Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларын Русия һава ширкәтләренә киләсе елдан ук тапшыра башлаячаклар


Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның  "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксына.

Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы 2024 елда Русия һава ширкәтләренә Ту-214 юлчы очкычлары җитештереп тапшыра башламакчы. Бу хакта "Интерфакс"ка завод вәкиле әйткән.

Аның сүзләренчә, Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксына. Шулай да ул кемнәр белән бу уңайдан ныклы контрактлар төзелүен әйтмәгән.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәге хәбәр ителде. 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш, дип искәртте Русия премьер-министры Михаил Мишустин.

"Бу модельнең төп өстенлеге — ул тулысынча русия детальләре белән, шул исәптән ПС-90А русия моторы белән ясалачак", диде ул.

  • Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе баш мөдире Юрий Слюсарь Казанның Ту-214 очкычларына кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Ту-214нең яңа нәселен – кыскартылганрак төрен һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясау мәсьәләсе карала.
  • Элегрәк Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте Ту-214 очкычлары өчен экипаж әзерли башлавы хәбәр ителде. Казан заводында җыелган очкычларны беренче булып Red Wings ширкәте алачак.
  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
  • Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG