Accessibility links

Кайнар хәбәр

Толпарлар мәктәп өчен махсус автобус сорый, җитәкчелек мәсьәләне интернат белән чишә


Башкортстанның Толпар авылы балалары 60 чакрымдагы мәктәптә укый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Башкортстанның Толпар авылы балалары 60 чакрым ераклыкка йөреп укырга мәҗбүр. Берничә тапкыр автобус ватылып салкында да калганнар. Авыл халкы Хәмитовтан юлъяргыч (вездеход) автобус сорый.

Башкортстанның үзәгендәге Гафури районы Толпар авылы балалары 2014 елда мәктәп ябылганнан бирле шул ук районның 60 чакрым ераклыкта урнашкан Красноусол башкорт гимназия-интернатына йөреп укырга мәҗбүр. Канун нигезендә мәктәп автобуслары укучыларны 20 чакрымга кадәр арага гына йөртә ала, шуңа күрә алар рейс автобусында йөреп укый. Әлеге автобус бик начар хәлдә икән. Шуңа ата-аналар Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать белән чыкты.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
йөкләү

"Балаларны мәктәпкә йөртү өчен автобус бирмәделәр. Шуңа алар техник яктан бик начар хәлдә булган рейс автобусында йөрергә мәҗбүр. Балалар анда түләп йөри. Хәзерге вакытта ул 125 сум. Толпардан Красноусолга кадәр 60 чакрым юлны алар 2-2,5 сәгать уза. 2016 елның 12 гыйнварында 30 дәрәҗә салкында автобус авылга 20 чакрым калгач таулар арасында ватылган. Элемтә булмау сәбәпле, алар беркемгә дә хәбәр итә алмаган. Шуннан күбесе өшеде һәм авырып ятты. Мондый хәлләр даими кабатлана.

Безнең авылдан гына да гимназиядә барлыгы 25 бала укый, шулай ук әлеге автобуста күрше Миндим авылыннан да 10нан артык бала йөри. Шуңа мәктәп автобусы буларак юлъяргыч автобус бүлеп бирүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкорстан башлыгына мөрәҗәгать
Башкорстан башлыгына мөрәҗәгать

Әлеге хаттан соң, авыл кешеләренә басым башланган, ә балаларны авылга кайтармыйча Красноусолдагы интернатта яшәтә башлаганнар.

“Тотыклар кебек тоталар, авылга җибәрмиләр. Атна азагында гына кайталар”, диде исемен әйтергә курыккан бер ана. Аңа, тавыш куптарса, эштән куу белән янаганнар.

Азатлык радиосы әлеге мәсьәләнең ничек хәл ителүен сорап Башкортстанның Гафури районында хакимият башлыгының социаль өлкә өчен җаваплы урынбасары Руслан Салаватовка мөрәҗәгать итте.

Руслан Салаватов: "Балаларга интернатта бөтен уңайлыклар каралган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00
йөкләү

– Гимназиядә автобус бар, әмма ул йөрми. Толпардан Красноусолга таулы, бормалы юллардан барасы. Анда АТП автобусы һәм юлъяргыч кына йөри ала. Хәзер балалар атна башында мәктәпкә киләләр дә, интернатта калалар һәм бары ял көннәрендә генә автобус белән өйләренә кайталар.

– Ата-аналар балаларның анда яшисе килми ди.

– Юк әйбер. Ата-аналарның балаларын авылдагы мәктәптә укытасылары килмәде. Толпар бит Красноусолдан 70 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Шуңа, көн дә йөртә алмыйбыз. Канун нигезендә укучыларның мәктәпкә бару юлы бер якка 30 минуттан артмаска тиеш. Бу Русия баш табибы карары.

– Ата-аналар интернатта яшәү өчен уңайлы шартлар юк, диләр.

– Красноусол интернаты район үзәгендә. Суы да бар, канализациясе дә бар. Интернатта яшәр урын бар, тукланырга ашханә дә бар. Көненә биш тапкыр ашаталар. Юынырга кабинкалар бар, кызларга хәтта бидэ дә бар.

Балалар мәктәпкә менә шундый юллардан йөри
Балалар мәктәпкә менә шундый юллардан йөри

– Юлъяргыч автобус мәсьәләсе хәл ителмәсме?

– Әгәр юлъяргыч булса да, юл 30 минуттан артачак.

Рейс автобус йөртүчесе дә балаларны утыртып йөрергә курка.

“Иске автобус булгач, җитешсезлекләре дә җитәрлек. Бер тапкыр Красноусолга китеп барганда автобус таудан менә алмыйча артка китте. Тормозы тотмыйча, юлдан читкә очтык. Бөтенесенең күзе түп-түгәрәк булды. Бик курыктылар”, дип сөйләде әлеге автобус йөртүче Азатлыкка.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:17 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG