Accessibility links

Татарстан фетнәчел Донбассның тагын бер шәһәрен үз карамагына алган


Русия баскынлыгындагы Рубежное шәһәре. Архив фотосы
Русия баскынлыгындагы Рубежное шәһәре. Архив фотосы

Сүз Луһански өлкәсендәге Рубежное шәһәре турында бара. Хәзер Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү диелә. Моңарчы Татарстан Украинадан оккупацияләнгән Лисичанскины төзекләндерергә алынган иде.

Татарстан Русия аннексияләгән Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен үз карамагына алган, дип җиткерә "Бизнес Online". Басмага бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Рубежное – Русиянең Украинага һөҗүмендә җимерелгән Лисичанскидан соң, Татарстан төзекләндерергә тиеш булачак икенче шәһәр.

Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм республика президенты хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров Рубежноега барган. Хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнар. Татарстаннан делегация шәһәрне карап чыкан. Хәзер Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү диелә хәбәрдә.

2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.

Быел гыйнвар башында Татарстан Лисичанскида су һәм газ торбаларын алмаштыруын хәбәр итте.

Шул ук вакытта Чаллының Лисичански халкын ашату өчен һәр ай кимендә биш миллион сум тотуы билгеле булды.

2 майда Украинадан басып алынгач, Татарстан карамагына тапшырылган Лисичанскига Казаннан быел дүртенче тапкыр һуманитар кәрван җибәрелде, ул 90 тонна авырлыкта иде. Бу юлы һуманитар йөккә моңарчы җибәрелә торган кирәк-яраклардан тыш, 9 май уңаеннан шәһәр ветераннарына бүләкләр һәм "җирле халык сораганга" орлыклар да җибәргәннәр.

  • Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG