Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фетнәчел Луһанскидагы Шәйморатов мәктәбен төзекләндерүче башкортстаннар Радий Хәбировка акчаларын ала алмауга зарлана


Башкортстан Украинаның басып алынган Луһански төбәгенә төзүчеләрен озата. 26 июль 2022
Башкортстан Украинаның басып алынган Луһански төбәгенә төзүчеләрен озата. 26 июль 2022

"Без – Баймак районыннан алты кеше ике атна буе Петровскида эшләдек. 10 сентябрьдә акчаларны түләргә вәгъдә иткәннәр иде, тавыш-тыннары юк, телефонны беркем алмый. Кулыбызда килешүләр бар, нишләргә?”, дип яза Салават Дәүләтбаев Хәбировның "ВКонтакте"дагы посты астына.

Украинаның басып алынган Луһански төбәгендәге Петровски шәһәренә барып, Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне төзекләндереп кайткан башкортстаннар акчаларын түләмәүләренә зарлана. Баймак һәм Стәрлетамак төзүчеләре бу хактагы шикаятьләрен Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге язмалары астына яза.

Сергей Поярков Луһански "халык республикасы"на барып бу мәктәпне төзекләндерүдә катнашуын әйткән, ләкин үзенә дә, дусларына да "хезмәт хакыннан тыш вәгъдә ителгән акчаларны һаман түләмәделәр" дип белдергән.

"Стәрлетамак районының хакимият бинасы яныннан киткән идек, 15 мең сум түләделәр. Анда баргач бирергә вәгъдә ителгән икенче түләүләрне бирәселәре килми", дигән ул.

Салават Дәүләтбаев республика башлыгына алты кешелек бригада исеменнән язган.

"Сезнең фәрман белән һәр районнан Луһански "халык республикасы"на Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләү өчен эшчеләр җибәрделәр. Без – Баймак районыннан алты кеше ике атна буе Петровскида эшләдек. 10 сентябрьдә акчаларны түләргә вәгъдә иткәннәр иде, тавыш-тыннары юк, телефонны беркем алмый. Кулыбызда килешүләр бар, нишләргә?", дигән ул.

Әлеге уңайдан Mkset басмасы Башкортстанның хезмәт министрлыгы белән элемтәгә чыккан, әмма оешма фетнәчел Луһанскида эшләгән төзүчеләргә хезмәт хакын министрлык түгел, турыдан-туры эш бирүчеләр түли дигән.

1 сентябрьдә Башкортстан төзүчеләренең фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Петровски шәһәрендәге Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләп бетерүе хәбәр ителде. 1 сентябрьдә белем йортына 357 бала укырга барачак диелде.

Мәктәпне төзекләндерүдә 650ләп кеше катнашкан, бөтен төзелеш эшләрен 35 көн эчендә бетерделәр. Аерым алганда, мәктәпнең тәрәзәләре, түбәсе, идәннәре алыштырылган, канализация төзәтелгән, су белән тәэмин итү, җылыту системы яңартылган. Җылыны саклаучы материаллар белән мәктәпнең идәнен, түбәсен, диварларын җылытканнар, интернет та үткәргәннәр.

Петровскидагы Шәйморатов мәктәбен сипләргә тиешле төзүчеләрен Башкортстан фетнәчел Луһанскига 26 июльдә озаткан иде.

Төзүчеләрне Донбасска озату тантанасында республика башлыгы Радий Хәбиров "Бик мөһим эшкә алындыгыз. Донбасста яшәүчеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Луһански "халык республикасы"нда вазгыять катлаулы, әмма без сезнең яныгызда булачакбыз", диде.

26 августта Башкортстаннан Петровскидагы мәктәпкә төзелеш материаллары, электротехника, сантехника, ишекләр, җиһазлар җибәрделәр.

Башкортстан үзендәге мәктәпләрне быелгы уку елына мондый елгырлык белән әзерләп бетерә алмады. Башкортстанда 14 мәктәптә төзекләндерү эшләре 1 сентябрьдән соң гына төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта Украинаның басып алынган Луһански төбәгендә мәктәпне биш атнада ялт иттергән Башкортстан хакимияте республиканың үзендә балаларны елларча мәктәпсез тилмертә.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG