Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөситләр лидерларыннан берсе Русия белән Кытай көймәләренә һөҗүм итмәячәкбез дип вәгъдә итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның әйтүенчә "Әнсәр Аллаһ" Кызыл диңгездә Израил һәм Көнбатыш көймәләренә һөҗүмен бары тик Газзә сызыгындагы сугыш тәмамланганнан соң гына туктатачак.

Йәмәннең "Әнсәр Аллаһ" хөсит хәрәкәте сәяси бюросы әгъзасы Мөхәммәд әл-Буһейти Русиянең "Известия" басмасына биргән әңгәмәсендә без Русия белән Кытай көймәләренә һөҗүм итмәячәкбез дип белдергән.

Аның әйтүенчә "Әнсәр Аллаһ" Кызыл диңгездә Израил һәм Көнбатыш көймәләренә һөҗүмен бары тик Газзә сызыгындагы сугыш тәмамланганнан соң гына туктатачак.

"Калган илләргә, шул исәптән Русия белән Кытайга килгәндә, аларның көймәләре йөрешенә төбәктә берни янамый. Алай гына да түгел, без аларның көймәләренең Кызыл диңгез аша имин узуын тәэмин итәргә әзер, чөнки ирекле көймәләр йөреше безнең ил өчен мөһим роль уйный" дигән Мөхәммәд әл-Буһейти.

Шулай ук ул хөситләр көймәләргә һөҗүмнәрдән соң вакыйгалар нинди борылыш алырга мөмкин булачагын төрле яклап фаразлавын әйткән, алар хәтта АКШ белән Британия бәреп керергә мөмкин дип тә саный.

  • Йәмән хөситләре көздән бирле Кызыл диңгездә корабларга һөҗүм итә. Алар шул рәвешле АКШ һәм Европада террорчы төркем дип табылган ХӘМӘСне хуплавын күрсәтә.
  • Бер атна элек АКШ һәм Британия Иран ярдәме белән Кызыл диңгездәге сәүдә көймәләренә һөҗүм ясаучы Йәмән хөситләренең хәрби позицияләренә һөҗүм иткән иде. Һөҗүмнәр очкычлар, кораблар һәм су асты көймәләреннән ясалды.
  • Газзә сызыгында Израил оештырган һөҗүмнәр аркасында 23 меңнән артык кеше һәлак булган. Аларның 10 меңе — балалар, ди Британиянең "Save the Children" оешмасы. Көн саен 10нан артык фәләстин баласы һөҗүмнәр аркасында кулсыз яки аяксыз кала.
  • Көньяк Африка Израил фәләстин халкын геноцидка дучар иткән дип аны Халыкара мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә үз карарын берничә атнадан чыгарырга тиеш.
  • Израил үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага: без АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы булып танылган ХӘМӘСне туктатырга тырышабыз, ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG