Accessibility links

Ел ахырына кадәр Башкортстан басып алынган Красный Лучтагы 57 объектны төзекләндерәчәк


Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика  Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.

Ел ахырына кадәр Башкортстан Мәскәү Украинадан басып алган Красный Лучтагы 57 объектны төзекләндерәчәк. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

Республиканың хөкүмәте идарәсе җитәкчесе Азамат Абдрахманов әйтүенчә, Башкортстан фетнәчел Луһански "Халык республикасы" белән берлектә Красный Лучтагы кайбер инфракструктура объектларын үстерү турында план килештергән. Ул 2023-2025 елларга каралган.

Мәсәлән, юл хуҗалыгының 16 объектына тулысынча асфальт салу өчен Башкортстаннан былтыр китерелгән асфальт-бетон заводын эшкә җигәләр диелә.

Шулай ук быел Красный Лучта өч мәктәп, ике балалар бакчасы, күп функцияле үзәк (МФЦ) бинасы, коммуналь инфраструктураның тугыз объекты, алты энергетика объекты һәм 20 күпкатлы йорт төзекләндерелергә тиеш булачак.

"Башинформ" язуынча, быел май башында республика башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел Донбасска баргач, Красный Лучтагы Ленин исемендәге мәдәният сараен, Шәйморатов исемендәге мемориалга юлны быел ук төзәтергә кушкан.

Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма хәбәрдә искәртелгәнчә, узган ел, мәсәлән, республика Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.

  • "Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән диелде.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.
  • Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә. Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен батальоннар төзелде. Хәзер алар бишәү.
  • Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәм генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде.
  • Республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.
  • Башкортстан үз карамагына алган Красный Луч шәһәренә Уфадан "Урал-5557" янгын сүндерү машинасы җибәрделәр.
  • Былтыр декабрьдә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
  • Украинадан басып алынган шәһәрләрне, бюджетын дефицит белән кабул итсә дә, Татарстан да төзекләндерергә мәҗбүр. Русиянең Украинага һөҗүмендә җимерелгән Лисичанскидан соң, Татарстан Рубежное дигән шәһәрне дә үз карамагына алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG