Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зөләйха күзләрен ача" романы татарча чыгачак


Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

10 декабрь кичендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы Мәскәүдә "Зур китап" Бөтенрусия әдәби бәйгесендә җиңде. Шулай ук әлеге китап интернетта укучылар сораштыруында да иң күп тавыш җыйган иде.

​Гомеренең күп өлешен Казанда үткәргән, соңгы 15 елда Мәскәүдә яшәүче язучы Гүзәл Яхинаның әсәрендә татар әбисенең һәм ул чордагы башка сәяси золым корбаннарының сөргендә кичергәннәре һәм яшәп калу өчен көндәлек көрәше сурәтләнә. Әсәр 1930 елда татар авылында башланып китә. Әлеге романны тәкъдим итү ноябрь ахырында Казанда да үткән иде. Ул Татарстан китап нәшрияте виртуаль һәм гадәти кибетләрендә, шулай ук онлайн кибетләрдә дә сатыла.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы
Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы

"Татарстан китап нәшриятының Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын татар телендә чыгаруга эксклюзив хокуклары бар, ул шушы вакытта татарча да әзерләнеп килә", дип хәбәр итте Азатлыкка нәшрият җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин. Китапны татарчага язучы Флера Тарханова тәрҗемә иткән. Берничә айдан эш тәмамланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр нәшриятта.

"Зур китап" бүләге бәйгесенә Русиядән тыш тагын 15 илдән барлыгы 300дән артык әсәр тәкъдим ителгән булган.

XS
SM
MD
LG