Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне куллануга тапшырган


Башкортстан Петровски шәһәренең Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәбен 35 көндә төзәтеп җитешсә дә, үзендәге мәктәпләрне быелгы уку елына мондый елгырлык белән әзерләп бетерә алмады. Республиканың 14 мәктәбендә төзекләндерү эшләре 1 сентябрьдән соң гына төгәлләнәчәге хәбәр ителгән иде.

Башкортстан төзүчеләре фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Петровски шәһәрендәге Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләп бетергән. 1 сентябрьдә белем йортына 357 бала укырга барачак. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Мәктәпне төзекләндерүдә 650ләп кеше катнашкан, бөтен төзелеш эшләрен 35 көн эчендә бетерделәр. Аерым алганда, мәктәпнең тәрәзәләре, түбәсе, идәннәре алыштырылган, канализация төзәтелгән, су белән тәэмин итү, җылыту системы яңартылган. Җылыны саклаучы материаллар белән мәктәпнең идәнен, түбәсен, диварларын җылытканнар, интернет та үткәргәннәр.

"Моңа кадәр Петровски балалары кыш көне мәктәптә туңган булган, сыйныфларда итекләр киеп утырганнар, спорт залында шөгыльләнергә мөмкин булмаган", диелә.

Петровскидагы мәктәпне соңгы тапкыр 1934 елда сипләгән булганнар.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора.

26 июльдә республика фетнәчел Луһанскига төзүчеләрен озатты. Аерым алганда алар Петровскидагы Шәйморатов мәктәбен дә сипләргә тиеш иде.

26 августта Башкортстаннан Петровскидагы мәктәпкә төзелеш материаллары, электротехника, сантехника, ишекләр, җиһазлар җибәрделәр.

Башкортстан фетнәчел Луһанскидагы мәктәпне 35 көндә төзәтеп җитешсә дә, үзендәге мәктәпләрне быелгы уку елына мондый елгырлык белән әзерләп бетерә алмады. Республиканың мәгариф министрлыгына сылтанып, "Коммерсантъ" Башкортстанда 14 мәктәптә төзекләндерү эшләре 1 сентябрьдән соң гына төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә инде өч ел дәвамында "Идел буе федераль бүлгесендәге иң зур мәктәпне" төзеп бетерә алмыйлар. Күптән түгел Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов мәктәпне төзү эшләре акрынайды диде һәм монда Көнбатышны гаепләде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG