Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан фетнәчел Луһанскига янгын сүндерү машинасы җибәргән


Башкортстан янгын сүндерү машинасы озаткан
Башкортстан янгын сүндерү машинасы озаткан

"Урал-5557" янгын сүндерү машинасы Красный Лучка 29нчы һуманитар ярдәм белән бергә киткән.

Бүген, 14 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фәрманы белән Уфадан Луһански һәм Донецки "халык республикалары"на 29нчы тапкыр һуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бу юлы республика 82 мең тонна төзелеш материалы юллаган. Аларның бер өлеше Петровски шәһәрендәге Шәйморатов исемендәге мәктәпкә биреләчәк, 30лап тоннасы Мариупольгә инфраструктура объектларын торгызуга тапшырылачак диелә. Һуманитар ярдәмдә җиһазлар һәм канцелярия тауарлары да бар, ә Красный Лучка "Урал-5557" янгын сүндерү машинасы китте дип яза басма республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетына сылтама белән.

Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә. Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәмнәр генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде.

Республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.

Шул ук вакытта күптән түгел Фетнәчел Луһанскидагы Шәйморатов мәктәбен төзекләндерүче башкортстаннар Радий Хәбировка акчаларын ала алмауга зарланды. "Сезнең фәрман белән һәр районнан Луһански "халык республикасы"на Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләү өчен эшчеләр җибәрделәр. Без – Баймак районыннан алты кеше ике атна буе Петровскида эшләдек. 10 сентябрьдә акчаларны түләргә вәгъдә иткәннәр иде, тавыш-тыннары юк, телефонны беркем алмый. Кулыбызда килешүләр бар, нишләргә?", дип сорады Хәбировтан Баймак районы төзүчесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG