Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 43 млрд сум керемен югалта һәм Мәскәү кредитларына бата


Рөстәм Миңнеханов Татарстанның керемнәр динамикасы кимиячәк дип фаразлый.

Соңгы 8 айда Татарстанның берләштерелгән бюджет кереме 354,9 млрд сум тәшкил иткән. Бу, узган елның шушы чорына караганда, 32,1 млрд сумга күбрәк. Республиканың кереме шул исәптән Мәскәүдән кредитлар алу нәтиҗәсендә тупланган. Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, ел башыннан Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табыш салымы кимүе дәвам итә.

"Табышка салым, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6 млрд сумга кимеде. Моның сәбәбе — федераль кануннардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә нефть тармагындагы керемнәрнең кимүе булды", диде ул.

Нефть ширкәтләренең Татарстан бюджетына күчергән салымнары 11,2 млрд сумга азайган. Узган елның сигез аенда бу оешмалар республика казнасына 44,6 млрд сум керемен күчергән булса, быел — 33,4 млрд сум.

Бу шартларда Татарстан Мәскәүдән өстәмә кредит алган.

"2023 елда федераль бюджеттан илкүләм проектларны алдан финанслау өчен 15 млрд сум күләмендә бюджет кредиты алынган. Әлеге бурыч федераль трансфертлар хисабына капланачак", диде министр.

Моннан тыш, Татарстан хөкүмәте 3% ставкалы 10,4 млрд сумлык махсус федераль казначылык кредиты да ала.

Татарстан Мәскәүдән кредитлар алудан тыш, федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле 43,6 млрд сум кеременнән мәхрүм кала.

"Бер яктан, бу үзгәрешләр керемнәрне киметә, икенче яктан, безнең бюджетның чыгымнарын арттыра. Нәтиҗәдә, республика бюджетын үтәү кыенлаша", диде министр.

Республика табигый байлыклар табуга, экспорт салымына ташламалар бетерелүе нәтиҗәсендә 14,6 млрд сумнан, алкоһол җитештерүче төбәкләрдә бюджет югалтуларын компенсацияләүне гамәлдән чыгарылуыннан 7 млрд сумнан колак кагачак. Шулай ук Татарстан быелның 1 сентябреннән гамәлгә кергән табигый байлыкларга салым һәм акцизларга карата демпфер формуласы үзгәрүеннән 10,8 млрд сум югалтачак.

Бүгенгә Татарстанның дәүләт бурычы 105,7 млрд сумны тәшкил итә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елдан Мәскәүдән күпме федераль ярдәм күрсәтеләчәге билгеле түгел дип белдерде. Ул республиканың керемнәре кимер дип уйлый.

"Җиде ай нәтиҗәләре начар түгел, ләкин керемнәр динамикасы кимиячк дип уйлыйм. Иң мөһиме — икътисад эшләсен. Нефть өлкәсендәге минуслар әлегә икътисадның башка тармаклары хисабына каплана", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан бюджетына 15 млрд сум салым бурычы җыелганын искә төшерде Миңнеханов.

Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.

Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.

2023 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.

Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип саный. Алар республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлаган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG