Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреальдә дүртенче тапкыр Татар хоккей уены үтте


Уенда катнашучылар һәм җанатарлар
Уенда катнашучылар һәм җанатарлар

30 ноябрь Монреальдә дүртенче тапкыр Татар хоккей уены үтте. "Яшел барс" такымы "Ак барс" такымын 15:13 исәбенә җиңде.

Канадада дүртенче тапкыр Төньяк Америка татарларның хоккей уены үтте. Ул яшь буынны һәм ар-атларны милли чараларга тарту һәм популяр спорт уенннарын татарлаштыру чарасына әверелде.

Быелгы чарага Америка татарлары килә алмады. Бу юлы бозда Канаданың Торонто һәм Монреаль татарлары очрашты. Уенда бырлыгы 12 уенчы катнашты. Аларның гаилә әгъзалары җан атып торды.

Очрашу Канада һәм Татарстанның байракларын чыгару һәм дәүләт гимннарын башкарудан башланып китте. Уенчылар "Ак Барс" такымының татар туграсы төшерелгән ак һәм яшел төстәге киеменнән чыкты.

Чараны елдагыча Монреаль татар оешмасы җитәкчеләре Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар гаиләсе һәм җирле татар Эрик Вәлиев оештырды. Алар әйтүенчә, Татар хоккее төрле яшьтәге милләттәшләрне берләштерә торган, җирле татарлар яратып килә торган Сабантуйдан соң икенче зур чарага әйләнде.

Ярышны икенче ел рәттән Монреаль татар оешмасы активисты Рәшидә Таһирова алып барды. Уенны арбитр булып яшь буын татары Ален Вәлиев хөкем итте. Байракларны алып чыгу, музыканы, исәпне куеп бару кебек эшләрне дә Канада татарлары балалары башкарды.

Торонто татарлары вәкиле, танылган баянчы Рушад Рәхимов быел беренче тапкыр катнашты һәм тәэсирләре белән бүлеште: "Безгә бик ошады, бу балар өчен бик мөһим, алар медальләр, җиңүләрне күрә, аларны бу кызыктыра".

Тамашачының берсе Ләйсән Харисова бу бик кирәкле чара дип әйтте: "Мондый уеннар безгә бик кирәк, алар берләштәрә, без көчле спортчылар булмасак та, икенче тапкыр Торонтодан Монреальгә татар хоккей уенында катнашу өчен килдек, татар чарасын балаларга да күрсәтергә телибез. Оештыручыларга рәхмәт!"

Җирле татар Фәрмүдә Мөлекова да татар хоккеен хуплый: "Канадада милли уен – хоккей. Татарларның шушы уен белән берләшү башлангычын бик хуплыйбыз. Татар яшьләренең спорт белән шөгыльләнүен телибез".

Җирле татар Наилә Кудеки: "Елына өч тапкыр уездырылса да катнашырга риза, улым өчен җан атырга килергә бик яратабыз" дип фикерләре белән бүлеште.

Уен алдыннан шулай ук "Алга" бренды спорт киемнәре, "Ак барс" хоккей такымының шарфы һәм башка бүләкләр уйнатылды. Беренче һәм икече урын алучыларга истәлекле алтын һәм көмеш медальләр тапшырылды.

Җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булса да, уеннан соң җыелган татарлар бергәләп чәй эчеп, дусларча аралашты.

Канада татарлары хоккей уеннарын 2016 елдан бирле оештыра.

XS
SM
MD
LG