Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Федераль кануннардан Татарстан бюджеты керемнәрен югалта"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Республикага бу 30 млрд сум зыян китергән. Санкцияләрдән соң нефть һәм нефть химиясенең керемнәре кимегән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү сәясәте һәм Русиягә кертелгән нефть эмбаргосы аркасында республика бюджеты керемнәрен югалтуы хакында белдерде. Бу хакта ул 2023 елның беренче яртыеллыгына җыелган салымнар һәм бюджет үтәлешенә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә әйтте.

"Елдан-ел бюджетны үтәү киеренкеләнә бара. Моңа бюджет керемнәренә тискәре йогынты ясаучы федераль кануннарга кергән үзгәрешләр тәэсир итә. Бу файдалы казылмалар табу салымына (НДПИ) ташлама бетерелүе, акцизларны исәпләүгә үзгәрешләр кертелүе, чыгымнар таләп итүче вәкаләтләрнең арттырылуы — беренче чиратта минималь хезмәт хакы күтәрелүе белән бәйле. Болар безнең бюджетка 30 млрд сум күләмендә йогынты ясый", диде ул.

Беренче яртыеллыкта Татарстанның берләштерелгән бюджеты (Мәскәүдән кергән финанс ярдәмне кушып) 252 млрд сум керем туплаган. Бу узган елның шушы чорына караганда 9,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Миңнеханов икенче яртыеллыкта бюджетны үтәү катлаулырак булачак дип саный.

Ярты ел эчендә Татарстанның төп керемен тәшкил иткән салымнары кимегән. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, сүз нефть, нефть эшкәртү тармагы турында бара.

  • Файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ): -45,2%;
  • Өстәлгән бәягә салым (НДС): +17%;
  • Табыш салымы: -11,9%;
  • Физик затлар кеременә салым (НДФЛ): +14,7%;
  • Җир салымы: -8,6%.

Шул ук вакытта Татарстанда салым бурычлары 28,4 процентка артып, 13,8 млрд сумга җиткән. Табыш һәм физик затлар кеременә салым бурычы 50 процентка үскән. Сүз нинди сумма турында барганы әйтелмәде.

Татарстанның 9 районында физик затлардан керем салымы түләү киметелгән. Сүз Апас, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мамадыш, Аксубай, Чүпрәле, Кама Тамагы, Әтнә, Тәтеш районнары турында бара.

Ярты ел эчендә Татарстандагы 39 эре ширкәт салымнарны киметкән. Шуларның 24 проценты зыянга эшли диелде. Мисал өчен, "Татнефть" һәм "Танеко" салымнарны 8,7 млрд сумга, кече нефть ширкәтләре — 2,1 млрд, "ТАИФ-НК" — 1,6 млрд, "Казаноргсинтез" — 1,7 млрд, "ТАИФ" — 1,9 млрд сумга түләүләрне киметкән. Төп сәбәбе — нефть һәм нефть химиясенә кертелгән эмбарго.

  • 2023 елның 5 декабрендә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Ул вакытта Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлады.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Татарстан Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар Татарстан бюджеты дефицитын 2023 ел ахырына кадәр 68 процентка арттыруны хуплады. Казна кытлыгы 45,4 млрд сумга җитәчәк. Ел ахырына кадәр бюджет кереме якынча 21,5 млрд сумга, чыгымнар 44,5 млрд сумга артыр дип көтелә. Узган ел Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.
  • Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов Азатлыкка Татарстан белән Башкортстан бюджетлары үтәлешенә үз бәясен биргән иде. Аныңча, Татарстан федераль бюджеттан 20 процентка, Башкортстан — 60 процентка бәйле дип сөйләде.

"Башкортстанның бюджет мөшкеллеге нефть тармагына һәм дәүләт идарәсенең начар эшләвенә бәйле. Бу бизнесның кереме, Татарстанга караганда, кимрәк булуына китерде. Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә", диде икътисадчы.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG