Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сугышта катнашучыларга ярдәм өчен 4 млрд сум бүлеп бирәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул итте. 

Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.

Бу хакта хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә вице-премьер, республика финанс министры Лира Игтисамова җиткерде, дип яза РБК.

Аның белешмәләренә күрә бүгенгә әтиләре сугышта катнашкан өч меңләп бала бушлай бакчаларга йөри, 5-11 сыйныфта укучы 2,4 мең мәктәп укучысы һәм көллиятләрдәге 500 дән артык студент бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, ике меңләп бала түгәрәкләргә бушлай йөри, 300ләп бала төбәкнең шифаханәләрендә ял иткән. Сугышта катнашучыларның балалары җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән дә файдалана, дигән министр.

13 апрельдә Радий Хәбиров "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга "Башкортстан" дигән ярдәм үзәге булдыруны раслады. Моны төбәкнең хөкүмәт йорты тәкъдим иткән иде. Аны оештыручы итеп хезмәт министрлыгы билгеләнде.

Игтисамова әйтүенчә, фондта эшләүчеләр "махсус хәрби операция" ветераннары, аларның гаиләләре һәм һәлак булучыларның гаиләләре белән элемтәдә торачак.

Игтисамова аларга транспорт салымы ташламасын озайту, шулай ук һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына шифаханәләрдә бушлай дәвалану мөмкинлеге бирү ниятләнә дигән.

Бүген билгеле булганча, 26 апрель Башкортстанның Даян Мурзин исемендәге дүртенче "ихтыяри" батальоны хәрби әзерлек урынына китәчәк.

  • Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстаннан дүрт ихтыяри батальонны фронтка җибәрделәр. Бу - Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев һәм "Ватан" батальоннары.
  • Республикада март башында ике яңа ихтыяри батальон төзелүе игълан ителде. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк диелде. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән.
  • Шул ук вакытта Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефиөит белән кабул итте.
  • Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG