Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: июльдә нинди кинолар карап була


Чит ил фильмнарының күпчелеге Русиягә кертелмәсә дә, кинотеатрлар аларны пиратлык рәвешендә алып, халыкка күрсәтә, акча эшли. Июльдә кинода күрсәтелә торган фильмнарны барладык.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, күп кенә чит ил ширкәтләре, шул исәптән кино дистрибьютерлары да Русиядә эшләмәячәген игълан итте. Һолливудның иң танылган студияләре (Дисней, Sony, Warner Bros, Paramount һәм башкалар) Русиядә үз фильмнарын күрсәтүне тыйды.

Шуңа карамастан, Русия кинотеатрларының күбесе көнбатыш фильмнарын күрсәтүне туктатмый. Алар Казакъстан, Грузиядә әзерләнгән урыс тәрҗемәләрен кулланып, аларны "сеанс алдыннан күрсәтү" дип тәкъдим итә. Янәсе, тамашачылар берәр Русия фильмын карарга килә, ләкин аның алдыннан кинотеатрдан "күчтәнәч" буларак чит ил фильмы күрсәтелә. Бу, әлбәттә, пиратлык күренеше булып тора.

Киноханә шәлкемендә хәзерге вакытта кинотеатрларда барган фильмнар исемлеге тәкъдим ителә. Азатлык пиратлык күренешенә каршы чыга һәм тамашачыларны канунсыз күрсәтелгән фильмнарга бармаска өнди. Әлеге исемлек мәгълүмати максаттан гына әзерләнде.

Микулай

Татар режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбайның керәшен татарлары турындагы фильмы прокатта күрсәтелүен дәвам итә. Кинолар турында мәгълүмат туплаучы "Бюллетень кинопрокатчика" сайтына күрә, ул Русиядә 690 мең сум җыйган, бу күп дип саналмый.

Шулай да фильмны ил буйлап кайбер кинотеатрларда әлегә карап була. Казанда аны "Родина", "Синема 5" һәм "Мир" кебек кинотеатрларда карарга мөмкин. Элегрәк "Әйдә" телеграм-каналы Казанда фильмны күрсәтү тәмамлана дип язган иде.

Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүче Микулай картның тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Авылга чит-ят кеше килеп, үзен Микулайның улы дип таныштыра, шуннан соң авылда тормыш үзгәрә. Фильмда керәшен татарлары мәдәнияте, җырлары, гореф-гадәтләре зур урын алган.

Азатлык бу фильм турында моңарчы язган иде.

  • Кемгә карарга? Керәшеннәр белән кызыксынучылар һәм татар режиссерын хупларга теләүчеләргә.

Үрмәкүч-кеше: үрмәкүч галәмнәре аша
(Spider-Man: Across the Spider-Verse)

Бу мультфильмның премьерасы башта көзгә билгеләнсә дә, ахыр чиктә ул җәйге айларда чыкты. Ул 2018 елда чыккан Үрмәкүч-кеше турында популяр һәм күп реакция тудырган анимацион фильмның дәвамы булып тора. Бу юлы Майлз Моралес исемле яшүсмер үрмәкүчләр галәменә сәяхәт итеп, тагын да күбрәк үрмәкүч-кешеләр вариантлары белән танышачак.

Анимацион фильм ике өлештән тора. Беренчесе быел чыкса, икенче өлеше киләсе елның җәендә күрсәтелер дип көтелә. Ул инде тулысынча диярлек төшерелгән дип хәбәр итә кино белгечләре.

Русиядә ул рәсми прокатка чыкмады. Кайбер кинотеатрлар аны "сеанс алдыннан күрсәтү" дигән сылтау белән канунсыз күрсәтә.

  • Кемгә карарга? Инноватив анимацион фильмнар яратучыларга.

Форсаж 10 (Fast X)

Танылган франшизаның чираттагы (унынчы!) өлеше. Бу киноның үз җанатарлар "армиясе" булуга карамастан, унынчы өлеш финанс ягыннан уңышсыз булып тора, җитәрлек акча җыймый. Тамашачы куйган билгеләр дә югары түгел.

Дөньяда фильм прокаты тәмамланып килсә, Русиядә ул әле бара. Фильм рәсми рәвештә күрсәтелмәсә дә, кайбер кинотеатрлар аны шулай ук канунсыз күрсәтә.

Форсаж фильмнарының тагын дәвамы булачак, ул 2024 елга планлаштырылган. Быелгы киноның уңышсызлыгы бу планга тәэсир итәрме, әлегә билгесез.

  • Кемгә карарга? Машиналар һәм узышу җанатарларына.

Һипнотик (Hypnotic)

Ә бу фильм Көнбатышта төшерелсә дә, Русиядә канунлы рәвештә күрсәтелә. Ул Көнбатыш чикләүләренә кушылмаган кече студияләр тарафыннан төшерелгән. Кинода Бен Аффлек, Алиси Брага, Уильям Фихтнер кебек танылган актерлар да уйный. Фильмны Роберт Родригес төшергән.

Детектив Дэнни Руркның тормыш максаты – югалган кызын табу. Аңлашылмаган вакыйгалар барышында булган җинаятьләрне тикшерү аның өчен зур сынау булып тора, аның принциплары һәм ышануларын сорау астына куя. Экстрасенс Диана Круз ярдәме белән ул куркыныч көрәшкә кушыла, ахыр чиктә кызын эзләп табарга омтыла.

Фильм режиссеры Родригес бу киноның беренчел сценариен 2002 елда ук язган булган. Ул аны үзенең иң яраткан иҗат җимешләренең берсе дип атый.

  • Кемгә карарга? Детектив һәм триллер яратучыларга.

Флэш (The Flash)

DC comics кинокомикслар дөньясы яңарганчы соңгы фильм. Мәгълүм булганча, студиянең төп идеологы урынына килгән Джеймс Кэмерон бу "дөньяны" тулысынча яңадан башлап җибәрмәкче була. Бу яңартулар алдыннан үзгәрешсез чыгачак соңгы фильм дип Флэшны атыйлар.

Төп герой – Барри Аллен, ул полициядә медицина белгече булып эшли. Каза аркасында ул суперкөчкә, тиз хәрәкәт итү һәм йөгерү сәләтенә ия була. Зур тизлек белән хәтта үткәнгә кайта ала. Каһарман үткәнгә кайтып, үз әнисен үлемнән коткарырга тели, ләкин аның бу гамәле вакыт барышын үзгәртә һәм альтернатив галәм барлыкка китерә ала.

Кино экраннарга берничә ел элек үк чыгарга тиеш булган. Ул төрле сәбәпләр белән күп тапкыр кичектерелгән, моңа сәбәп булып пандемия дә, төп геройны уйнаган Эзра Миллер тирәсендә даими шау-шулар тора. Фильмның ахыргы варианты җанатарларда югары бәя алмады.

Кемгә карарга? Кинокомикслар җанатарларына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG