Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт театрын Яхина әсәре туендыра"


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

3-7 апрель Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының гастрольләре узды. Театр төрле жанрдагы алты спектакль тәкъдим итте. Тамашачы күбрәк "Зөләйха күзләрен ача" спектакле белән кызыксынды.

Гүзәл Яхинаның бу әсәре "Болшая книга" һәм "Ясная поляна" әдәби премияләрен алды, 18 телгә тәрҗемә ителде, 2017 елда башкорт театры әлеге әсәрне сәхнәләштерде. Татар җәмәгатьчелеге Яхина бу роман белән милләтне түбәнсеткән дигән бәя биргән иде. Театр ни өчен шушы әсәргә алынган соң, алай булгач?

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов әйтүенчә, анда милләт мәсьәләсе куертылмаган, фәкать хатын-кыз язмышы сурәтләнгән. Спектакльнең билет бәясе 300 сумнан 3000 сумга кадәр. Матбугат очрашуында әлеге спектакльгә билет калмаган дисәләр дә, 4 апрель - спектакль уйналган көнне дә кассада 500 сумлык (балкон) һәм 2000 сумлык билетлар бар иде. Ләкин залда буш урыннар аз, ул шыгрым тулы диярлек булды. Спектакльне карарга зыялылар да, гади тамашачы да килгән. Шагыйрьләрдән Разил Вәлиев, Нәҗибә Сафина, режиссер Лима Кустабаева, җырчы Рөстәм Маликов, тарихчы Ким Миңнуллин күренде. Татарстан районнарыннан автобус яллап килүчеләр дә бар.

"Зөләйха күзләрен ача" – театрның иң кыйммәтле спектакле, гастрольләрне ачып җибәргән "Урал Батыр" эпосы, аннан соң күрсәтелгән "Баллы, тирәкле Балтирәк" комедиясе, "Иң бәхетле төн" мелодрамасы, "Бәхет хакы" музыкаль мелодрамасына билетлар 300-700 сум, Флорид Бүләков әсәре буенча куелган "Сөясеңме-сөймисеңме..." трагикомедиясенә билетны 500 сумга алып була иде. Без Олег Ханов белән билет хакындагы аерма, тамашачыны кызыксындыру алымнары турында сөйләштек.

– "Зөләйха күзләрен ача" иң кыйммәтле спектакль, эчтәлеге ягыннан күпкә кыйммәтлерәк "Урал батыр"га билетны 100 сумга да табып була. Бәя эпос белән кызыксыну аз булганга шулай куелдымы?

Олег Ханов
Олег Ханов

– "Зөләйха күзләрен ача", билгеле, бөтен кеше укыган әсәр. Аның хакы "Урал батыр" спектакле белән чагыштырганда уннарча тапкыр күбрәк. Чөнки халык эпос карыйбыз дип ургылып килер дип берәү дә өметләнмәде. Без бөтен нәрсәгә реаль карыйбыз. Ләкин спектакльнең кыйммәтен билет хакы белән үлчәргә ярамый. Билгеле инде, халык детективны яратыбрак карый. "Зөләйха..."ны ике ел уйныйбыз, бар җирдә дә тулы заллар белән бара. Әле Петербурга олимпиадага чакырдылар, Ижауга, Түбән Новгородка шушы спектакльне алып барабыз. "Урал батыр" белән дә кызыксыналар. Ләкин халыкны эпоска ияләштерергә кирәк әле.

– "Урал батыр" – яхшы декорация, менә дигән костюмнар белән истә калды. Тарихи әсәрләр белән эшләүне дәвам итәчәксезме?

Спектакльнең кыйммәтен билет хакы белән үлчәргә ярамый

– Бу әсәрнең тарихы болай. Якут режиссеры Андрей Борисов якут теленә тәрҗемә ителгән "Урал батыр"ны укып чыккан да, башкорт театры белән элемтәгә керергә булган. Ул, үзен Кыргызстанга, Казакъстанга чакыруларын, әмма андагы эшләрне туктатып "Урал батыр"ны сәхнәләштерергә әзер икәнен әйтте. Аның сүзләрен Башкортстан хөкүмәтенә җиткердем. Чөнки билгеле режиссер килә калса, матди яктан күп чыгым таләп ителә. Нәтиҗәдә без барысын да уңай хәл иттек. Инсценировканы Борисов үзе әзерләде, үзләренең рәссамын алып килде. Шунысын да әйтик, якутларның кую төркеме материалга бик иңгән, кадерләп тотынганнар.

"Урал батыр" эпосына иллюстрация (архив фотосы)
"Урал батыр" эпосына иллюстрация (архив фотосы)

Иң төп фикер – үлемсезлек, мәңгелек. Кеше үлемсез булырга тели. Урал батыр төрле вакыйгалар аша үтеп, кеше гомеренең кыйммәте – аның үлемне кичерә белүендә дигән нәтиҗәгә килә. Шуңа күрә тере суны кешеләргә түгел, табигатькә тапшыра һәм кеше кешелекле булырга тиеш дигән васыять әйтеп калдыра. Әсәрнең эчтәлеге бик тирән. Ул шушы әсәргә, башкорт халкына гашыйк булып кайтып китте. Спектакльгә әзерлекле тамашачы йөри. Чөнки режиссер үзе генә эшләмәде, безнең белгечләрне дә җәлеп итте. Галимнәр театр төркеме белән иңгә-иң эшләде. Эпоста бит курайга әллә ни игътибар ителмәгән, ә режиcсер халыкның җаны булган уен коралының туу линиясен дә кертте. Яшьләр кызыксынып килә, мәктәпләр гариза бирә. Бер биш ел карап карыйк әле, тамашачы кызыксынуы артса, тарихи әсәрләргә алынырга була.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

"Зөләйха..." спектакленә яңадан кайтсак, анда Зөләйха образы бөтенләй юк диярлек. Спектакль башлыча Иван Игнатов турында. 18 яшьтән кызыл армия сафларына баскан. Яңа идеологиягә буйсынып кешеләрне кырган, изгән һәм үзе дә кулаклар белән бер тоткынлыкта калган. Кыскасы, бичара Иван Игнатов спектакле барлыкка килгән. Тамашачы бирелеп карый һәм артистларны җибәрмичә озак итеп алкышлый. Режиссер "Кара йөзләр" спектаклендәге уңышлы алымнарны монда да кертеп җибәргән. Бу – йолалар белән эшләү, вакыйгаларны сәхнәдән тамаша залына төшерү, тамашачыны да спектакльдә катнашу эффекты тудыру. Шуңа күрә шагыйрә Нәҗибә Сафина "бу – Яхина романы түгел, бу – режиссер Айрат Абушаһмановның яңа иҗади әсәре" дигән фикердә:

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

– Абушаһманов бөтенләй башка акцент ясаган. Монда Зөләйха образы бөтенләй калмаган диярлек, спектакль коточкыч шартларда исән калу турында. Зөләйха башкорт киемнәреннән чыга, бусы да татар милләте мәсьәләсеннән качу өчен булса кирәк. Аннан килеп, "Урал батыр"ның теле аңларлык түгел иде, бусы – аңлаешлы, әйтерсең лә, татар спектакле бара. Режиссура әйбәт, бизәлеш искиткеч, актерлар ансамбле әйбәт.

Монда Зөләйха образы бөтенләй калмаган диярлек

Яхина – билгеле язучы, аның исеме тамашачыны җәлеп итүдә үз ролен уйный. Әгерҗедән автобус белән килгән тамашачылар бар иде. Саранскидан кадәр килгән төркем белән дә аралаштым. Кыскасы, театрны туендыра торган әсәр барлыкка килгән. Әйткәнемчә, "Урал батыр"ның теле аңларлык түгел. Мин анда декорация һәм костюмнар карап кайттым. Спектакль карамадым, артистларның уеннарын күрмәдем. Андый декорация һәм ул костюмнар эчендә артист уенын күреп булмый.

Чыннан да, "Зөләйха..." тамашачыны азагынача тотса, эпос тәнәфестә бик күп тамашачыны югалтты. Монда, билгеле, телнең аңлаешсыз булуы да үз эшен эшләгәндер. Драматург Мансур Гыйләҗев хикмәт тел аңлашылмауда гына түгел, инсценировканың сыек булуында да ди:

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

– Эпосның сәхнәгә менүе башкортларга гына түгел, һәр милләткә кирәк. Чөнки безнең барыбызга да асылыбызны ачарга, милли йөзебезне, иң мөһиме дәрәҗәбезне күрсәтергә кирәк. Ләкин аны заманча эшкәртмичә сәхнәгә алып чыгарга ярамый. Ул заман ритмына бәйләнергә, заман таләпләренә туры килергә тиеш. Бигрәк тә яшьләргә якынайтырга кирәк. "Урал батыр"ның куелышы шулкадәр ошады. Ни дисәң дә, Борисов – танылган режиссер. Ләкин драматургиясе заманча эшләнмәгән. Мин тамашачыны күзәтеп утырырга яратам һәм аңарда спектакльгә карата битарафлык сиздем. Аңарда борчылу да, бернинди хис тә уянмады. Дөрес, эпосны сәхнәләштерү бик авыр.

Шулкадәр көч салынган, ә ахырыда уртачарак спектакль килеп чыккан

Заманында без Дамир Сираҗиев белән "Идегәй" дастаны буенча әсәр яздык, аның авыр эш икәнен беләм. Монда мин инсценировка түгел, эпоска нагезләнеп пьеса язарга кирәк дип уйлыйм. Урал батыр шулкадәр шәп образ, аны заманга якынайтырга, эзләнергә, иренмәскә кирәк иде. Бер вариант, икенче, өченче, дүртенчесен эшләргә, эзләнергә. Ләкин драматик материал ашыгыбрак эшләнгән шул. Шулкадәр көч салынган, ә ахырыда уртачарак спектакль килеп чыккан.

Театр төрле жанрдагы спектакльләр алып килде, дидек. Алар һәркайсы үз тамашачысын тапты. Әлеге спектакльләрнең икесендә урыс теленең күп кулланылуы да күзгә ташланмый калмады. Аның берсе "Зөләйха..." булса, икенчесе, "Баллы, тирәкле Балтирәк" (режиссер – Алмас Әмиров) спектакле. Спектакль урысча лозунг-җырлар белән чуарланган, диалоглар урысча-башкортча корылган. Дөрес, соңыннан каһарманнар башкортча сөйли башлый. Аларны авыл халкы яратып кабул итә, бер яшь әти хөрмәт йөзеннән сабыена Евгений исеме бирә. Монда нинди мәгънә ята – бу сорауга Мансур Гыйләҗев тә анык кына җавап бирә алмады:

Театрлар урыс телен катыштыру белән мавыгып китәргә мөмкин

– "Баллы, тирәкле Балтирәк" спектаклен бик рәхәтләнеп карадым. Үземнең "Казан егетләре" дә шул стильдәрәк язылган ләбаса. Халык ярата мондый әсәрне. Ләкин аңлап бетермәгән мизгелләр дә булды. Әйтик, спектакльгә урысча монологларны күп кертү, урысча җырлар белән чуарлау аңлашылып бетмәде. Аның бер куркыныч ягы бар: ни татарча, ни башкортча белмәгән тамашачы килә дә, спектакльне кабул итә, театр исә менә ничек җәлеп итеп була икән аларны дип катнаш телле әсәрләр чыгару белән мавыгып китәргә мөмкин. Шәхсән үземнең башка бер генә театрда да мондый күренешне күзәткәнем булмады. Туфан Миңнуллин пьесаларында берәр җөмлә урысча яңгырарга мөмкин, ләкин шуннан артык түгел. Артыграк китсә, килешми дә ул. Ә монда "Зөләйха.."да да урысча сүзләр күп, "Балтирәк..."тә дә.

Моннан элегрәк Олег Ханов Азатлыкка "башкорт теле театрда гына яшәп калды" дигән иде. Мавыгу башкорт телен театрдан да кысрыклап чыгармасын иде инде.

фикерләр (21)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG