Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Луһански "халык республикасы"ндагы мәктәпкә янә төзелеш материаллары җибәргән


Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә "Идел буе төбәгендәге иң зур мәктәп"не инде өч ел төзеп бетерә алмыйлар. Күптән түгел Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов эшләрнең быел да тәмамлана алмавына Көнбатышны гаепләде һәм төзелеш материаллары кыйбатлануга зарланды.

Башкортстан Луһански һәм Донецки "халык республикалары"на 25нче мәртәбә һуманитар ярдәм җибәргән. 70 тоннага якын йөкне сигез фура белән илтәләр, дип яза Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетына сылтама белән "Башинформ".

Бу юлы һуманитар йөкнең күп өлешен төзелеш материаллары алып тора диелә. Аларны "ЛНР"ның Петровски шәһәрендә урнашкан Миңлегали Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәпкә бирәләр. Аерым алганда бу - электротехник җиһазлар, сантехника, ишекләр, җиһазлар.

Красный луч шәһәрендәге хастаханәгә медицина кирәк-яраклары тапшырачаклар.

Донецки "халык республикасы"н да онытмаганнар, һуманитар ярдәмнең бер өлеше Мариупольгә киткән.

"Башкортстаннан җибәрелгән һуманитар йөкләрнең гомуми күләме хәзергә 2 230,194 тонна, дип яза "Башинформ".

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора.

Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.

26 июльдә республика фетнәчел Луһанскига төзүчеләрен дә озатты. "Барлыгы 32 белгеч торак һәм социаль объектлар белән шөгыльләнәчәк: Красный Луч шәһәрендәге торак йортларны сипләячәк, Петровскидагы Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне торгызачак" диелде.

Әмма шул ук вакытта Башкортстанның үзендә инде өч ел дәвамында "Идел буе федераль бүлгесендәге иң зур мәктәпне" төзеп бетерә алмыйлар. Күптән түгел Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов мәктәпне төзү эшләре акрынайды диде һәм монда Көнбатышны гаепләде.

Көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр керткәннән соң, "күп төзелеш материаллары һәм җиһазлар 10-20 тапкырга кыйммәтләнде", диде ул. Шул ук вакытта түрә чикләүләрнең Русия Украинага каршы сугыш башлаганга җавап итеп кертелүен телгә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG