Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларга яшьтәшләре белән татар телендә сөйләшә, уйный торган урын булдыру бик мөһим"


"Дәртле читек" балалар клубында ясалган тәбрикнамә
"Дәртле читек" балалар клубында ясалган тәбрикнамә

Узган айда Берлинда "Дәртле читек" балалар клубы эшли башлады. Клуб инде берничә очрашу уздырды, балалар клубы булудан бигрәк, ул гаилә клубы форматында эшли. Клуб очрашуына башка шәһәрләрдән дә киләләр. Азатлык клуб эшчәнлеге белән танышты.

Берлинда яшәүче татарлар санын төгәл әйтеп булмый, активистлар әйтүенчә, милли җәмгыять тормышында катнашучылар саны якынча 100-200 кеше. Элекке елларда Берлинда ел саен сабантуйлар үткәрелә иде, хәзер сабантуй башка шәһәрләргә күчте. Сабантуйдан башка да ике-өч ай саен татар яшьләре гаиләләре белән ресторан-кафеларда очрашып тора, бергә кино карау кичләре оештыра – соңгы тапкыр татарлар узган атнада "Ядәч? Истә!" фильмын карарга җыелды. Яңа клуб барлыкка килгәч, балалар укыган арада әти-әниләргә бергәләп чәй эчәргә, үзара аралашырга яңа сәбәп туды.

Оештыручылар әйтүенчә, яңа эштә иң авыры исем сайлау була. "Дәртле читек" исеме тиз генә барлыкка килмәгән – күп уйлашкач, бәхәсләшкәч, төрле мөмкинлекләрне уйлагач туган исем бу. "Мирас", "Тел ачкычы" кебек вариантлар да була, тик балаларча, кызык, дәртле исем эзләнелә. Башта "Дәртле түбәтәй" дип кушарга телиләр, ләкин түбәтәй ул ирләр баш киеме, кызлар үпкәләр дип, баш тарталар. "Дәртле калфак" исә, киресенчә, кызлар өчен генә. Кием тематикасында калып, малайлар да, кызлар да кия торган әйбер дип читекне сайлыйлар. Шуңа туры китерепме, һәр дәрес азагында балалар берничә минут бии, аларга әти-әниләре дә кушыла.

Яшь оешманың аерым горурлыгы – аның логотибы. Логотипны талантлы Казан рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов уйлап тапкан һәм ясаган.

"Дәртле читек" логотибы
"Дәртле читек" логотибы

Беренче очрашу 2 мартта уза, шул вакыттан башлап гаиләләр ике атна саен җыела башлый. Беренче очрашуга 11 бала килсә, хәзер даими рәвештә 9-10 бала йөри. Кайбер балалар татарча сөйләшә, Германиядә туып үсүгә карамастан, татарча укый беләләр. Калганнарын татарчага "Дәртле читек"тә өйрәтәләр. Биредә татар телен өйрәнүдән тыш, балалар татар милли уеннары, җырлары, иҗаты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, кул эшләре белән шөгыльләнә, татар бәйрәмнәренә әзерләнә, җыр-биюләр өйрәнә һәм бәйрәм итә. Әти-әниләр ул вакытта аралаша, үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчә тора.

Балалар дәресләрдә нәрсә белән шөгыльләнә? Алар милли мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнә, әкиятләр укый, татар һәм башкорт милли уеннарын уйный, өйрәнгән төсләр белән рәсемнәр төшерә, кул эшләрен өйрәнә, бәйрәмнәрне билгеләп уза. Катнашучылар татарча гына аралаша. Татарча аңламаган балаларга рус һәм алман теленә тәрҗемә ителә – кайбер бала йә рус телен аңламый, ә яңа күченеп килгәннәре әлегә алманча аңламый.

Татарстаннан читтә татар мохитен, гореф-гадәтләрен саклаудан бигрәк, телне саклап калу авыр. Балалар бакчасында, мәктәптә, гомумән, дуслары белән балалар алман телендә сөйләшә, катнаш гаиләләрдә әти-әниләр үзара йә рус, йә алман телендә аралаша. Татар телендә сөйләшүче яшьтәшләре аз, йә бөтенләй юк. Шуңа балалар телне оныта, дип аңлата әти-әниләр.

Оештыручылар әйтүенчә, татар телен куллануны арттыру өчен онлайн материал да, китаплар да бик күп – аларның берсе хәтта үзе 7-8 ел элек татар китап кибете ачарга теләгән булган, байтак кына китап алып килеп, күргәзмәләргә дә йөргән. Ләкин ул вакытта китап алучылар булмагач, проект ябылган, ә җыелган китаплар хәзерге очрашулар уза торган "Точка" китапханәсендә саклана, теләгән кеше алып укый.

– Әлбәттә, ике атнага бер тапкыр түгел, ә атна саен җыелу әйбәт булыр иде. Ләкин бездә укытучылар җитми, дәресләрне үзебез әзерлибез һәм үткәрәбез. Атна саен сыйфатлы эчтәлек эшләргә өлгермәячәкбез, ди оештыручылар.

– Кеше табигате шундый – тирә-юньдәгеләрнең алман телендә сөйләшкәнен аңлагач, балалар шул әйләнә-тирә мохиткә яраклашырга тели. Минем өч яшьлек улым: "Мин алманча сөйләшәчәкмен, чөнки без Германиядә яшибез", – ди. Шуңа күрә балалар яшьтәшләре белән татар телендә сөйләшә, алар белән уйный торган урын булдыру бик мөһим. Шул чакта туган телне һәм мәдәниятне онытмау мотивациясе булачак, ди оештыручы әниләрнең берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG