Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Гүзәл Яхинаның "Дети мои" әсәре нигезендә спектакль куймаячак


Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

Спектакльне быел бурят режиссеры куярга тиеш иде. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язуы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячак. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, төрле сәбәпләр килеп чыккан. "Без спектакль куючы төркем белән килешеп бетә алмадык. Режиссер да кулын сындырды, хастаханәгә ятты. Кыскасы, бөтенесе бергә җыелды һәм килеп чыкмады", дигән ул.

Спектакльне Бурятия режиссеры Сойжин Жамбалова 2023 елда куярга тиеш иде.

Казанда туып-үскән язучы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмне хупламады, аны хөкем итеп чыкты.

Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды. Ул Гафури театрының иң уңышлы спектакльләренең берсе иде, аны театрны "туендыручы спектакль" дип тә атадылар. 2019 елда ул "Алтын битлек" бәйгесендә җюриның махсус бүләгенә лаек булды.

"Дети мои" әсәре 1920-1930 елларда Идел буенда яшәүче алман кешесе турында. Вакыйгалар ватандашлар сугышы, ачлык, колхозлаштыру фонында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG