Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зөләйха күзләрен ача" китабы быел да Forbes исемлегендә


Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы 2016 елның иң күп сатылучы нәфис әдәбият бестселлерлары арасына быел да эләккән. Бер ел эчендә аның 85,3 мең данә китабы сатылган.

Forbesның Русия версиясе язуынча, 2016 елда китапларны былтыргыга караганда ике тапкырга диярлек артыграк сатып алганнар. Беренче дүртлектә – былтыргы беренчелеккә кергән авторлар. Һарри Поттерга багышланган китаплар һәм Джоджо Мойес романнары, гадәттәгечә, алдынгы урыннарда. Былтыргы рейтингтагы китаплар арасында тагын Людмила Улицкаяның "Яков баскычы" (56,46 мең данә), Пола Хокинсның "Поезддагы кыз" (195,2 мең) һәм Даниэл Кизның "Билли Миллиганның серле тарихы" (244,4 мең) әсәрләре бар.

2015 елның ноябреннән 2016 елның декабренә кадәр чыккан яңа китаплар арасында беренче урында Дж.Роллингның "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала", икенчедә Грегори Робинсның “Шантарам-2. Тау күләгәсе”, өченчедә Джоджо Мойесның “Синнәр соң” китабы.

2016 елның җәендә "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабын Айдар Шәйхин берничә ай эчендә татар теленә дә тәрҗемә итте.

Казанда туып-үскән Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" дип аталган әсәре былтыр Русиядә ел китабы дип табылган иде. Китап чыккач, татар җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр туды. Гүзәл Яхина татарлар турында дөреслекне бозып күрсәтә диделәр.

XS
SM
MD
LG