Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Cтәрлетамак шәһәр хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Килешүнең башлангыч бәясе 25,5 миллион сум дип билгеләнгән. Кредитны Стәрлетамак бюджетыннан түләячәкләр.

22 майда Башкортстанның Стәрлетамак хакимияте шәһәр бюджеты дефицитын каплау һәм бурычларын түләү өчен кредит алырга аукционда банк сайлаячак. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Килешүнең башлангыч бәясе 25,5 миллион сум дип билгеләнгән. Кредитны Стәрлетамак бюджетыннан түләячәкләр.

Кредит акчаларын быел 1 июньнән 20 декабрьгә кадәр куллланмакчылар. Ул елына 8,5 процент белән бирелергә тиеш.

Стәрлетамак бюджеты киләсе елга 296 миллион сум дефицит белән ниятләнә.

  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Бүген исә республика бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
  • Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
  • Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга да акчасы табылмады. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча ике атна өйдә утырды.
  • Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG