Accessibility links

Кайнар хәбәр

Netflix сериалында төшкән татар актрисасы украин качаклары белән французча спектакль куя


Регина Биккинина
Регина Биккинина

Регина Биккинина — Көнбатышта төшерелгән популяр сериалларның берсендә төп рольне башкарган татар актрисасы. "Into the night" ("Төнне куып") сериалы 2020 елда Netflix платформасында чыга. Регина анда Зара исемле хатын-кыз, авыру бала анасын уйный. "Into the night" дөньякүләм тамашачылар арасында шуның кадәр популяр була ки, аны икенче сезонга озайталар, ә Төркиядә аңа охшатып хәтта яңа сериал төшерәләр.

Регина Мордовия башкаласы Саранскида туып үскән, туганнары — Ләмбрә районы Аксюн авылыннан. 2017 елдан бирле ул Бельгиядә яши. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Регина украин качаклары белән бергә "24 февраль. Таң вакыты" дигән спектакль куя, сценариен да үзе яза.

Азатлык Регина белән Netflix сериалында төшү үзенчәлекләре, кинодагы татар типажы турында сөйләште. Украинадагы сугыш, Русиядәге мобилизацияне дә читтә калдыра алмадык.

СЕРИАЛГА ЭЛӘГҮ

— "Into the night" гаять динамик рәвештә башланып китә. Брүсселдән Мәскәүгә очарга тиешле очкычка бер ир-ат йөгереп керә һәм пилотка Көнбатышка таба очарга куша. Янәсе, кояшка нидер булган, аның нурлары агулы һәм кешеләр кояш нурларыннан качып кына исән калырга мөмкин. Шуннан соң әлеге очкыч юлчылары гел көнбатышка таба, ягъни төнне куып оча. Сез әлеге сериалга ничек килеп эләктегез?

Минем героиня — Русиядән әни кеше — авыру улын Брүсселдән Мәскәүгә операциягә алып бара

— Бу сериалда төшкән һәрбер актер һәм актриса кебек үк — кастинг узып эләктем. Бельгиядә 2017 елдан бирле яшим, һәм монда үткәрелә торган кастингларда даими катнашып торам. "Into the night" — Netflix платформасы Бельгиядә төшергән беренче проект. Алар Бельгиядә яшәүче һәм монда эшли алучы кешеләр эзләде. Ә урысча һәм французча сөйләшә торган актрисалар монда бишәү генәдер. Кастингта бөтенебез дә катнаштык, икенче турга уздык. Һәм анда малай мәсьәләсе килеп басты.

Сериалның сюжеты буенча минем героиня — Русиядән әни кеше — авыру улын Брүсселдән Мәскәүгә операциягә алып бара. Ә мин Бельгиягә күченгәч тә, урыс телле балаларга театр, сәнгатьле уку дәресләрен биреп тордым, шуңа күрә берничә телдә сөйләшкән балалар белән элемтәм бар. Нәтиҗәдә мин тәкъдим иткән малайны ошаттылар. Өстәвенә без кадрда бергә төшкәч, чыннан да әниле-уллы кебек күренәбез, бер-беребезгә шактый охшаганбыз булып чыкты. Бу да йогынты ясагандыр. Netflix сериалына әнә шулай эләктем.

— Озак төшердегезме?

— Беренче сезонын Болгарстанда өч ай дәвамында төшердек. Һәм барлык актерлар да гел бергә булды дисәң дә була, чөнки сюжет буенча вакыйгалар очкычта бара. Ә менә икенче сезонда геройларның язмышлары аерыла, һәм без бер-беребез белән сирәгрәк кисештек. Спойлер бирәсем килми, әмма икенче сезонда күп вакытны "улым" белән генә үткәрдем. Башкалар белән локацияләребез сирәк кисеште.

— Сериалда сез Русия кешесен уйныйсыз, әмма берничә телдә: урысча да, французча да, инглизчә дә сөйләшәсез...

Европа киносында славян типажлы хатын-кызлар — фахишәләрне, официантларны, җыештыручыларны, ә ир-атлар — мафия вәкилләрен гәүдәләндерә дигән күренеш бар

— Әйе, бу әлеге сериалның "фишка"ларның берсе дисәң дә буладыр. Вакыйгалар халыкара рейс башкара торган очкычта бара. Ягъни чын тормышта кебек очкычта — төрле дәүләт, төрле милләт кешеләре. Гадәттән тыш хәл килеп чыккач, һәр төп герой да туган телендә сөйләшә башлый: төрекчә, итальянча, полякча, урысча. Үзара аралашу теле исә — француз теле. Ә инде сюжет алга барган саен яңа геройлар өстәлгәндә — алар белән инглизчә сөйләштек, чөнки тормышта да бит яңа кешене очраткач та, башта күпчелек белгән телдә аралашасың.

Сериалның продюсеры да баштан ук берничә телдә сөйләшкән дәүләтне эзләгән, шушы сериалны күптелле илдә төшерәсе килгән. Нәтиҗәдә Бельгияне сайлаган, чөнки монда кешеләр күп телдә сөйләшә, акцентлары төрле, һәм алар беркайчан да "син дөрес сөйләшмисең, хаталар ясыйсың" дими — кешенең сөйләм, сөйләшү үзенчәлекләренә лояль карыйлар монда. Ничек бар — шулай кабул итәләр. Бу миңа үземә дә нык ошый.

"ТАТАР ҺӘМ УРЫС ТИПАЖЛАРЫ КИНОДА ЮК"

— Кинода урыс типажы яисә Русия типажы дигән әйбер бармы?

Минемчә, татар типажы дигән әйбер юк

— Андый типаж юк. Кинода славян типажы дигән төшенчә бар. Ул көнчыгыш Европада яшәүче һәм славян телләрендә сөйләшүче кешеләрне аңлата. Кинода славян акцентын йә махсус эзлиләр, йә киресенчә аннан качарга тырышалар. Европа киносында славян типажлы хатын-кызлар — фахишәләрне, официантларны, җыештыручыларны, ә ир-атлар — мафия вәкилләрен гәүдәләндерә дигән күренеш бар. Шөкер, соңгы елларда бу клишедан читләшә башлаганнар иде — көнчыгыш Европадан килгән һәр хатын-кыз да фахишә түгел бит! Шулай да, шушы образдан чигенү шактый әкрен һәм авыр бара. Сериалларда бу әйбердән тизрәк котылырга мөмкин, ә менә зур кинода, автор фильмнарында — моннан ерагаю читен.

— Ни өчен?

— Чөнки сериаллар ничектер тизрәк төшерелә — "Netflix" кебек платформалар чәчәк аткан, халык сериаллар карый торган чор җитте бит. Ә зур кино — ул 5-7 еллык проект. Акчасын, тиешле геройларын тапканчы бик күп вакыт уза.

— Ә татар типажы булса — ул нинди булыр иде?

Персонажны читек яки яулык белән тәкъдим итүләрен җенем сөйми

— Минемчә, татар типажы дигән әйбер юк. Әмма татар кешесен мәдәни үзенчәлекләр, милли ризык һәм тел аша күрсәтергә мөмкин. Ә менә милли киемнәр ярдәмендә кешенең милләтен ассызыклау дөрес түгел дип саныйм. Персонажны читек яки яулык белән тәкъдим итүләрен җенем сөйми. Хәзер татарлар алай киенеп йөрми бит. Билгеле вакытта намаз кылу, гаиләсе белән туган телендә сөйләшү кебек күренешләрне күрсәтергә була.

"ЧЫН ЯШЕМНЕ ӘЙТМӘДЕМ, ЯШЬРӘК ДИП ЯЛГАНЛАДЫМ"

— Татар актрисасының бөтен дөньяда танылган сериалда төшүе — гаять зур әйбер. Һәм сез — Русиядә танылмыйча да көнбатыш киносына үтеп керә алган кеше. Актриса булам дип балачактан ук хыялландыгызмы?

Укып бетергәч, эш таба алмадым

— Мин Саранскида татар гаиләсендә туып үстем, 18 яшемә кадәр Мордовия башкаласында яшәдем. Әнием ягыннан да, әтием ягыннан да — барысы татарлар. Телем ачылгач та, ике телдә сөйләшеп үстем: татарча һәм урысча. Туган авылым дип Сарански янында урнашкан Аксюн авылын саныйм. Моңарчы Русиягә кайткан саен гел авылыма да кайтып йөрдем. Мәктәптән соң Мәскәүгә киттем, актриса булырга хыялландым, әмма укырга керә алмадым. Ике ел реклам һәм PR белгечлегенә укыдым. Шулай да мин ел саен театр уку йортына керергә тырыштым, әмма мине алмадылар. Нәтиҗәдә 2010 елда — 22 яшьлек чагымда — соңгы тапкыр Щукин училищесына имтихан тапшырдым. Әмма жюри каршына чыккач, "Мин — Регина Биккинина, миңа 19 яшь" дидем.

— Ни өчен ялганладыгыз?

— Соңгы турга кадәр чын яшемне әйтмәдем. Һәм мине алдылар. Әмма маэстро чын яшемне белгәч, "Укып бетергәндә эш табуы бик авыр булачак" диде.

— Ник алай?

Театрлар минем белән кызыксынды, минем ничек уйнаганымны ошатты, әмма берсе дә эшкә алмады

— Укып бетергәндә миңа 26 яшь булачак, диде. Ә Русиянең репертуар театрларында яшь актрисаларга кытлык зур. Алар принцесса, бала-чага рольләрен башкара ала. Һәм шуннан соң хатын-кыз актрисалар бөтен рольләрне дә башкара алырлык яшь категориясенә күчә. Нәкъ менә шушы яшьтәге актрисалар Русия театрларында буа-буарлык — аларга ихтыяҗ юк.

— Ләкин сез барыбер училищеда укырга булдыгызмы?

— Әйе, укыдым. Әмма мөгаллимем әйткән сүзләр дөрес булып чыкты. Укып бетергәч, эш таба алмадым. Театрлар минем белән кызыксынды, минем ничек уйнаганымны ошатты, әмма берсе дә эшкә алмады.

— Шуннан нишләдегез?

— Мөгаллимем Владимир Иванов — аны нык хөрмәт итәм — Швейцариядә бер эксперименталь проектта катнашырга тәкъдим итте. Анда урысча-французча уйный торган труппа оешкан иде, һәм мин аларга кушылдым.

— Французча белә идегезме?

Французча бер кәлимә сүз белмичә балалар өчен французча спектакльләрдә уйный башладым

— Юк! Французча бер кәлимә сүз белмичә балалар өчен французча спектакльләрдә уйный башладым. Текстымны сүзләрнең әйтелешен истә калдырып ятлый идем. Партнерларым булышса да, барыбер бик авыр булды. Шулай да, бер елдан соң мин инде француз телендә сөйләшә идем. Шуны әйтәсем килә: Швейцариядә яшәгәндә, Мәскәүне, туганнарымны нык сагындым. Минем урыс телендә, Русия фильмнарында төшәсем, Русиядәге театрларда уйныйсым килде. Әмма шулай килеп чыкты ки, Швейцариядә узган бер кинофестивальдә булачак ирем белән таныштым. Ул — Бельгиядән. Без өйләнештек, һәм хәзер Брүсселдә яшибез.

"АВЫЛЫБЫЗГА СУГЫШТАН БЕР ТАБУТ КАЙТКАН ИНДЕ"

— Сез Русия Украинада башлаган сугышны, Русия гаскәренең Украина җиренә бәреп керүен ачыктан-ачык хөкем иттегез. Социаль челтәрләрдә дә үз фикерләрегезне, позициягезне язасыз. Туган илегезгә кайткан очракта проблемнар булудан курыкмыйсызмы?

— Русиягә кайтып килмичә булдыра алмыйм. Илемне, өемне, туганнарымны, дусларымны, театр мәктәбен, ничә ел яшәгән Мәскәвемне нык сагынам. Якын киләчәктә Русиягә курыкмыйча кайтып йөри алырмын дип өметләнәм. Быел илгә кайтмаячакмын, чөнки анда яшәүче якыннарым белән ничек аралашырга белмим. Алар минем фикерләвемне аңламый, ә мин аларны ничек кире күндерергә икәнен белмим. Кызганыч, гаиләм минем белән бер фикердә түгел.

— Әниегез дәме?

"Мин — зур явызлыкның бер өлеше" дигән әйберне теләсә кем кабул итә алмый — аның өчен зур батырлык, көч кирәк

— Әнием минем белән уртак фикердә — һәм бу минем өчен олы шатлык. Ул баштан ук нидер сизде, Русия ТВсе сөйләгәннәргә ышанмады. Булган хәлләрне өйрәнеп, дөреслеккә төшенергә тырышты.

— Ә башка туганнарыгыз белән аралашу өзелдеме?

— Бик сирәк аралашабыз. Башка илгә күченеп киткәч, болай да аралашу өзелә инде ул. Алар бит мин яши торган чынбарлыкта яшәми, үз дөньяларында гомер итә. Болай да арабызда барлыкка килгән ара шушы сугыш аркасында тагы да зурайды, чөнки без аңа ике төрле яктан карыйбыз. Әйе, Русиягә кайтсам, беренче өч көн минем өчен бәйрәм булачак: сагынышкан килеш кочаклашулар, кунакка йөрешүләр... Ә аннары тирәнрәк аралашу башлана бит. Тик ул кешеләр белән мин хәзер ничек аралашыйм? Әлегә бу сорауга җавапны белмим.

Шунысын да аңлыйм: Русиядә яшәмәгәч, мин үз фикерләремне ничек бар шулай әйтә алам. Русиядә зыян килердәй эшем, проектларым юк — ул яктан мин ирекле. Әйткән фикерем өчен мине монда Бельгиядә берсе дә тоткарламас та, төрмәгә дә утыртмас. Ягъни минем фикер әйтә алу мөмкинлеге бар. 2022 ел дәвамында Русиядә яшәүче бер генә дустымнан, туганымнан да сугышка карата мөнәсәбәтен белдерүен сорамадым, чөнки аларга анда аның өчен куркыныч яный. Мин моны бик яхшы аңлыйм. Алардан нидер таләп итергә хакым юк.

Әйткән фикерем өчен мине монда Бельгиядә берсе дә тоткарламас та, төрмәгә дә утыртмас

Икенче яктан, мин гап-гади гаиләдә туып үстем. Туганнарым заводларда, колхозларда эшләгән. Чит илләргә чыкмаган, көндәлек тормышлары белән яшәгән. Ул кешеләргә беркем дә беркайчан да ярдәм итмәгән — барысына да үзләре ирешкән. Әлбәттә, андый халыкка "минем илем хата ясаган, мин гомерем буе ышанып яшәгән хөкүмәт ялгыша" дип уйлау нык авыр — бөтен чынбарлыклары чәлпәрәмә килә ала бит. "Мин — зур явызлыкның бер өлеше" дигән әйберне теләсә кем кабул итә алмый — аның өчен зур батырлык, көч кирәк.

— Сезнең авылдан сугышка киткән ирләр бармы?

— 21 сентябрьдә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, безнең авылдан 10 кеше чакырылды. Ике айдан шуларның берсе табутта әйләнеп кайтты. Туганнарымнан бу хәлләр турында "Ни уйлыйсыз?" дип сораган идем — бер әйбер дә җавап бирә алмадылар. "Шулай булды шул... Язмышы шундый... Алла кушты..." дип кенә әйттеләр. Кешеләр мондый хәлләрне булдырмый да кала ала иде бит. Күрәсең, повестка алмыйм, әйткән җиргә бармыйм дип уйларга да куркалар.

— Русиядәге мәдәни тормышны күзәтәсезме? Сугышны хөкем иткән Чулпан Хаматова Русиядән китәргә мәҗбүр булды, аның исемен ул төшкән фильм анонсларыннан сөртеп ташладылар. Сугышка каршы чыккан Лия Ахеджакова да эшсез калды. Моңа ничек карыйсыз?

"Алла кушты..." дип кенә әйттеләр

— Бу — сугыш беткәч урнашачак ниндидер караңгы чорның башы гына дип уйлыйм. Русия үзенең киләчәген, барасы юлын сайларга тиеш булачак. Абруйлы актерларга илдән китәргәме, әллә илдә калып онытылыргамы? Лия Ахеджакова кебек шәхесне спектакльдән чыгару — маразм бит! Шушы гамәлне кылучы кешеләр надан, караңгы! Шушы гаделсезлектән улыйсы килә башлый.

БЕР ТАТАР ҺӘМ СИГЕЗ УКРАИН

— Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "24 февраль. Таң вакыты" дигән спектакль куйдыгыз. Ни өчен? Һәм бу эшне ничек башкарып чыга алдыгыз?

Бу — сугыш беткәч урнашачак ниндидер караңгы чорның башы гына

— Сугыш башлангач та, мин катып калдым. Нәрсә эшләргә кирәклеген аңламый идем. Көннәр буе яңалыклар карадым һәм еладым, еладым, еладым. Фейсбукта Бельгиягә сугыштан качып килгән кешеләргә ярдәм итү төркеме барлыкка килде, мин шуңа язылдым. Ул төркемдә биш минут саен яңа хәбәрләр чыгып торды, кешеләр ярдәм сорап язды: "Тәрҗемә белән булышыгыз", "Әйберләр кирәк!", "Без вокзалда, кая барыйк?.." дип язалар иде. Сугыш башланып бер атна узгач, ул төркемгә чираттагы хәбәр килде: бер украин ханымы "Киленем 9 ай йөкле, ул хәзер Брүсселнең тимер юл вокзалында, телефоны сүнгән — берәрегез аның хәлен белешә аламы?" дип язган иде. Ул хәбәр бер сәгать дәвамында җавапсыз эленеп торды. Никтер нәкъ менә шушы ханымның язган сүзләре мине бер атнага сузылган шоктан чыгарып ташлады.

Киендем дә вокзалга киттем һәм ул кыз-баланы эзләп таптым. Аны качакларга булыша торган үзәккә илттем. Аны анда ашаттылар, аңа ярдәм иттеләр... Шуны хәтерлим: ул кыз-бала миңа бер кәлимә сүз дәшмәде, әмма минем ярдәмне кабул итте. Менә шушы хәлдән мин уянып киттем дисәң дә була.

Украинадагы сугыштан качып килүчеләргә булыша башладым: кирәк җирдә тәрҗемә иттем, чиратларда тордым, мэриягә барып түрәләр белән сөйләштем, балаларны мәктәпләргә урнаштырырга ярдәм иттем... Кыскасы, нәрсә сорасалар — кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым. Бер ай дәвамында ял белмичә эшләдем, электрон хатлар, аларга җаваплар яздым...

— Һәм аннары?

Лия Ахеджакова кебек шәхесне спектакльдән чыгару — маразм бит! Шушы гамәлне кылучы кешеләр надан, караңгы!

— Һәм аннары никадәр арганымны аңладым. Физик яктан да, психологик яктан да коелып төштем. Шушы ярдәм итү эшләре белән бергә мин бит яңалыкларны да туктаусыз карап-укып бардым. Украиннар да урысларның кылган гамәлләре турында сөйли иде. Үземнең шәхси, һөнәри эшләремне исә тәмам ташладым: эш хатларын җавапсыз калдырдым... Бер ай чамасы узгач, ирем Артур "Булды, җитте" диде. Ул мине Франциянең Марсель шәһәренә алып китте. Ике-өч атна дәвам иткән әлеге ялда шуны аңладым: кешеләргә булышасым килә — әмма үземне көчсезләндерү бәрабәренә түгел. Үземә дә көч, энергия килерлек итеп ярдәм итәргә кирәк дигән фикергә килдем. Шул рәвешле театраль ателье идеясе туды.

— Ничек була соң ул?

— Кешеләр очрашып, булган хәлләр турында сөйли. Шул ук вакытта ниндидер җиңел театраль уен күнегүләрен башкара. Әлеге идеямне Фейсбуктагы төркемдә уртаклаштым. "Качакларга яшәү урыны эзләү, яңалыклар карап барудан тыш бераз ял да итергә тырышыйк" дип яздым. Кемнәр тели — шуларны очрашуга чакырдым. Һәм без Брүссел паркларында очраша башладык. Ышанысызмы, кешеләр шушы чакыруымны кабул итеп килә башлады! Без бер-беребез белән таныштык, аралаштык, уйнадык.

— Авыр идеме?

Ышанысызмы, кешеләр шушы чакыруымны кабул итеп килә башлады!

— Башта кешеләргә ачылып китү һәм мондый аралашуны кабул итү авыр булды. Өстәвенә мин бит Русия кешесе, бу да элемтә урнаштыруны читенәйткәндер дип уйлыйм. Минем белән урысча сөйләшүдән баш тартучылар да булды — мин моңа тыныч карадым. Украинча аңлашырга тырыштым, тәрҗемә белән ярдәм итүчеләр дә булды. Кыскасы, мондый очрашулар бер ай дәвам итте — даими рәвештә килә торган кешеләр төркеме оешты. Үзара ышаныч туды, бу кешеләрнең күзләрендә елмаю чаткылары күренә башлады.

— Сез бер ай буена Украинадагы сугыштан качып киткән хатын-кызлар белән Брүссел паркларында шундый театраль терапия сеансларын үткәреп торгансыз булып чыга...

— Әйе. Алар башларыннан узган хәлләрне сөйләде, ә мин исә шуны аңладым: бу хатын-кызлар кичергән вакыйгаларны башкаларга да җиткерергә кирәк.

— Аларны кызганып кую өченме?

Бу хатын-кызларның һәрберсе — сугышның йөзе

— Юк. Аларның нинди көчле булганнарын күрсәтү өчен. Шулай ук, мин Европа тамашачысының украиннарның нинди милләт булуын күрүләрен теләдем. Сугыштан качып киткән хатын-кызларны Бельгия аларның балалары, песиләре, этләре белән бергә сыендырды. Һәр кешенең сугыш шартларында монда килү юлы — үзе бер тарих. Һәрберсе сөйләнергә, күрсәтелергә тиешле. Бу хатын-кызларның һәрберсе — сугышның йөзе. Кыскасы, мин сценарий кебек әйбер төзедем һәм аны Брүссел театрларына тәкъдим итә башладым.

— Кабул иттеләрме?

— "Исәнмесез! Мин — Регина Биккинина. Украин качакларына багышланган проект идеясе бар. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк" дип шалтырата идем. Һәм мине чакыра башладылар, сүзләремне тыңладылар. "Украинаны фәкать шушы сугыш аша гына беләбез, ә бит бу искиткеч үзенчәлекле мәдәният, мәзәкләр сөйләргә, җырларга ярата торган халык. Тамашачы шуны күрергә, аңларга тиеш" дип сөйли идем. Һәм, ышанасызмы, миңа "Әйдә, эшлә" диделәр. Берничә атнада кирәкле акча җыелды, мин язган текст француз теленә тәрҗемә ителде. Уйлап карагыз, безгә Брүсселнең 10 театры акчалата ярдәм итте! Сәхнәне исә Martyrs театры бирде: спектаклебезне өч тапкыр күрсәтә алдык.

— Спектакльдә сез һәм Украинадан качып килгән хатын-кызлар катнашамы?

Тамашачы күз яшьләре аралаш елмаеп утырды

— Әйе, мин һәм 8 украин хатыны. Алар белән профессиональ контракт төзелде, бу аларның Бельгиядә беренче эшләре булды — алар аның өчен акча алды. Украиннар туган телләрендә сөйли, ә мин французчага тәрҗемә итеп торам. Минемчә, бик гади, әмма бик матур спектакль килеп чыкты.

— Ни өчен спектакль "24 февраль. Таң вакыты" дип атала?

— Ул өч өлештән тора. Беренче өлешнең вакыйгалары 2022 елның 23 февралендә бара. Хатын-кызларның һәркайсысы язның җитүен көтә, язга әзерләнә: кемдер иртәгә буласы очрашуны көтә, кемдер яз нинди матур дип сториз ясый, ә кемдер ялга китәргә җыена... Икенче өлеше — чемодан: сугыш башлана, бу кешеләр яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Алар үзләре белән нинди әйберләр алган? Сүз шул хакта бара. Өченче өлештә исә Украинаның географиясе тасвирлана: героинялар узган юллар күрсәтелә. Спектакльдә украин халык җырлары да яңгырый. Минемчә, өметләндерә торган әсәр килеп чыкты. Һәрхәлдә тамашачы күз яшьләре аралаш елмаеп утырды.

— Алга таба бу теманы дәвам итәргә җыенасызмы?

— Әйе. Хәзерге вакытта яңа спектакль әзерлим. Ул "Өй" дип атала. Әлеге әсәрдә сугыштан качып Европага килеп урнашкан украиннарның тормышы тасвирлана. Уйлап карагыз: сез тыныч кына яшисез, һәм сугыш аркасында чит илгә китәргә мәҗбүр буласыз. Анда сезгә ниндидер торак бирелә, сез ул торакта башка чит кешеләр белән яшәргә, уртак бәдрәфне, бер үк аш бүлмәсен кулланырга мәҗбүрсез... Төрле хәлләр, шул исәптән низаглар да килеп чыга бит. Спектакль әнә шул хакта. Ул да украин һәм француз телләрендә уйналачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG