Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Көньяк Африканың Израилгә каршы Һаага мәхкәмәсенә тапшырган дәгъвасы сивил фәләстин халкын якларга тиеш


Газзә сызыгында җимереклекләр
Газзә сызыгында җимереклекләр

Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый, Израилне геноцидта гаепли, фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакыра, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өнди. Мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнварда үтәчәк. 

Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил халкын якларга, баскынлыктагы Газзәдә һуманитар фаҗигага нокта куярга булышып, халыккара гадел хөкемгә өмет чаткысы бирер иде, диелә белдерүдә. Көньяк Африка дәгъвасында "Израил дәүләте БМОның "Геноцид җинаятьләрен кисәтү һәм алар өчен җәза бирү конвенциясе"ндәге бурычларны боза", дип искәртелә. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы шушы белдерүен кичә 10 гыйнварда бәян итте.

Көньяк Африка Республикасы тапшырган дәгъвада әйтелгәнчә, 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС һөҗүм иткәннән соң, Израилнең Газзә сызыгында фәләстиннәргә кылган гамәлләрендә геноцид билгеләре бар.

Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзә сызыгындагы фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый, Израилне фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакыра, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өнди. Һаагадагы Халыкара мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар бүген 11 гыйнварда һәм иртәгә, 12 гыйнварда үтәчәк.

Amnesty International оешмасы үзе әлегә Газзә сызыгындагы хәлләр геноцидка тиң дигән нәтиҗәгә килмәгән. Әмма оешма үлемнәр һәм җимерүләр шаккаткыч масштабларда булуын исәпкә алып, сагаерлык билгеләр булуын әйтә. Израил алып бара торган хәрби операциядә нибары өч ай эчендә 23 меңнән артык фәләстин үтерелгән, 10 меңе җимереклекләр астында хәбәрсез югалган һәм шулай ук үлгән дип фаразлана. Шулай ук Израилнең Газзә сызыгын канунсыз блокадага алуы һәм сивил халыкның су, азык-төлек, медицина ярдәме, ягулыктан мәхрүм калуы, моның кешеләргә аңлатып булмастай газаплар китерүе һәм Газзә сызыгындагы кешеләрнең гомерен куркыныч астына куюы искәртелә.

"Кеше газапларының ахыры күренми. Газзә сызыгының дөньядагы ачык һава астындагы иң зур төрмәдән алагаем зур зиратка әйләнергә мөмкин булу куркынычы күз алдыбызда чынга ашты", дип белдерде Amnesty International баш сәркатибе Аньес Калламар.

Аның әйтүенчә, Газзәнең төньягының күпчелек өлеше җимерелгән, хәзерге вакытта Газзә халкының 85 проценты яшәү урыныннан күчерелгән зат булып тора.

"Фәләстиннәрнең һәм кеше хокуклары белгечләренең күпчелеге моны Израилнең Газзәне "яшәү өчен яраксыз" урынга әйләндерү стратегиясенең бер өлеше буларак күрә. Моның белән беррәттән Израилнең кайбер түрәләре фәләстиннәрне Газзә сызыгыннан канунсыз депортацияләү яки мәҗбүри күчерү яклы шомлы белдерүләр ясады", диде Калламар.

Халыкара мәхкәмә геноцид җинаятьләре һәм башка җинаятьләр булганмы икәне турында ахыргы карар чыгарганчы, вакытлы чаралар кертү турында ашыгыч күрсәтмә бирергә кирәк дип саный ул.

  • Газзәдәге фаҗига ХӘМӘС радикаль төркеменең узган ел октябрьдә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды.
  • Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды.
  • Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG