Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда елына 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзерге вакытта Ту-214 очкычлары илнең беренче затларын ташу өчен кулланыла.

Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара.

Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде, дип яза "Интерфакс".

"Бүген без этаплап, кимендә 10 Ту-214 очкычы җитештерүгә ничек чыгасыбыз турында фикер алышачакбыз", дигән Борисов.

Ту-214 очкычлары нигездә Русия компонентларыннан тора, җитештерү вакытында кулланылучы чит ил өлешләре аз күләмдә кулланыла, әмма аларны якын елда Русиянекенә алыштырырга өметләнәләр.

"Заводка килүнең максаты – Русиядә җитештерелүче Ту-214 очкычын җитештерүне ничек тизрәк арттырырга мөмкин булуын карау, бүгенге көндә ул "Махсус очыш отряды" өчен вак партияләрдә җитештерелә. Без аны үзебезнең төп ширкәтләребез – "Аэрофлот", Red Wings һәм башкаларга юлчы ташу өчен ничек бирергә дигән сорау куябыз", дигән Борисов.

TatCenter язуынча, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов елына юлчы ташый торган 10 Ту-214 очкычын чыгаруны кулдан килердәй эш дип атаган.

"Безнең эш – кадрлар, белгечләр, инженерлар һәм эшчеләрне әзерләү. Без бу бурычны башкарып чыгачакбыз", дип искәрткән Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын ташу өчен куллана.

Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиягә каршы санкцияләр кертелде. Русиядән көнбатышның алдынгы ширкәтләре китә һәм үз продукциясен кертүдән, шул исәптән юлчылар ташучы очкычлар белән һәм аларга алмаш өлешләр белән тәэмин итүдән баш тарта.

Чикләүләр Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя. Моннан тыш, Русиянең һава ширкәтләрендә лизингта булган очкычларның хуҗа-ширкәтләре, аларны куллануга лицензияләрне гамәлдән чыгарып, бу очкычларны кире кайтаруны таләп итә. Мондый очкычларны чит илдә тоткарлауларының берничә очрагы билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG