Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан Татарстаннан бик нык артта калды"


Ике республиканың да бюджеты кысыла бара, ләкин Башкортстанда хәлләр күпкә катлаулырак, ди белгеч.

Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ

2023 елның беренче яртыеллыгы Татарстан һәм Башкортстан бюджеты керемнәре кимегәнен күрсәтте. Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.

Соңгы ярты елда (төгәлрәге 28 июньгә булган мәгълүматкә күрә), ике республиканың да керемнәре кими. Федераль казначылык мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанның үз керемнәре, ягъни Мәскәүгә китмәгән өлеше, узган елның шушы чорына караганда, 4 процентка кимеп 158,5 млрд сумны тәшкил иткән. Башкортстанның исә, үзе эшләп тапкан кереме 18,2 процентка азайган һәм бюджетында нибары 67,6 млрд сум тупланган.

Аеруча бюджетның төп өлешен тәшкил иткән табышка салым җыю азая. Сүз нефть эшкәртү, нефть-химия заводлары һәм башка сәнәгать оешмалары түләүләре хакында бара. Татарстан әлеге төр салымны 105,4 млрд сум күләмендә туплый алган. Бу узган елдан 8,3 процентка азрак. Башкортстан табыш салымы 29,2 процентка ук төшкән һәм бары 41,5 млрд сумны тәшкил иткән.

Татарстанның үз керемнәре, ягъни Мәскәүгә китмәгән өлеше, узган елның шушы чорына караганда, 4 процентка кимеп 158,5 млрд сумны тәшкил иткән

Шул ук вакытта ике республикада да чыгымнар арта. Татарстанда алар 20 млрдка үсеп 176,8 млрд сумга җиткән. Җыелган керемнәр генә чыгымнарны капларлык дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, республикага 18,3 млрд сум җитми кала. Башкортстанның хәле тагын да мөшкелрәк. 67,6 млрд сум керемгә 137 млрд сум чыгым (чыгымнар узган елдан 13 млрд сумга күбрәк) туры килә. Ягъни бюджетка үз бурычларын үтәү өчен 69,4 млрд сум акча җитми калган.

Әйтергә кирәк, Татарстан үзенең 71 проценты керемен Мәскәүгә юллаучы донор республика саналса, Башкортстан — дотацион төбәк булып кала бирә. Рөстәм Шәяхмәтов сүзләренчә, ике республика да Мәскәүдән финанс ярдәмгә мохтаҗ. Шулай да Татарстан, Башкортстан белән чагыштырганда, аякта күпкә ныграк басып тора.

"Татарстан федераль ярдәмне 33,6 млрд сум күләмендә алган. Башкортстанга 42,4 млрд сум бирелгән. Шулай итеп, федераль ярдәм Татарстан үзе эшләп тапкан кеременең 20 процентын, Башкортстанның — 60 процентын тәшкил итә", ди ул.

Федераль ярдәм алу нәтиҗәсендә Татарстан яртыеллыкны 15,3 млрд сум профицит белән тәмамлый алган. Башкортстан, Татарстанга караганда Мәскәүдән күбрәк акча алса да, бюджет дефициты 27,1 млрд сум тәшкил иткән.

01.01.2022-28.06.2022 — 01.01.2023-28.06.2023

Татарстан

Башкортстан

2022,

млрд сум

2023,

млрд сум

%

2022,

млрд сум

2023,

млрд сум

%

Керемнәр

165,2

158,5

-4

82,5

67,6

-18,2

Чыгымнар

156,8

176,8

12,7

123,8

137

10,6

Мәскәү ярдәме

19,2

33,6

75

37,6

42,4

12,7

Профицит/

Дефицит

27,6

15,34

-44,4

-3,7

-27,1

-641,8

Чыганак: Электрон бюджет, budget.gov.ru

Татарстан үзенең 71 проценты керемен Мәскәүгә юллаучы донор республика саналса, Башкортстан — дотацион төбәк булып кала бирә

"Башкортстанда хәлләр яхшы бармый, чөнки бюджет дефициты 27 млрд сумга җитте. Бу керемнең 40 процентын тәшкил итә. Хәзер үз кереме кимү ягыннан Башкортстан 78нче урында бара. Татарстанның да үз керемнәре кимеде. Шулай да берләштерелгән бюджетта (Мәскәүдән килгән финанс ярдәмне исәпкә алып) керемнәр чыгымнарга караганда күбрәк.

Башкортстанның бюджет мөшкеллеге нефть тармагына һәм дәүләт идарәсенең начар эшләвенә бәйле. Бу бизнесның кереме, Татарстанга караганда, кимрәк булуына китерде. Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә", ди икътисадчы.

Рөстәм Шәяхмәтов Башкорстанның дәүләт бурычлары артуын әйтә. Соңгы ике елда ул 2,3 тапкырга артып, 48 млрд сумны тәшкил иткән. Узган елда гына да бурыч 21,5 млрд сумга үскән. Дөрес, бүген Татарстанның дәүләт бурычы 105,7 млрд сумга җитте. Бу нигездә Универсиада вакытында Мәскәүдән алган кредитлар. Ел башыннан ул 2,1 процентка арткан.

Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә

"Татарстанның дәүләт бурычы зуррак булуга карамастан, аның нигезендә бюджет кредитлары ятуын әйтергә кирәк. Сезгә аны түләү авыр түгел. Бу елына 0,1 процентлык кредитлар. Башкортстан дәүләт бурычының структурасы башка. Аның өчтән икесе бюджет кредиты, калганы — облигацияләр чыгару һәм базар шартларында бирелгән банклардан кредит алу алып тора. Шуңа күрә бездә дәүләт бурычын үтәү, Татарстанга караганда, кыенрак санала", ди ул.

Алга таба бу Башкортстанның социаль тармак өчен финансларны кыскартуга китерергә мөмкин. Барысы да Мәскәүнең акчасы булу-булмавыннан тора.

"Татарстан федераль бюджеттан 20 процентка бәйле дип әйттек. Бу мөһим, ләкин куркыныч сан түгел. Башкортстанның әлеге күрсәткече 60 процентка җитүе безнең федераль бюджетка бик нык бәйле булуыбызны күрсәтә. Бүген федераль бюджет та бик авыр хәлдә, чөнки аның дефициты ел ахырында булырга тиешле дәрәҗәгә ярты ел эчендә үк җитте. Бу якынча 3,5 трлн сум тирәсе. Минемчә, федераль үзәк социаль тармакка куйган бурычларны үтәмәүгә юл куймас. Нәрсә соң ул социаль җаваплылык? Мәсәлән, мәктәп төзү дә социаль бурыч дип санала. Бу очракта мин социаль инфраструктура төзүдә күпмедер күләмдә кыскартулар булыр дип уйлыйм. Төзелештә бинаның эчке өлешен ясау материаллары ел башында 11 процентка артса, ел ахырына тагын 15 процентка үсәчәк диләр. Бу хәлләр федераль бюджеттан ярдәм кирәк булачагы хакында сөйли. Хәзер Башкортстанда аяныч хәлләр күзәтелә", дип сөйләде икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов.

Татарстан
Татарстан Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар Татарстан бюджеты дефицитын 2023 ел ахырына кадәр 68 процентка арттыруны хуплады. Казна кытлыгы 45,4 млрд сумга җитәчәк. Ел ахырына кадәр бюджет кереме якынча 21,5 млрд сумга, чыгымнар 44,5 млрд сумга артыр дип көтелә.
— Узган ел Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.
— Ел башыннан Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле.
— 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Республика казнасын тулыландыручы төп чыганакларның берсе — табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) 7,2 процентка кимеп 52,5 млрд сумга төште.
— Моңа кадәр финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан нефть салымыннан 8,5 млрд сум югалтачак диде. Бу нефть бәясе төшүгә һәм салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле дип аңлаткан иде ул.
— 2022 елда Татарстанда 1,479 млрд сум күләмендә салым һәм башка төр керемнәр җыелган. Шул сумманың 71 проценты Мәскәүгә юлланган, 29 проценты Татарстанда калган.

Башкортстан
— Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Соңрак республика бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
— Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик, ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
— Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.
— Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен дә акча таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Хрустальный һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.
— Әмма республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG