Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүгә күчерелгән салым күләмен 4 процентка арттырган


Сүз 34,7 млрд сум турында бара. Бу Чаллының еллык бюджетыннан ике тапкырга күбрәк.

2023 елда Татарстанда 1,35 трлн сум салым җыелыр дип көтелә. Бу 2022 елдан 7,1 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республиканың бюджет, салым торышына багышланган еллык киңәшмәдә белдерде.

Татарстанда җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк. 2022 елда республика федераль бюджетка 812 млрд сум юллаган булган. Монда Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алынмаган.

Татарстанның берләштерелгән бюджетына 442,5 млрд сум калган. Бу узган елга караганда 11 процентка күбрәк.

Ел дәвамында Татарстанда файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) 10,2 процентка кимегән. Сүз нефтьтән керемнәр азаюы турында бара. Өстәмә керемгә салым исә, 8 процентка кимегән. Республикада җыелган башка салымнарның барысы да арткан. Аеруча, физик затлар кеременә салым (НДФЛ) 21,5 процентка, оешмаларның милке салымы — 12,2 процентка, өстәлгән бәягә салым (НДС) 10 процентка арткан.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2023 елда республиканың эчке төбәк продукты (ВРП) 4 трлн сум тирәсе булачак. Бу 2022 елдан 2,8 процентка күбрәк.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.

Соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум җитмәве әйтелде.

Шул сәбәпле, Татарстанның дәүләт бурычы артты. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итсә, 2024 елда 119,8 млрд сумга җитәчәк. Моңа кадәр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин дәүләт бурычы 129 млрд сумга җитүе ихтимал дип белдергән иде.

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.

2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Киләсе елда Казанның еллык бюджеты 41,6 млрд, Чаллының — 16 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов Азатлыкка аңлатканча, Татарстанның керемнәре артуы доллар үсүенә һәм хәрби сәнәгать җитештерүенә федераль бюджеттан зур акчалар бүлеп бирелүенә бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG