Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:23

3 декабрь “Зөләйха күзен ача” романы авторы Гүзәл Яхина Уфада очрашулар уздырды. Ул романның язылу тарихын, аңа карата тәнкыйтьләргә карашын һәм үзе турында сөйләде.

Иң башта “Зөләйха күзен ача” романы авторы Гүзәл Яхина “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Анда милли басма журналистларыннан башкорт телендә нәшер ителүче “Агыйдел” журналы хезмәткәреннән башкалар барысы да урыс басмаларыннан иде.

Кунак белән таныштырып республиканың Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә мөдире Айгөл Моратова “Зөләйха күзләрен ача” китабының китапханәгә 10 данә алынуын, аларның барысының да әлеге вакытта кулларда булуын, соңгы елларда китапханә тарихында болай күпләп укылган китапның булмавын әйтте. Ул шулай ук романның башкортчага тәрҗемә ителәчәген, аның татарчадан түгел, урысчадан туры тәрҗемә булачагын да әйтте.

Гүзәл Яхина сүзен Уфада беренче тапкыр булуы белән башлады. Аннан соң ул романны язу, бастыру, тәрҗемә итү турында сөйләде:

“Романны ике елда язып беттем. Бастыру өчен төрле нәшриятларга мөрәҗәгать иттем. Дүрт ай дигәндә басарга теләүчеләр табылды. Минем кебек яңа гына яза башлаган кеше өчен бу бик тиз. Чөнки мин моңа кадәр нибары ике хикәя генә язып караган кеше. Аларның берсе Зөя, икенчесе – Ватан сугышындагы бер вакыйга турында. Әсәремне иң башта татар теленә тәрҗемә иттеләр, аннан соң башка телләргә. Инде 20 телгә тәрҗемә ителде, гомум тираж 100 меңнән артып китте.

"Башинформ"да очрашу
"Башинформ"да очрашу

Романнан кино төшерү өчен Русиянең бер телеканалы белән килешү төзедем. Ул алты серияле булыр дип күзаллана. Төп геройны Чулпан Хаматова уйнавын теләр идем. Ул үзе дә китапны укып чыкты, риза. Ләкин мәсьәләне киноны төшерүче режиссер хәл итәчәк.

Мин Мәскәүдә “Алтын битлек” бәйгесендә катнашкан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының “Кара йөзләр” спектаклен карагач, китабымны театр режиссеры Айрат Абушахмановка биргән идем. Театр өчен сценарийны алар үзләре яза. Мин режиссерга тулысынча ышанам, нәрсә генә эшләтсә дә ризамын”.

Аннан соң Гүзәл Яхина сорауларга җавап бирде. Анда аның татар мохитен ни дәрәҗәдә белүе турында да сорау булды. Ул аңа шулай дип җавап бирде:

“Мин Казанда тудым, өч яшькә кадәр татар телендә сөйләштем, туган телем – татар теле. Соңрак урыс теленә күчтем, сөйләшүем һәм язуым да урысчага әйләнде. Ләкин татар темасы миңа якын, ул минем балачагым хатирәләренә бәйле. Әнием яклап әби-бабаларым авыл татарлары иде, әтием яклап – Казан татарлары. Мин авылда тавыклар, мал-туар арасында да булдым. Аның пычрак юллары да миңа таныш. Шәһәрдәге әби-бабаларым “рафинад татарлар” иде. Аларда билгеле бер вакытта ятып, билгеле бер вакытта тору, тәртип каты куелган иде. Өйдә пианино бар, зыялылык салынган иде.

Мин ике арада йөреп ике мәдәниятне дә сеңдереп үстем. Шуңа авыл мохитен дә, шәһәр мохитен дә сурәтләү авыр булмады. Ә инде китапка татар лексикасы үрнәкләрен кертүем шул хәл-вакыйгаларны, чорны, вазгыятьне ачыграк күрсәтү өчен эшләнде. Аны Башкортстан һәм Татарстаннан читтәгеләр экзотика, гадәти булмаганча дип кабул итте. Тәрҗемәләр исә төрлечә. Алар нәшриятларга бәйле. Финнар барлык татар сүзләрен дә калдырды. Ә инглиз тәрҗемәчеләре татар сүзләрен алды. Алар милли колорит әсәрдә болай да, җитәрлек дип тапты”.

Милли китапханәдә очрашу
Милли китапханәдә очрашу

Гүзәл Яхинаның икенче очрашуы республиканың Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсендә узды. Зал тулы, күпчелек хатын-кызлар иде. Бу очрашуда Гүзәл Яхина үзен берникадәр иркенрәк тотты. Кайбер серләрен дә ачты. Аңа караганда, китапның кыскача гына икенче өлешен язып, кино төшерүчеләргә биргән. Ул аны бастырып чыгару өчен эшләмәгән, укучыларның китапның дәвамын язуын үтенүләренә җавап итеп язган.

Романга карата тәнкыйть мәсьәләсендә дә фикерләрен әйтеп, чит ил һәм Мәскәү тәнкыйтьчеләренең бик сак эш итүләрен, төбәкләрдәге тәнкыйтьчеләрнең миллилеккә дәгъвалары булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ул татар халкының милли хисләреннән көләргә теләмәгән, бик сак эш иткән. Тәнкыйтьчеләрнең 20гә якын дәгъвасын билгеләп, татарчага тәрҗемә итүче Флера Тарханова белән карап чыкканнар. Аның сүзләренчә, Флера Тарханова миллилек мәсьәләсендәге бер генә урынны төзәтү кирәк ди тапкан.

Очрашуда катнашкан хатын-кызлар авторның гаилә хәле белән дә кызыксынды. Анда ул әбисенең сөргендә вакытында татар телен тулысынча онытуы, шуңа Казанга кайткач урыс теле укытуын әйтте. Иренең урыс милләтеннән булуын, компьютер технологияләре белгече булын сөйләде. Кызының Казанны бик якын күрүен, үзен яртылаш татар дип исәпләвен, Казанда яшәргә теләвен әйтте. Әлеге заман өчен бер урынга гына бәйле булмый, Мәскәү, Петербур, Казан шәһәрләре арасында әйләнүен гайре табигый дип атады. Роман өчен төп материалларны “Мемориал” хокук яклау үзәгенең интернет сәхифәсенән һәм әбисе истәлекләреннән алуын әйтте.

Китап укучылар белән очрашудан соң Гүзәл Яхина башкорт хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, аннан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары белән очрашу уздырды. Гүзәл Яхинаның Уфадагы очрашулары Мәҗит Гафури театрының Туфан Миңнуллин пьессасы буенча куелган “Мулла” спектаклен карау белән тәмамланды.

Гүзәл Яхина белән очрашуда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG