Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреальдә татарлар хоккей турнирын уздырды


Хоккей турнирына килүче татарларны каршылау мизгеле
Хоккей турнирына килүче татарларны каршылау мизгеле

Турнир Татарстан гимны яңгыратуы белән башланган, бозда Татарстан байрагы күтерелгән, уенчылар республиканың "Ак барс" хоккей такымы киемнәреннән чыгыш ясаган.

Уенны 20 апрель кичендә Монреаль татарларының ассоциациясе оештырган. Бу — инде бишенче турнир. Чарада 60тан артык кеше катнашкан. Уенга Канада белән АКШ татарлары килгән.

Уен башланыр алдыннан Татарстан гимны яңгыраган, Татарстан байрагы күтәрелгән. Такымнар икегә бүленгән. Татарлар бер-берсенә "Яшел барс" белән "Ак барс" такымнарга бүленеп каршы торган. Ике такым уенчылары да "Ак барс"ның махсус хоккей киемнәреннән чыгыш ясаган. Бер такым"Ак Барс"ның татар туграсы төшерелгән ак төстәге махсус киеменнән булса, көндәшләре яшел төстәге киеменнән чыккан.

Уенда катнашучылар сүзләренә караганда, турнирның иң күркәм якларының берсе — такымнарда гаиләләрнең катнашуы, аталы-уллы уенчыларның уйнавы һәм такымнарда хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән спортычыларның булуы.

"Такымнар уен дәвамында тигез бардылар, өстәмә буллитлар булып кына бер такым өстен чыкты. Дүрт гаилә уйнады, шул уенны кыздырды, дәрт өстәп торды. Гаиләләр белән уйнау үзенә күрә бер кызык күренеш икән", диде Азатлыкка турнир уенын күзәтүче.

Уенда Татарстан байрагы күтәрелгән, Татарстан гимны яңгыраган
Уенда Татарстан байрагы күтәрелгән, Татарстан гимны яңгыраган

Ике такым уенчыларына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Махсус бу турнирга һәр хоккейчыга барс рәсеме чигелгән яшел түбәтәйләр һәм Монреальдә узган татар турнирына, Канада һәм татарга бәйле символика белән ясалган футболкалар бүләк ителгән.

Монреаль татар ассоциациясесе активистрлары турнирга килүче уенчыларны да, җанатарларны да, уенчыларны да татар киемнәреннән чәкчәк белән каршы алган. Сәүдә оештырылган. Биредә Татарстаннан китерелгән татар киталары, татар киемнәре, милли кул эшләнмәләре, милли ризыклар сатылган. Чәй табыны оештырылган.

Монреальдә татарларның беренче хоккей турниры 2017 елда оештырылды. Аны ул вакытта бу эшне Монреаль татарлары ассоциациясенең башлыгы булган Марат Сәләхетдинов оештырып ерып чыкты. Ул вакытта Канада татарлары АКШтан килүче татар спортчыларына каршы торды. Соңгы тапкыр татарларны берләштергән турнир 2019 елда булды. Ул берара пандемия аркасында уздырылмый калды, аннары башка сәбәпләр ул оештырылмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG