Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Британия Йәмән хөситләренең объектларына яңа һөҗүмнәрен ясады


Британиянең Тайфун хәрби очкычы
Британиянең Тайфун хәрби очкычы

Йәмән медиалары мәгълүматынча,  Йәмән башкаласа Сәнга шәһәренә һәм илнең башка урыннарына һөҗүмнәр булган.

АКШ һәм Британия Йәмән хөситләре объектларына яңа уртак һөҗүмнәрен ясады.

АКШ үзәк хәрби җитәкчелеге ракет комплекслары, ракет очыртып җибәрү корылмалары, һава һөҗүменә каршы системнар, радарлар һәм җир астындагы корал келәтләренә һөҗүмнәр ясалуын җиткерде.

Йәмән медиалары мәгълүматынча, Йәмән башкаласы Сәнга шәһәренә һәм илнең башка урыннарына һөҗүмнәр булган.

Al-Masirah телеканалы мәгълүматынча, шул исәптән башкаладан төньякта урнашкан, хөситләр контролендәге Әл-Дайлами хәрби ныгытмасы да төп һәдәфләрнең берсе булган.

Хөситләр ике ай буе туктаусыз Кызыл диңгездәге көймәләргә һавадан һөҗүм итә. Моңа җавап буларак, бу - АКШның Йәмәндәге һәдәфләргә сигезенче һөҗүме һәм шул ук вакытта Британия белән АКШның икенче уртак операциясе.

  • Иран ярдәме белән хөситләр үзләре Израил белән бәйле дип саный торган көймәләргә һөҗүм ясый. Хөситләр Израилдән Газзә сызыгындагы хәрби операцияне туктатуны таләп итә, шуннан соң көймәләргә дә тими башлаячакларын белдерә.
  • Шул ук вакытта хөситләр лидерларыннан берсе Русия белән Кытай көймәләренә һөҗүм итмәячәкбез дип вәгъдә итте.
  • ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, узган ел 7 октябрьдә кораллы каршылыклар башланганнан бирле Газзә сызыгында барлыгы 25 105 кеше үлгән, 62 681 кеше яраланган. Бу 21 гыйнварга булган саннар.
  • Көньяк Африка Израил фәләстин халкын геноцидка дучар иткән дип аны Халыкара мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә үз карарын берничә атнадан чыгарырга тиеш.
  • Израил үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага: без АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы булып танылган ХӘМӘСне туктатырга тырышабыз, ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG