Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури башкорт театры "Зөләйха күзләрен ача"спектаклен репертуардан алган


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Февраль ахырында "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыккан иде.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романына нигезләнеп куелган спектакльне үз репертуарыннан алып куйган. Бу театрның яңартылган афишасыннан һәм гастрольләргә баручы спектакльләр исемлегенә кергән үзгәрешләрдән күренә.

Театрның ноябрьгә ясалган беренче афишасында "Зөләйха күзләрен ача" спектакле ике тапкыр – 1нче һәм 24нче ноябрьдә күрсәтелергә тиеш булган. Хәзер театр сайтында яңа афиша эленгән. Анда әлеге спектальнең төшеп калуын күрергә була. Гәрчә, билетлар алдан сатылган булса да.

Спектакль театрның гастрольләр афишасыннан да төшеп калган. Бу хакта Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов үзенең Facebook сәхифәсендә язып чыкты.

"Хөрмәтле Оренбур театраллары, гафу итегез, 9 ноябрьдә сез көткән "Зөләйха" спектаклен көтелмәгән техник сәбәпләр аркасында күрә алмаячаксыз. Ләкин сез музыкаль мелодрама карый аласыз.

15 ноябрьне көткән Чиләбе тамашачылары, сез дә, гафу итегез", дип язды ул.

"Зөләйха күзләрен ача" спектаклен тыю артында Башкортстан мәдәният министрлыгы тора, дип яза "БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып. Гафури театры мөдире Иршат Фәйзуллин спектакльне репертуардан алынуы турында эчке фәрман кабул иткән.

"Сез нәрсә өчен тыелганын аңлыйсыз бит инде – Гүзәл Яхина исеме барлык русия театрларында кире кагыла", дип белдергән театрның әдәбият бүлеге мөдире Эльвира Дәүләтбердина.

Шул ук вакытта Яхина исемен аерым театрларда очратырга була әле. "Старый дом" Новосибирски драма театры афишасында 17нче һәм 18нче ноябрьдә "Зөләйха күзләрен ача" спектакле күрсәтеләчәк диелә. Әлеге тамашага билетлар сатылып беткән диярлек. Спектакль режиссеры Эдурад Шахов "бу мин куйган "Зөләйхага" да кагылыр микән", дип борчылуын белдерде.

Башкорт театры Гүзәл Яхина романы буенча "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен 2018 елда сәхнәләштерде. 2019 елда ул "Алтын битлек" бәйгесендә "сәхнә теленә уңышлы күчергән өчен" җюриның махсус бүләгенә лаек булды. Гафури театрының ул иң уңышлы спектакльләренең берсе, аны театрны "туендыручы спектакль" дип тә атадылар. Абушахманов Зөләйханы башкорт киеменә киендергән.

Киләсе елда Камал театрында бурят режиссеры Сойжин Жамбалов Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романы нигезендә спектакль куярга ниятләве әйтелде. "БИЗНЕС Online" үз чыганаклары бу проектның туктатылуын, ә театрда бу спектакльнең 2023 елгы планда торуын әйткән.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң күп кенә иҗат әһелләре кебек Гүзәл Яхина бу һөҗүмне хөкем итеп чыкты. Русиядә әдипләр һәм артистларның "кара исемлеге" булдырылды. Театрлардан кайбер спектакльләр алынды, кибет киштәләреннән сугышка каршы чыккан язучыларның китаплары алгы рәтләрдән читкә куелды. Октябрь азагында Русия хакимиятен тәнкыйтьләп илдән китәргә мәҗбүр булган актриса Чулпан Хаматованың өч ел элек дөнья күргән "Мостай" фильмыннан шигырь укыган өлешен "кисеп алулары" билгеле булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG