Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен активистлары "Микулай" фильмын прокаттан алуны таләп итә


"Микулай" фильмыннан кадр
"Микулай" фильмыннан кадр

"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.

Керәшен татарлары иҗтимагый оешмалары активистлары Казан режиссёры һәм продюсеры Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмына бирелгән прокат таныклыгын гамәлдән чыгаруны таләп итә. Алар бу уңайдан Татарстан иҗтимагый пулатына һәм республиканың башка хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итмәкче була.

Керәшен татарларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы активисты Людмила Григорьева видео-мөрәҗәгатьтә үзләренең таләпләрен санап үтә. Аның әйтүенчә, бу " керәшеннәргә ихтирамсызлык сеңдергән провокацион фильм, халыкның йолалары, традицияләре әхлаксыз кешеләрнең оргиясе кебек күрсәтелгән".

"Фильмдагы баш каһарман аша дин тотучыларның хисләре мыскыл ителә, православиедән көлү бара. Фильмда керәшен авылында яшәүчеләр мисалында, расасына һәм милләтенә карамастан кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра" диелә видеода.

Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең "Туганайлар" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова "Бизнес Online"га раславынча, чынлап та активистлар тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, "Микулай"ны тыярга җыена.

"Без җәнҗал булачак, "Зөләйха күзләрен ача" сериалы белән бәйле низагтан да көчлерәк булачак, бу Татарстанга каршы фильм дип алдан ук әйткән идек бит, безне тыңламадылар. Ничек инде этнофильм дигән булып, кан катнаштыру, бозыклык турында кино төшереп була? Авылдагы бердәнбер ир бөтен хатын-кызларны орлыкландыра, үзләре эчкечеләр, әхлаксызлар. Халыкның традицияләре, мәдәнияте турында ничек шундый фильм төшереп була?", дигән ул.

  • "Микулай" кинофильмы быел 22 июньдә киң прокатка чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.
  • Микулай"ны кинофильм буларак тормышка тудыру өчен 4 еллык хезмәт кирәк булды. Аның кино буларак барлыкка килүенә кешеләрнең дә өлеше зур булды. Бу краудфандинг нигезендә акча тупланган беренче Татарстан фильмы булды. Кино төшерүче такым 784 мең сум акча җыя алды. Халык җыйган акча гына җитмәде. "Микулай"ның бюджеты 20 млн сумны тәшкил итте. Монда Татарстан мәдәният министрылыгының грант акчасы да, "Татнефть" ширкәтенең ярдәм акчасы да кергән.
  • Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр булды.
  • 13 июль Алабуга шәһәрендә "Иллюзион" кинотеатрында "Микулай" фильмы күрсәтелде һәм режиссер Илшат Рәхимбай белән дә очрашу оештырылды. Киноның азагында тамашачылар арасында "Хурлык!", режиссерга "Керәшеннәрне шулай ямьсез итеп күрсәтергә кем хокук бирде!?" дип кычкырулар да, үпкәләүләр, белдерүләр дә яңгырады.
  • "Микулай" — язучы, драматург Мансур Гыйләҗевның әсәре. Ул спектакль буларак Казанның Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театрында да, Әлмәт татар дәүләт драма театры да сәхнәгә чыгарылды. Әлмәттә дә, Казанда да "Микулай" спектакленнән соң шау-шулар купмады.
  • Быел сентябрьдә Роскомнадзор "Русия халыклары берлеге принцибын" боза дип, "Айта" якут фильмын томалаган иде. Соңрак фильмның прокат таныклыгын да кире алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG