Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Яхина: "Татар тарихына багышланган әсәр язуга алынмаячакмын"


Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

Гүзәл Яхина Азатлыкка татарның үткәненә, ачылмаган тарихына багышланган әсәр язмаячагын белдерде. "Чираттагы әсәрем узган гасырның 20-30нчы елларында Идел буендагы хәлләргә багышлана", ди ул. Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Прагада чех телендә тәкъдим ителде.

"Зөләйха күзләрен ача" әсәре татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырган иде. Романны яхшы әсәр диючеләр дә, татарның йөзен бозып күрсәтте дип әйтүчеләр дә булды. Гүзәл Яхина киләчәктә татар тарихына, татарның үткәненә багышланган әсәр язмаячагын белдерде. Шул ук вакытта язучы татар тарихының бик аз өлеше генә әдәби әсәрләрдә яктыртылган дип тә әйтә.

Гүзәл Яхина: Татар тарихына багышланган әсәр язмаячакмын
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

"Минем кызыксынуым совет чорының беренче еллары белән чикләнгән. Тарихта узган гасырның 20-30нчы еллары минем өчен иң кызыклы вакытлар. "Зөләйха күзләрен ача" романы да, Мәскәү кино мәктәбе өчен язылган берничә уку сценариесе дә нәкъ шул чорга багышлана. Минем өчен бу вакытлар бик кызык һәм алга таба да язарга теләр идем.

Миңа калса, татар тарихындагы күпләгән эпизодлар турында әлегә язылмаган. Бу эпизодлар күрәсең әлегә үз авторларын, тикшеренүчеләрне көтә. Дөресрәге, татар тарихына багышланган аз эпизодлар гына ачылган. Моңа алынырдай кешеләр бәлки бардыр, әмма мин үзем алынмаячакмын. Бер тапкыр әйттем инде, миңа советлар тарихы күпкә кызыграк", ди Яхина.

Язучы фикеренчә, тарихтагы нинди генә шәхес булмасын, тискәреме ул, уңаймы, алар – әдәби әсәргә лаек.

"Миңа калса, тарихи персонаж гына түгел, ә һәр кеше әдәби әсәргә лаек. Монда нәрсәнең кызык булуын һәм ни турында язуны автор үзе хәл итә инде. Ул – Сөембикә образы, Иосиф Сталин образы, Александр Пушкин образы, хет кем булсын, авторның күңеленнән чыккан һәрнәрсә кызык булырга мөмкин", ди Яхина.

Язучы бүген эш өстәлендәге әсәре турында ачылып сөйләргә теләмәде. "Ул – тарихи роман. Мин аны кайчан да булса язып бетерермен дип өметләнәм. Икенче роман барыбер беренчесенә караганда авыррак языла. Анда совет чорының 20-30нчы елларында Идел буендагы хәлләр турында сүз бара. Анда төрле милләтләр бар, чиста татар темасы түгел ул", диде Яхина.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле белдерүе
"Зөләйха күзләрен ача" спектакле белдерүе

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча спектакль куя. Премьера 24-25 ноябрьдә булачак. Гүзәл ханым премьерага килә алмаячак һәм спектакльнең эчтәлеге белән дә таныш түгел.

"Мин спектакльдә ни буласын белмим. Драматург Ярослава Пулинович роман нигезендә сәхнә версиясен язды. Соңрак бу версияне режиссер Айрат Абушахманов эшкәртеп бетерде һәм аннан соң башкорт теленә тәрҗемә ителде. Аның юлы әнә шундый катлаулы булды. Мин барсы да яхшы булыр дип өметләнәм, чөнки алар куйган "Кара йөзләр" спектаклен күргәнем бар, 2016 елда "Алтын битлек" бүләгенә ия булды ул. Башта спектакль 17 ноябрьгә билгеләнгән иде, мин барырга җыендым. Аннан соң премьераны күчерделәр һәм мин берничек тә бара алмыйм", ди Яхина.

Гүзәл ханым сүзләренчә, әсәр белән башка театрлар да кызыксынган, әлегә куябыз дип тотынучылар гына юк.

"Зөләйха күзләрен ача" романы чех телендә
"Зөләйха күзләрен ача" романы чех телендә

Бүген, Яхина сүзләренчә, "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен дөньядагы кимендә 25 телгә тәрҗемә итү турында килешүләр төзелгән. "Аның якынча өчтән икесе дөнья күрде, һәм елъярым, ике ел эчендә тагын тәрҗемә ителәчәк. Беренче булып татарчага тәрҗемә ителү – минем өчен иң куанычлысы. Аннан соң Европа телләренә тәрҗемә ителә башлады. Башта финчага тәрҗемә ителде, аннан серб, маҗар, алман һәм башка телләр китте", ди Яхина.

"Пражский телеграф" газетында Яхина китабын тәкъдим итү игъланы
"Пражский телеграф" газетында Яхина китабын тәкъдим итү игъланы

9 октябрь Прагада "Зөләйха күзләрен ача" әсәренең чех теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү кичәсе узды. Автор сүзләренчә, аның әсәрен дөньяга таныту белән "Elkost" әдәби агентлыгы шөгыльләнә. Нәкъ бу агентлык төрле нәшриятларга тәкъдим итә.

"Күп нәрсә аларның күргәзмәләрдә катнашуыннан, шәхси активлыгыннан тора, алар халыкара базарда да эшли. Икенче яктан, нәшриятның китапны басарга теләве дә әһәмияткә ия. Нәшрият тәрҗемәне чыгару карары кылганчы белгечләр белән җитди рәвештә киңәшә, төрле экспертларның фикерләрен белешә", ди Яхина.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG