Accessibility links

Кайнар хәбәр

27 февраль Уфада "Зөләйха күзләрен ача" әсәре белән танылган язучы Гүзәл Яхина булып китте. Ул "Башкортостан" телеканалының медиаүзәгендә журналистлар белән очрашты.

Уфада "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина очрашулар уздырды һәм әсәр нигезендә куелган спектаклен тамаша кылды. Очрашуда "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен куючы режиссер Айрат Әбушахманов та катнашты.

Гүзәл Яхина Уфага килү сәбәбен спектаклен карау өчен дип аңлатты һәм иҗаты белән бәйле вакыйгалар белән бүлеште.

Икенче романымда Идел буе алманнарының язмышлары сурәтләнәчәк

"Зөләйха күзләрен ача" иң башта Мәскәүнең Чехов исемендәге театры лабораториясендә режиссер Искәндәр Сакаев тарафыннан куелган иде. Уфадагысы икенче тапкыр сәхнәгә чыгуы. Быел Новобирскиның “Иске йорт” театры да аны сәхнәгә чыгарачак. Әсәрнең режиссеры Тәлгать Батталов. Новосибирскида спектакльнең премьерасы июнь аенда булачак. Китапка килгәндә, аны 29 телгә тәрҗемә итү турында килешүләр төзегән идем. Егерме телгә тәрҗемә ителде. Эсперантога да тәрҗемә ителәчәк. Сукырлар өчен Брайль ысулында да берничә телдә көн күрде. Алдагы планнарга килгәндә, икенче романымны тәмамлап киләм. “Балаларым минем” дип аталган ул китапта Идел буе алманнарының туган җирләреннән сөрелүенә кадәрге язмышлары сурәтләнәчәк. Төп герой – мәктәптә алман теле укытучы" диде ул.

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Айрат Әбушахманов Гүзәл Яхинаның килүен "тере автор белән очрашу" дип атады. Ул әсәрнең күпкатлы булуын билгеләде.

Айрат Әбушахманов
Айрат Әбушахманов

"Бу әсәрне тулысынча аңлау өчен спектакльне карагачмы, караганнан соңмы, китапны да укып чыгарга кирәк. Автор китапны сәхнәләштерүгә өлеш кертмәде. Аны Ярослава Пулинович сәхнәләштерде. Автор безгә тулы ирек бирде. Сәхнәнең үз кануннары. Шуңа әсәрне тулысынча күзаллау өчен икесе белән дә танышу кирәк", диде Айрат Әбушахманов.

Иң куркытканы – спектакльне Казанга алып бару

Режиссер премьераның узган ел ахырында булуын әйтеп, киләчәктә гастрольләргә чыгачакларын белдерде. Иң куркытканы - Казанга бару булачагын да әйтте.

Журналистлар арасында спектакльне караучылар әсәрдәге Зөләйханың тәүге ире Мортаза кара буяулар белән бирелсә, спектакльдә ул уңай тәэсир калдыруын билгеләделәр. Моңа ул рольне уйнаучы күренекле артист Хөрмәтулла Үтәшев та сәбәпче булуын атадылар. Журналистлар арасында “Мортаза исемле герой Башкортстанда тискәре була алмый”, дип шаяртучы да булды.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Журналистлар белән очрашудан соң Гүзәл Яхина республиканың Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсендә укучылар белән очрашты. Кичен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында спектакльне караганнан соң тамашада катнашучы артистлар белән фикер алышу уздырды. Шул ук көнне Гүзәл Яхина Мәскәүгә очты.

Татарстанда “Зөләйха күзләрен ача” романы уңаеннан фикерләр күп булды. Башкортстанда исә берничә кешене искә алмаганда татар матбугаты аша фикерләрен белдерүче булмады. Шуларның берсе шагыйрә Зәйфә Салихова Азатлыкка да фикерләрен белдерде.

Зәйфә Салихова
Зәйфә Салихова

"Шундый китаплар, әсәрләр була, укый башлау белән ул синең якын дустыңа әйләнә. Аны укып беткәч тә аерыласы килмичә, үз яныңда йөртәсең, кайбер битләрен кабат укыйсың. Геройлары белән елыйсың, көләсең. Үзең өчен нәрсәдер аласың. Бу китап та битараф калдырмады, тик аннан җылылык түгел, әллә нинди салкынлык, караңгылык өркелеп йөрәкне өшетте. Валлаһи, без андый кыргый кавем түгел дип дөньяга кычкырасы килде. Башта язучының киң колачлы шундый әсәр язуына сокланган идем, тик укый-укый бу соклануым мескен Зөләйханы кызгану, безнең халыкны кыргый кавем итеп күрсәткән әдибәгә шаккатуга әверелде" диде Зәйфә ханым.

Башкортстанда әлеге әсәр буенча иң төп чыгышны филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме, язучы Сәгыйдулла Хафизов ясады. Ул узган ел республиканың төп рәсми гәзите “Кызыл таң” аша саллы мәкалә белән чыгыш ясаган иде. Язучы Азатлыкка да фикерләрен белдереп шулай диде:

Сәгыйдулла Хафизов
Сәгыйдулла Хафизов

"Миндә Гүзәл Яхинаның төп героена карата шик үтә вак, кечкенә нәрсәләрдән башланды. Мортаза йортында, ка­раң­гыда Зөләйха, лабиринтлар эчендә адашкан адәм кебек кармаланып, бәрелә-сугыла үзенә юл сала. Менә ир ятагы, үз ягы, болдыр аша Убырлы карчык өе. Хатын кулына тайның төкле танавы төртелә. Бер түбә астында бәрәннәр, каз-үрдәк, тавык та төн уздырып ята. Татар йор­тымы соң бу? Чын татар ире гаиләсе өчен өйне – аерым, мал-туарга лапас-каралтыларны аерым салган ласа. Мортазаның да йортта бүлмә коруы аптыратты. Татар авылын бөтен нечкәлеге белән тойган Мөхәммәт Мәһдиевның бер әсәрендә сурәт­лән­гәнчә, ир чалган үгез сыман хатыны түшәгендә гырлап йоклап ятмаса, хатынның да төне төн буламыни? Әмма алдымда яткан романдагы авылның яшәү-көнкүрешенә караган этник төгәл­сезлек­ләрне күрмәс­кә тырыштым. Гүзәл шәһәр кызы бит, сала гадәт­ләрен нечкәләп белмәскә дә мөмкин.

Әсәрдә чынлыкка охшамаган сәер хәлләр, күренешләр әледән-әле очрап тора

Әмма әсәрдә чынлыкка охшамаган сәер хәлләр, күренешләр әледән-әле очрап торды. Зөләйха­ның таң алдыннан чормага менеп эзләгәне алма кагыты булган икән. Нәрсә, көмәне бармы? Юк. Бу сый басу капкасы иясенә, зират иясенә әзерләнә икән. Кич, караңгы төшкәч, хатын сый төргәген куеныннан чыгара да телгәләп, җилгә сибеп, әлеге ияләргә тарата. Янәсе, алар аның кабердәге кызларына мәрхәмәтле булсын, җен, шүрәлеләр­дән сакласын! Бу инде ислам динен тотучы халыктан тәмам ераклашу, мәҗүси мари яисә удмурт кавемнә­ренең гореф-гадәтен, ырымнарын татарга күчерү. Рух өлкәсен­дәге ялгышлык язучыны һич кенә дә бизи алмый. Тик авторның каләме һаман шул юнәлештә кыштырдавын дәвам итә.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Кышын каладан җибәрелгән махсус отряд авылны талый башлагач, Мортаза бала йоннары калкып чыгарлык куркыныч әмәл уйлап таба: үлгән кызлары Шәмсия, Фирүзә, Сәбидә, Халидә каберләрен ачып, табутларына иген яшерә. Язга чаклы, җир чыланганчы. Татар крестьяны мондый хилаф эш кылганмы, әйтә алмыйм. Әмма автор­ның хатасы чекерәеп тора. Мөхәммәт өммә­тен­дәгеләр мәрхүмне табут белән җирләми, ә ак кәфенгә төреп, ка­бердә ләхет уеп, җир куенына тапшыра.

Кулак гаиләләрен, мулла-мөәзин­нәрне этап белән калага куганда мосафирлар юлдагы авыл мәче­тендә кунып чыга. Төнлә отряд башлыгы Тихонов гаскәри кыз Настасья белән мәчет идәненә ятып зина кыла. Иртән Сәлахетдин мул­ланың йөзен михрабка борып, кулларын сузып һәм чалыш елмайган хәлдә җан тәслим кылганлыгын беләләр. Мондый тасвирлауны мин иң Аллаһ­сыз, чорсыз совет язучысында да, оят кач­кан кара проза вәкилләрендә дә очратмадым. Чынлап та, мәчетме ул, чиркәүме әллә синагогамы, Аллаһ йорты дип аталган изге җирдә адәм түгел, җен, иблис тә мондый гамәл кылмас. Берсе чирканыр, икенчесе куркыр, өченчесен әдәп дигән нәрсә тотар. Ник кирәкте әле безнең язучыга айлы манарага тибеп үтү? Гүзәл атлы татар кызына?” диде Сәгыйдулла Хафизов.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Әдәбият галиме әсәрнең төп герое – Зөләйханың улын тулы хокуклы Совет берлеге ватандашы итү өчен урыс ясау күренешенең дә нык тәэсир итүен әйтте:

“Комендант, шәфкатьле урыс, чынлап та карышмый. Зөләйха алдында ук Йосыф “Дело”сын яндырып, чиста метрика кәгазен тутыра: “Иосиф Игнатов, 1930 елгы. Анасы – Зөләйха Вәлиева, крестьянка. Атасы – Иван Игнатов, кызылармеец”. Шулай итеп, кодрәтле каләм татар егетен бер мизгелдә урыс ясап куя. Язучы сиздергәнчә, нәкъ шунда Зөләйха­ның күзләре ачыла бугай, тормышка, кешеләргә бөтенләй яңача карый башлый, аңа бәхет кояшы елмая. Димәк, тоткын ананың улы алдында да бәхетле киләчәк ачылачак! Яхина романындагы шул төгәллә­нешкә карап, бу Зөләйха – татар кызы дип әйтә алабызмы соң? Ми­нем­чә, иман таптау бу. Кешегә, аның көченә, үз халкыңа ышанмау, хәтта милләттәшеңне дә имансызлыкка әйдәү бу”, диде Сәгыйдулла Хафизов.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә дә бу роман тикшерелеп тискәре бәя алынган иде. ТИҮ әгъзалары әсәрне татардан көлү дип бәяләде. Аның тугандаш башкорт халкы театры тарафыннан сәхнәләштерелүенә аңламаучылык белдерелде.

Татар җәмәгатьчелеге әлеге спектакльне карап түгәрәк өстәл уздырырга җыена.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG