Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасска ярдәм ташыган Башкортстанда мәктәп автобусына шина алырга акча юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга акчасы юк. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча инде ике атна өйдә утыра.

Башкортстанның Чишмә районы Карамалы авылыннан икенче сыйныф укучысы инде ике атна өйдә утыра. Сәфәр авылына мәктәпкә илтә торган автобусның кышкы шиналары тузган, ә яңасын алыр өчен районның акчасы юк. Шулай ук әлеге автобус 10нчы сыйныфта укучы ике баланы Сәфәрдән Чишмә районы үзәгендәге гимназиягә дә илтә торган булган.

Сәфәр мәктәбе мөдире Лилия Латыйпова әйтүенчә, автобуска алты шина алырга кирәк. Бу 50-60 мең сум дигән сүз. Бөтен хисаплар Чишмә район финанс бүлегенә җибәрелгән.

"Шина сатып алыр өчен акча күчерүләрен көтәбез. Районның вакытлыча акча кытлыгы. Хәтта кәгазь дә сатып ала алмыйбыз", диде ул.

Латыйпова сүзләренчә, Карамалыдан Сәфәр мәктәбенә элек автобус 8-9 бала ташыган булса, хәзер бер генә укучы калган. Әлеге укучының әти-әнисенең баланы мәктәпкә йөртерлек транспорты юк. Карамалыдан Сәфәргә кадәр 3,5 километр юл.

"Шуңа өй эшен әти-әнисенә җибәрәбез дә, алар эшләп фотога төшереп кире җибәрә", ди ул.

Мәктәп мөдире сүзләренчә, әлеге мәктәп автобусы шулай ук ике укучыны Сәфәрдән Чишмә районы гимзаниясенә илтә торган булган.

"Бу безнең мәктәпне бетергән укучылар, хәзер район үзәгендә гимназиядә 10нчы сыйныфта белем алалар. Сәфәрдән гимназиягә кадәр 15 километр. Ни кызганыч, бу якта автобус та йөрми. Уфадан безнең авыллар аша уза торган поезд гына бар, әмма ул көненә ике тапкыр – иртә һәм кич кенә йөри", ди Латыйпова.

Аның сүзләренчә, яз җитү белән, ягъни җәйге тәгәрмәчләргә күчкәч бу мәсьәлә инде хәл ителәчәк, шуңа җитәкчелек тә моңа өметләнгәндер ди ул.

"Балаларның гомерен куркыныч астына куя алмыйм. Бер шина бик каты искергән. Бозлавыкта ул автобус белән йөрү имин түгел. Бер генә шинаны алмаштырырга ярамый, барысын да алмаштыру кирәк. Инде башка мәктәпләрдә юкмы икән дип аларга да чыгып караган идек, әмма аларныкы да тузган.

Районның күп мәктәп автобуслары тик тора, чөнки йөртүчеләр юк. Шуңа мәктәпләр иза чигә. Менә безнең автобус йөртүчесенең хезмәт хакы – 20 мең сум. Бу акчага беркемнең дә эшлисе килми. Безнеке инде пенсия алды яшендә. Район автобус йөртүчеләргә дә күбрәк акча түли алмый" ди Сәфәр мәктәбе мөдире Лилия Латыйпова.

8 март бәйрәм көне булу сәбәпле, без Чишмә районы хакимиятеннән аңлатма ала алмадык.

Башкортстан Луһанскига һуманитар ярдәм җибәрә, 2022 елның июль ае
Башкортстан Луһанскига һуманитар ярдәм җибәрә, 2022 елның июль ае

Шул ук вакытта Башкортстан Украинада сугыш башланганнан бирле Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүне туктатмый. Ярдәмне машина-машина төяп җибәрәләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу сугышны һәрдаим хуплап килә.

Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 496 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа чын сан күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG