Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гүзәл Яхина әсәрендә татарның йөзе бозып күрсәтелгән"


Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы
Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын Төмәндә дә бик кызыксынып укыдылар. Мин үзем аерыла алмый укып чыктым бу китапны, чөнки сюжеты бик мавыктыргыч, аның эчендәге күп вакыйгалар ышандырырлык итеп тасвирланган.

Халык йөрәгендә тирән яра булып уелып калган, дәүләт үзенең асыл улларын һәм кызларын кырган явызлык чоры тасвирлана бу китапта. Ул еллар турында инде күп язылган булса да, әсәрне кызыксынып укыйсың. Авторның тасвирлау чаралары көчле, теленең байлыгы сокландырды. Шул ук вакытта, аны укып чыкканнан соң авторның элекке татар авылын, олы яшьтәге карчыкның вәхшилеген, көчле-гайрәтле вә уңган ирнең хатынына карата икейөзле мөнәсәбәтен бөтен шыксыз нечкәлекләре белән тасвирлавыннан калган авыр хистән менә инде никадәр вакыт әле дә арына алмыйм.

Авылдагы татар гаиләсен динсез, мәҗүсилектән чыкмаган итеп күрсәтүен җан кабул итми, чынбарлыкта алай булмаган диясем килә, гәрчә халык арасында өй, урман ияләренә ышану бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән булса да.

Гүзәл ханым үзе "бу бер кеше язмышы" дисә дә, укучы андагы образларны гомумиләштереп кабул итә, чөнки бу әдәби әсәр – роман бит. Бу китапны укып чыканнан соң башка милләт кешеләрендә генә түгел, татар халкының бүгенге яшь буынында да "менә нинди караңгы, усал булган икән татарлар" дигән фикер тумый калмас дип уйлыйм. Әлегеләрне үзем күргән, белгәннәремнән чыгып әйтәм.

Мин 10 яшемә кадәр авылда үстем, шул елларда күңелгә сеңеп калган тәэсирләр озын гомерем буе җыйган тәэсирләремнән дә көчлерәк, байрак, тирәнрәк. Идел буйларыннан, Урал таулары арасыннан Себергә килеп урнашкан әби-бабайларым, дәү әни-дәү әтиләрем исән чак иде ул еллар. Гаҗәеп затлы җаннар иде алар. Дин нигезендә корылган көнкүрештәге пакьлек-чисталык, үзара мөнәсәбәтләрдәге ихласлылык, ягымлылык, сөю-наз җылысы белән сугарылган гүзәл дөнья иде ул.

Әтинең олы апасының гаиләсе кулаклар диеп авылдан куылды, иң уңган, иң булдыклы 5 гаилә белән барсын берьюлы. Авыл халкы сагынып искә ала иде аларның барсын да. Алар белән аралар беркайчан да өзелмәде, еллар тынычлангач (җизни сөргендә һәлак булган), ул апабыз Төмәнгә кайтып йөрде. Ул чигүле намазлыгы белән кайтып төшсә, өйгә кояш килеп кергәндәй була иде, ә күргән хәсрәтләрен сөйләп тә бетерә алмый иде. Күпне кичергән, ләкин усалланмаган, гүзәллеген югалтмаган иде ул апабыз – болары чынбарлыктагы дөреслек. Ул еллардагы гаиләбез тормышы хәтеремдә чын татар дөньясы булып саклана.

Гүзәл Яхина тасвирлаган татар дөньясы – ят миңа, ышана алмыйм шулай булуына. Татар авылы тормышы, татар гаиләсе образы чынбарлыкка туры килми, татарның йөзе бозып күрсәтелгән дигән тәэсир калды миндә. Гүзәл ханым миллилекне күрсәтмәскә тырышкан, шуңа да шундый картина килеп чыккан. Татарлар турында язып та, авторның ул елларда татарлар арасында көчле булган миллилекне чагылдырмый узуы сәбәпле чынбарлык бозылып күрсәтелгән дигән фикер калды шәхсән миндә.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG