Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан төзүчеләре фетнәчел Луһански "халык республикасын" төзекләндерергә киткән


Барлыгы 32 белгеч Башкортстан үз карамагына алган Красный Луч шәһәрендәге торак йортларны сипләячәк, Петровски авылында урнашкан Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне торгызачак диелә. Мәктәпне 1 сентябрьгә кадәр төзекләндереп бетерергә ниятлиләр.

Кичә, 26 июльдә Уфадагы "Кашкадан" паркын төзүчеләр фетнәчел Луһански"халык республикасын" төзекләндерергә киткән. Бу хакта Башкортстан башлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып "Башинформ" хәбәр итә.

"Барлыгы 32 белгеч торак һәм социаль объектлар белән шөгыльләнәчәк: Красный Луч шәһәрендәге торак йортларны сипләячәк, Петровски авылында урнашкан, Русия каһарманы, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов исемендәге гомуми белем бирү мәктәбен торгызачак" диелә хәбәрдә. Мәктәптәге эшләрне 1 сентябрьгә бетерергә исәпләүләре искәртелә.

Төзүчеләрне Донбасска озату тантанасында республика башлыгы Радий Хәбиров "Бик мөһим эшкә алындыгыз. Донбасста яшәүчеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Луһански "халык республикасы"нда вазгыять катлаулы, әмма без сезнең яныгызда булачакбыз", дигән.

"Кашкадан" паркын төзүчеләр Армен Абовян һәм Аршак Арутюнян төзекләндергән иде. Чыганагына сылтама белән Пруфы.ру басмасы язуынча, Абовянның хатыны – Маринэ Агоранян – янәсе Радий Хәбировның хатыны – Каринэ Хәбированың туганы.

Күптән түгел Башкортстанда Донбассны торгызу өчен башлыкның махсус вәкиле вазифасы барлыкка килде. Махсус вәкил итеп Дмитрий Дудко билгеләнде. Фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалады. Дмитрий Дудкога 50 яшь, ул Башкортстан республикасының атказанган төзүчесе.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора.

Моннан тыш, Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга, сәүдә үзәкләренә, һава аланына да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG