Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күрсәтелгән Мостай Кәрим турындагы фильмда Чулпан Хаматованы башка актрисага алыштырганнар


Чулпан Хаматова Ригада сугышка каршы митингта, архив фотосы
Чулпан Хаматова Ригада сугышка каршы митингта, архив фотосы

Чара Татарстан җитәкчелеге катнашында узды.

Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русия хакимиятен тәнкыйтьләп илдән китәргә мәҗбүр булган актриса Чулпан Хаматованың өч ел элек дөнья күргән "Мостай" фильмыннан шигырь укыган өлешен "кисеп алганнар". 18 октябрьдә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тәкъдим ителгән Мостай Кәрим турындагы фильмда тамашачыларга Чулпан Хәмәтова урынына әлеге шигырьне Полина Агуреева укуын күрергә була иде. Документаль кино Татарстан җитәкчелеге – президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, зур түрәләр, зыялылар өчен күрсәтелде.

Азатлык фильмның режиссеры, "Мастерская" киноширкәтенең генераль проюсеры Сәидә Медведева белән элемтәгә керде, ләкин ул моңа аңлатма бирергә вакыт тапмады.

"Мостай" фильмы Мостай Кәримнең тууына 100 ел уңаеннан 2019 елда дөнья күрде. Аны "Россия" федераль телеканалында күрсәттеләр. Фильмның 08:14 минутында Чулпан Хаматова шагыйрьнең "Өченче көн тоташ кар ява" шигырен урысча укый. Татарстан җитәкчелеге өчен күрсәтелгән документаль кинода Хаматова юк иде.

Татарстан матбугаты да фильмда катнашкан артистларның исемнәрен санаганда Чулпан Хаматованы искә алмады. Фильмда Мостай Кәримнең шигырьләрен Рэйф Файнс, Сергей Безруков, Алсу Сафина һәм Полина Агуреева укуын гына язды. Азатлыкның үз чыганакларына караганда, республика матбугатына бу турыда язмаска кушылган.

Казанда узган тамаша Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә Мостай Кәрим исемендәге фонд тарафыннан оештырылды. Чарада шагыйрьнең оныгы, фондны оештыручы Тимербулат Кәримов та катнашты. Фильмны тәкъдим итү рәсми чара буларак күрсәтелде.

Чулпан Хаматова Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын хөкем итте һәм Латвиягә китәргә мәҗбүр булды. Апрель аенда Ригада узган митингта ул: "Бу кешелексез сугышны Владимир Путин башлады" дип Русия президентын тәнкыйтьләп чыкты.

Соңрак Чулпан Хәмәтовага басым һәм яла ягулар башланды. Русия думасында Башкортстан депутаты Иван Сухарев (ЛДПР) Русиядән киткән шоу-бизнес йолдызлары – Иван Ургант, Максим Галкин һәм Чулпан Хаматованың керем чыганакларын тикшерү тәкъдиме белән чыккан иде. Салым түләүдә канун бозулар ачыкланса, депутат аларның Русиядә калган милекләрен тартып алырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG