Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Русия халыклары берлеге принцибын" боза дип, "Айта" якут фильмын томалаган


Степан Бурнашев "Бигиги кыхыммыт" ("Безнең кыш") фильмы кадрларын карый. Архив фотосы
Степан Бурнашев "Бигиги кыхыммыт" ("Безнең кыш") фильмы кадрларын карый. Архив фотосы

Режиссер Степан Бурнашев Роскомнадзорның бу фильмда кайсы җирдә "җимергеч мәгълүмат" күрүен әйтә алмый, фильмның бурычы "нәкъ киресе – кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү", ди ул.

Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан якут режиссеры Степан Бурнашевның "Айта" фильмын сөрткәннәр. Бу хакта ике зур сервисның топ-менеджерларына сылтама белән "Ведомости" җиткерә.

Мәгълүматны Роскомнадзорда да раслаганнар, моны фильмда "Русия халыкларының бердәмлек принцибына каршы килүче җимергеч мәгълүмат" табылды дип аңлатканнар.

Роскомнадзорда әйтүләренчә, фильмда "затларның милли яктан тигезсезлеге күрсәтелә: бер милләт каһарманының уңай яклары башка милләт каһарманының тискәре якларына каршы куелган".

2022 елның февралендә Русия мәдәният министрлыгы "Айта" фильмын сатуга чыгарырга таныклык бирде, аны 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга кинотеатрларда һәм башка техник чаралар ярдәмендә күрсәтергә рөхсәт ителде. Министрлык реестрында прокат таныклыгын гамәлдән чыгару турында мәгълүмат юк.

Фильмда сүз өлкән сыйныфта укучы Айта исемле кыз турында бара. Ул үзенә кул салмакчы булган һәм хәзер хастаханәдә үлеп ята. Аның киеме кесәсендә "Афоня, мин сине күралмыйм!" дигән язу табыла. Шуннан соң бистәдә яшәүчеләр Афонядан үч алырга карар бирә. Афоня – полиция хезмәткәре, ул урыс. Бер көн алдан гына кызны өенә кайтарып куйган була. Әмма соңрак бу язуның полиция хезмәткәренә атап язылмавы ачыклана.

Режиссер Степан Бурнашев Роскомнадзорның бу фильмда кайсы җирдә "җимергеч мәгълүмат" күрүен әйтә алмый, фильмның бурычы "нәкъ киресе – кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү", ди ул.

"Кешеләрне "үзеңнекеләргә" һәм "читләргә" бүлеп карауның фаҗигага китерә алуы турында ул. Теләсә нинди хәлдә кешене башка мәдәният вәкиле булган өчен генә дәлилләрсез гаепләмәскә, ә дөреслекнең төбенә төшү өчен үзеңдә диалог алып барырлык көч табарга кирәк. Бу фильм белән халыкларның бүлгәләнүе нәрсәгә китерергә мөмкин булуын күрсәтергә теләгән идем", ди режиссер.

  • "Айта" – иң күп акча эшләгән якут фильмы. Ул Русиядә прокатка 2023 елның мартында чыкты, 26,4 миллион сум эшләде. Май аеннан "Кинопоиск", Okko, Wink, Premier сервислары аша карап булды. "Ведомости" язуынча, бу видеосервисларда хәзер фильм күрсәтми.
  • Быел Русия кинотеатрларында күрсәтелгән "Микулай" фильмы керәшен татарларында ризасызлык уяткан иде. Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбай төшергән әлеге фильм керәшен татарларын начар яктан күрәсәтә диючеләр булды.
  • "Россия" каналында чыккан "Зөләйха" сериалы өчен, аңа кадәр язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы өчен татарларның бер өлеше ризасызлык белдерде. Әдәби әсәр дә, кино да зур шау-шу, полемика тудырды. Ләкин бу фильмнарны күрсәтү тыелмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG