дворик" базары булдырылды. Ул Татарстан, Башкортстан, Самар, Пензада һәм башка төбәкләрдә урнашкан татар авылларыннан 50-60 хәләл ризык җитештерүчене берләштерә. "Татарский дворик"ның рәисе Булат Шәфигуллин сүзләренә караганда, ул сату урыны гына түгел, татарларның очрашып, сөйләшү урынына да әверелгән.

Булат Шәфигуллин
Булат Шәфигуллин

"Татар кешесе бу ризыкны алырга шәһәрнең икенче ягыннан килә. Башта ризыгын ала, аннан татарча сөйләшә башлый. "Туган телдә сөйләшү күңелгә май булып ята" дип, елый-елый киләләр, ризыкның килгәнен белешеп, көтеп торалар", дип сөйләде ул. Узган елның октябрендә оештырылган базар күләмен биш сату урынына кадәр зурайтырга исәп бар, ди Шәфигуллин.

2020 елгы кризис интернет аша сатарга мәҗбүр итте

Авылда җитештерелгән азык-төлекне сатуның тагын бер ысулы турында Спас районында туып-үскән 23-яшьлек Разил Кәримуллин сөйләде. Ул авылда җитештерелгән азыкны интернет аша сату өчен "Затлы азык" дигән кушымта уйлап чыгарган. "2020 елгы кризис (пандемия ) интернет аша сатарга мәҗбүр итте", ди ул. Аның сүзләренчә, органик ашламалар белән җитештерелгән ризык куллану Европа илләрендә һәм Америкада киң таралган. Русияда да аңа ихтыяҗ артачак, ди ул. Кушымта ярдәмендә азыкны авылдан туры шәһәргә китертеп була.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

Әлеге утырышта да кыскача киләсе җанисәп турында сүз күтәрделәр. Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов татар эшмәкәрләрен шәҗәрә төзергә, шәхесләрне барларга, этно-туризм оештырырга, кабер ташларын өйрәнергә һәм гомүмән авыллар тарихын барларга чакырды. "Башкортстандагы һәр татар авылы үз тарихы турында китап чыгарса, хәрәмләшү өчен урын калмаячак", диде ул. Борһанов шулай ук татар авыллары турында кыскача белешмә эзерләнә диде һәм төрле төбәкләрдә урнашкан татар авыллары турында мәгълүмат җибәрүне сорады.

Җанисәпкә "Сергач татар радиосы" да эзерләнә. Радионың җитәкчесе Фәрит Амальгинов сүзләренә караганда, радио тәүлек буе эшли, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан бөтен 34 татар авылын да колачлый. Былтыр радио аша "Татарча диктант" язганнар. "Җанисәп вакытында да төрле тапшырулар әзерләргә исәп бар – безгә бүленмичә генә, татар итеп теркәлергә кирәк", дип сөйләде Амальгинов.

Фәрит Нәбиуллин
Фәрит Нәбиуллин

Татар атларын асраучы Фәрит Нәбиуллин татарларны уятып җибәрер өчен, зур ат йөреше уздырырга тәкъдим итте. "Әгәр кырык меңләп атта Сөембикә манарасыннан кузгалып, Болгарга барсак, татар уяначак", диде ул. Мондый йөрешне ул Дагыстанда яшәүче нугайларда күргән. "Татар аты татар авылына кайтырга тиеш", дип бу сүзләргә Фәрит Уразаев та кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG