Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрлар бу сезонда нәрсә "төятерләр"? Быелгы репертуарга күзәтү


"Ситса туй" спектакленнән күренеш
"Ситса туй" спектакленнән күренеш

Театрларда — сезон ачылу вакыты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында беренче премьералар узды. Тинчурин театры да 90нчы юбилей сезонын ачарга әзерләнә. Яңа сезонга театрлар нинди премьера белән аяк баса соң? Татар театрында бүген нинди темалар актуаль? Кайсы жанрга өстенлек бирелә? Соңгы сезонда нинди спектакльләр төшеп калды? Азатлык театрларның репертуарына күзәтү әзерләде.

ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ КӨЛДЕРЕП ТӘРБИЯЛӘМӘКЧЕ

Камал театрында 118нче сезонның беренче премьерасы — “Ситса туй” спектакле — 25-28 августта уйналды. Афишада жанры "моңсу комедия" дип күрсәтелгән. Мюзикл форматындагы әлеге спектакльнең асылына тәрбияви максат салынган. Анда илнең кануннары да, статистик күрсәткечләр дә ачыклап сөйләнә. Аерылышу турында уйламаган, табак-савыт шалтыратмый гына яшәгән гаилә юк, әмма аны сакларга кирәк, дигән үгет-нәсыйхәт җиткерелә.

Драма буласы әсәрләр дә, максатчан рәвештә, комедиягә әйләндерелә

Гомумән, Камал театры афишасыннан анда комедия жанрына өстенлек бирелүе аңлашыла. Комедиянең дә төрледән-төрлесе: усал комедия, музыкаль комедия, эстрада-джаз комедия, моңсу комедия... Мисал өчен, сентябрьдә зур сәхнәдә куела торган 16 спектакльнең 11е — шулардан. Октябрь дәвамында зур сәхнәдә булачак 21 спектакльнең дә 13е — комедияләр.

Ни өчен шулай дигәнгә, матбугат очрашуларының берсендә, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: “Тамашачы бер карап ала да, җитди әсәрләргә йөрми башлый”, дип җавап биргән иде. Ә комедияләргә ул кат-кат килә, “сарафан радиосы” башкаларга да киңәш итә. Шунлыктан драма буласы әсәрләр дә, максатчан рәвештә, комедиягә әйләндерелә.

Быелның 21 апрелендә премьерасы булган “Көзге кайтаваз” спектакле — шуңа ачык мисал. Пьесаның авторы Рөстәм Галиуллин драмасын шактый тунаган, диалогларын юморга, сатирага әйләндереп, яңадан язып чыккан. Язучылар даирәсендә бу ачыктан-ачык сөйләшенде һәм һәркемгә мәгълүм “сер” булды.

Татар дәүләт академия театры, үзен “ашатучы” тамашачы кубызына биеп, комедияләргә өстенлек бирсә дә, үз йөзен сакларга тырыша. Беренчедән, жанрлары бер булса да, спектакльләрнең темалары төрле булуы куандыра. Икенчедән, режиссер комедиянең күңел ачу функциясенә тәрбияви бурычны да йөкли, көлдереп булса да, халыкны тәрбияләмәкче була. Бу күптән түгел генә ясалган ачыш булса кирәк — соңгы премьераларда аеруча күзгә ташлана.

Урысча мультфильмнар, урыс сыйныфларында уку, урыс бакчаларына йөрү белән акланулар да бүгенге чынбарлык булып алдыбызга килеп баса

Шул ук “Көзге кайтаваз” спектаклендә, юморга төреп булса да, гаджеттан аерыла алмаган бала, аны артык кайгыртучы ата-ана, оныкларына татар теле өйрәтә алмаган татар теле галимнәрен күрәбез. Урысча мультфильмнар, урыс сыйныфларында уку, урыс бакчаларына йөрү белән акланулар да бүгенге чынбарлык булып алдыбызга килеп баса. Ата-бала мөнәсәбәтләре аша татар телен, гореф-гадәтләрне саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту темасы күтәрелә.

Моңсу комедия дип аталган “Сәфәр” спектаклендә дә, юморга үреп, татар-башкорт мәсьәләсе кискен куела. Бер үк гаиләдә туган абый-эненең берсе үзен башкорт дип исәпли, икенчесе татар дип саный. Бу низаг елларга сузыла, гомеренең соңгы көннәрендә генә алар очрашып аңлаша ала.

"Өйләнәм.tat" комедиясе татар журналистларына, татар матбугатына бер мәдхия кебек эшләнгән. Абунәчеләре бетеп баручы, ябылу алдында калган татар газетының хәле, аның журналистларының бәргәләнүе, әле дә алардан ярдәм өмет итеп килүче авыл кешеләре — барысы да бүгенге чынбарлык. Өйләнә алмый йөрүче, татар кызы эзләүче милли җанлы татар журналисты образы да игътибарга лаек. Иң кызыгы, җыелма образлар буларак бирелсә дә, сәхнәдәге геройларның прототипларын да танырга мөмкин.

Репертуардагы "Гөргөри кияүләре", "Мәхәббәт FM", "Җанкисәккәем", "Бию пәрие" кебек комедияләр берничә сезон яки күп еллар рәттән актуаль булып кала.

Ә менә театрга килеп, өч сәгать ярымнан артык утырырга әзер һәм тирәнтен анализларга яратучы әзерлекле тамашачыга яңа һәм җитдирәк тамашалар да бар.

Театрга килеп, өч сәгать ярымнан артык утырырга әзер һәм тирәнтен анализларга яратучы әзерлекле тамашачыга яңа һәм җитдирәк тамашалар да бар

2022 елның 23 декабрендә премьерасы булган “Рәшә” спектакле татарның кимчелекләрен йөзгә бәреп күрсәтә, совет системының ялганга корылуын фаш итә, матди байлык белән рухи байлык һәм халыкка хезмәт итүне каршы куя... Моңарчы Әмирхан Еники әсәрләренең Камал театры сәхнәсендә куелганы булмаган. Айдар Җәббаров әлеге язучының ике әсәрен — “Рәшә” белән “Бер генә сәгатькә” әсәрләрен берләштереп, тирән мәгънәле, күпкырлы спектакль әзерләп чыккан.

2022 елның 4 ноябрендә премьерасы булган “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле дә 4 сәгать дәвам итә. Анда иске татар авылының көнкүреше, 1880нче елгы ачлык, крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә чыгып китүе сурәтләнә.

Гаяз Исхакый әсәре буенча әзерләнгән “Тормышмы бу?” спектакле дә 3 сәгать бара һәм бер шәкерт холкы, аның язмышы аша тамашачы бар татар халкының язмышын күрә.

Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы 2017 елда ук булса да, ул быел да репертуарда бар.

Камал театрындагы киләсе премьера — 4, 5, 7 ноябрьдә — Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Игезәк” дип аталган спектакль булачак дип көтелә. Язучы үзе бу әсәрен “Хан һәм шагыйрь” дип атаган булган. Ул тарихка нигезләнгән булачак һәм төп сызыгы бүген дә актуаль, дип вәгъдә итәләр. Өстәвенә, Ркаил Зәйдулланың шушы ук әсәрен бу сезонда Әлмәт театры да премьерага әзерли икән. Аларның тамашасы март-апрельдә чыгачак дип планлаштырыла.

Бу сезонда Камал театрында Татарстан республикасының халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиевның юбилейлары да көтелә.

Театр Ижау һәм Пермьгә “Тормышмы бу?”, “Көзге кайтаваз” спектакльләре белән гастрольләргә чыгачак. Истанбулга барып, хатын-кызлар драматургиясенә багышланган фестивальдә дә катнашырга ниятлиләр.

Быелгы репертуардан “Дон Жуан” спектакле төшеп кала. Биш сезон уйналганнан соң, Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Килә ява, килә ява” спектакле дә 2022 елның октябрендә соңгы кат уйналды.

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ӘЛЕ ДӘ КЫЙБЛАСЫН ЭЗЛИ

Тинчурин театрында ел да зур чара: узган ел театр К.Тинчуринның 135-еллыгын билгеләп үткән иде, быел театрның үз юбилее — 90нчы сезоны ачыла. 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның туган көне билгеләп үтелә — сезон ачылышы да шул көнне булачак. Бу уңайдан театр, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар оештырачак. Көннең беренче яртысында К.Тинчурин каберенә барып дога кылырга, чәчәкләр салырга ниятләнә. Көн үзәгендә Тинчурин паркында аның иҗатына багышланган чара булачак. Кичен театрда “Идегәй” спектакле күрсәтеләчәк. Исегездә булса, “Идегәй”нең премьерасы 2023 елның гыйнварында булып, шактый тавыш чыгарган иде.

Октябрьдә Тинчурин театрында гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” дигән беренче республика фестиваль-бәйгесе узачак. 9 ноябрьдә театрның юбилей тантанасы булыр дип көтелә.

Тинчурин театры репертуарына күзәтү ясаганда, узган сезонны читләп узып булмый. 2023 елда гына бу театрда “Аферист”, “Ашина”, “Идегәй”, “Тылсымлы арена”, “Яратам! Бетте, китте!”, “Җилкәнсезләр” спектакльләре премьералары булды. Һәркайсы үзгә жанрда. Яңа сезон репертуарында да әлегә күпчелек шул спектакльләр урын алган.

Комедияләр Тинчурин театры афишасында да күп.

Актаныштан укытучы Ләйсән Әминова пьесасы буенча куелган “Яратам! Бетте, китте!” спектаклендә җыр-бию, юмор аша бетеп баручы авыллар, мәҗбүри тагылган гореф-гадәт, йола-күренешләр, сандыкларда гына калган милләт тарихы мәсьәләсе күтәрелә. Вакыйгалар ике генә йорты калган авылда бара. Авылда яшәп ятучы өч картның тыныч тормышына яшь егет белән кыз — Роман белән Гөлия килеп керә. Яшь хатынны ире куа килә икән. Бабай яшьләрне качырып ярдәмләшә, аларны куып килгән ирне дә акылга утырта. Азакта барысы да парлашып, бәхетле баш ияләр.

Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” (2018) дигән комедия-скетч Камалдагы быелгы премьера — “Ситса туй”ны хәтерләтә. Спектакль шулай ук берничә бүлеккә бүленгән һәм көлке вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау һәр гаилә әгъзасының бурычы булуын искәртә.

“Аферист” сатирик комедиясе Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” пьесасы нигезендә язылган. Ришвәтчелек, казнаны талау, туганлык белән өләшенгән дәрәҗәле вазифалар, түрәләргә ялагайлану темасы күтәрелә.

Алардан башка репертуарда “Хыялый” (2019 ел) лирик комедиясе, “Полиционер” (2020 ел) һәм “Назлы кияү” (2014) җырлы-биюле комедияләре, “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясе, “Кияү урлау” (2021) комедиясе дә бар.

Камал театрында драмалар комедиягә әверелсә, Тинчурин театрында — “Җилкәнсезләр” мисалында — киресен күрәбез. Комедия жанрында язылган пьеса бүген драматик характер ала, милли үзенчәлек һәм татар милләтенең үсеш юлын сайлау проблемнарына кагыла. Әлеге интерактив спектакльдә тамашачылар сәхнәдә утыра, шунлыктан билетлар саны да чикле сатыла.

Бар дөнья акылдан шашкан кебек тоелганда — нишләргә?

Риваять жанрында дип бирелгән, “Дәшмә һәм күземнән югал” дип аталган спектакльнең премьерасы 2022 елның 25 июнендә булды. Аның мәгънәсеннән ирексездән бүгенге вакыйгаларга параллель куясың. Тирә-якта барысы да синең барлыгыңны инкарь итсә — нишләргә? Полициядә синең үлем турындагы белешмәң дә бар, ата-анаң, туганнарың сине үлгән дип саный. Әмма син үзеңнең хаклыгыңны, үзеңнең исәнлегеңне белеп торасың. Бар дөнья акылдан шашкан кебек тоелганда — нишләргә? Бу очракта спектакль боларның барысына да каршы торырга, йөгерергә, эзләргә, тормышка ышанырга, йөрәгеңне тибәргә мәҗбүр итәргә киңәш итә.

Риваять дип билгеләнгән “Infanta” балеты да бар Тинчурин репертуарында.

Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Ашина” спектакле "мистик драма" дип билгеләнгән. Вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Геройлар — монолог форматында — бер-бер артлы үз тарихларын бәян итә. Монда Сталин лагерьлары, донослар темасы да, кешеләр сәясәтнең корбаны гына булуы, төрки риваятьтәге баланы үзе имезеп коткарган ак бүре Ашина да — барысы да бәйләнеп буталып беткән.

“Күрәсем килгән иде” мелодрамасы тапкан — анамы, әллә баккан — анамы дигән сорауны күтәрә. Ир белән хатын, балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан бала ала. Үсеп җиткәч, очраклы рәвештә, ул үзенең балалар йортыннан алынуын белеп ала һәм әти-әнисен эзли башлый.

Автор кешелек сыйфатлары өстеннән кыргый хисләрнең өстенлек алуын фаҗигаләрнең башы дип күрсәтә

Фәлсәфи, гыйбрәтле спектакльгә Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә”сен кертергә мөмкин. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен яраталар, әмма байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да, алар очрашып йөрүдән туктамыйлар. Төп геройларның күңелендәге кешелек хисләре, намус, вөҗдан сыйфатлары белән хайвани инстинктлар, дәрт, шәһвәт көрәшә. Автор кешелек сыйфатлары өстеннән кыргый хисләрнең өстенлек алуын фаҗигаләрнең башы дип күрсәтә.

Репертуардан төшеп калган спектакльләргә килгәндә, быелның апрелендә, Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов ике елда ун яңа спектакль премьерасы булуын, әмма бернинди спектакль дә төшеп калмавын әйткән иде. Бу сезонда алар репертуарны бушатачак, әмма кайсыларын репертуардан сызачакларын әлегә игълан итмәделәр. Өч ел элек, Тинчурин театры репертуардан төшеп калган иске спектакльләрне YouTube тагы рәсми каналына чыгарган иде. Кызганыч, шуннан бирле башка спектакльләр куелмаган.

Г.КАРИЕВ ТЕАТРЫНА ЧИКЛӘР ЮК

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 36нчы сезонын 2 сентябрьдә премьера белән ачты. Александр Гринның “Ал җилкәннәр” бәян-феериясе нигезендә язылган романтик спектаклен куйдылар. Казан театр көллиятенең икенче курс студентларын — 20гә якын шәкертне — сәхнәдә күрү премьераны җанландырды. Биредәге костюмнарның төрлелеге, күплеге "Дисней" мультфильмнарына аваздаш иде. Тамаша залының — диңгез, урындыкларның — дулкын, сәхнәнең тамаша залына әйләнүе дә әкияти булды. Спектакльнең азагына таба тамашачылар өстендә ачылган җилкәннәрне күргәч кенә, үзебезнең корабта булуыбыз аңлашылды.

Кариев театрының репертуары — жанрлар ягыннан да, тамашачының яшь чикләвенә караганда да — киңрәк диапазонлы. Монда балалар да, яшүсмерләр дә, олылар да үзенә кызык жанрдагы спектакль табачак.

“Тантана” премиясендә "Иң яхшы балалар спектакльләре" дип танылган “Мио, минем Мио!” (2021), “Камыр батыр” (2022) әкиятләре дә быелгы репертуарда бар. Яшь чикләве 3+ дип тамгаланган “Бәхетле көнем” спектакле дә — сабыйлар өчен.

Яшүсмерләргә наркотиктан профилактика уздыру өчен “12 адым” спектаклен карарга мөмкин.

Гаилә белән карарлык спектакльләрдән Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Кәҗүл читек”не, Гадел Кутуй һәм Рөстәм Кутуй әсәре буенча куелган “Рөстәм маҗаралары”н атарга була.

Болгарда ислам дине кабул итүнең 1100-еллыгына багышлап эшләнгән, дәүләттән махсус шушы спектакль өчен 2 миллион 94 мең 600 сумлык грант алып әзерләнгән, узган елның июнендә куелган премьера — “Йосыф” (Ренат Әюпов) спектакле — дини аудиториягә генә түгел, һәркемгә кызык булырга мөмкин. Аны әзерләүдә режиссерның фәнни киңәшчесе буларак Равил Гайнетдин дә катнашкан.

Гадел Кутуй әсәре буенча язылган “Тапшырыл...ган хатлар” мелодрамасын Илгиз Зәйниев үзгәрткән эчтәлектә карарга була. Мәсәлән, ул анда Искәндәрне чын түгел, ә уйдырма итеп күрсәтә. Чын булса да, ул хыянәтче түгел, ә Галиянең корбаны гына булырга мөмкин. Хатлар да ахыр чиктә иясенә барып җитә.

Кариев театрында комедияләр югарыда искә алынган театрларның яртысы кадәр дә юк. Репертуарда “Супер-кияү”, “Җырлап яшик!”, “Шәй-бу! Шай-бу!”, “Мәхәббәт күгәрченнәре”, “Матур City” комедияләре күренде.

Кариев театры репертуарында “Ләйлә вә Мәҗнүн” драмасы, “Яратып туялмадым” мелодрамасы, һоррор жанрындагы “Гөлчәчәк” спектакле, “Микулай” монодрамасы да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG