Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстан Мәскәүгә юллаган салымнарны 48 процентка күбрәк түләгән


Шул ук вакытта Татарстанның төп керемнәренең берсе — табыш салымы кимегән.

2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 71 процентын федераль бюджетка юллаган. Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, быелның өч аенда Татарстанда барлыгы 364,1 млрд сум салым һәм башка төр керемнәр җыелган. Әлеге суммаларның 260,2 млрд сумы Мәскәүгә киткән, 103,9 млрдны республика үзендә калдырган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстан Мәскәүгә юллаган салымнарны 48 процентка, яки 84 млрд сумга арттырган. Ул вакытта республикада 271,1 млрд сум керем җыеп алынган булган.

Марат Сафиуллин аңлатканча, нефть бәясенең югары торуы сәбәпле нефть табуга салымнар күбрәк җыелган. Алар исә турыдан-туры Мәскәүгә юллана. Шул ук вакытта җитештерү, төзелеш, сәүдә өлкәсендә салымнар кимегән. Бу үз чиратында Татарстан бюджетына тискәре йогынты ясаган.

Иң зур зыян Татарстанда калучы төп керемнәрнең берсе — табыш салымына килгән. Соңгы өч айда республика, узган елның шушы чорына караганда, 5 млрдка азрак керем алган. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны салым системына һәм санкцияләргә бәйле дип аңлатты. "Тенденцияләр һәм перспективалар яхшы түгел", диде ул.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елның ярты елында табыш салымы 8,4 млрд сумга кимер дип фаразлануын әйтте.

  • 2024 елда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 467,4 млрд сум, чыгымнары – 491 млрд сум булыр дип көтелә. Еллык дефицит – 6,9 млрд күләмендә билгеләнгән. План нигезендә, Татарстан хакимияте еллык керем туплар өчен ай саен уртача 38,9 млрд сум җыеп барырга тиеш. Гыйнвар аенда бу күрсәткеч 12,1 млрд сумга азрак.
  • Ел башында Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов агымдагы ел Татарстан белән Башкортстан бюджетлары өчен яхшы ел булмаячак дип фаразлаган иде. Аерым алганда, ул җитештерү кимүенә, хезмәт хаклары артмавына, төзелеш базары төшәчәгенә әзер буларга кирәк диде.
  • 2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG