Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Казан федераль университеты милләтне терелтер өчен кирәкле кадрларны әзерләргә җыенамы – шушы сорау татар җәмәгатьчелеген борчуга салды. Аңа җавапны бергәләп эзлик.

Римзил Вәли. Татар халкының мәркәзе булган Казанда милли университет турында күптән хыялландылар. Идел буе федераль университеты ачылганда, яңа уку үзәгенә Казан университеты, педагогия университеты һәм башка югары мәктәпләр керә. Ә татар мәсьәләсе, татар филологиясе, журналистикасы, тарихы, теленнән белгечләр кайда, ничек әзерләнәчәк соң? Бу югары уку йортларының төрле оешмалары ничек кушыла, яки аерыла?

Гомумән, яңа дәрәҗәдә оештырыла торган заманча уку йортында татар фәненә, татар педагогикасына урын калганмы? Менә шушы мәсьәләдә Дәүләт Шурасының милләтләр комитетында сөйләшү булды. Анда университетның җитәкчесе Илшат Гафуров, Разил Вәлиевтән башка депутатлар – Наил Вәлиев, Ренат Закиров, Туфан Миңнуллин, мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм башка кызыксынган шәхесләр булды.

Хәзер шушы мәсьәләгә төптәнрәк уйлап, тынычлабрак кызу бәхәстән соң бераз ачыклык кертергә кирәк. Шушы сөйләшүдә катнашкан Дамир Исхаков белән әңгәмә корабыз.

Дамир әфәнде, катлаулы проблема килеп чыккан. Яңа уку йорты нинди булачак соң? Анда татар фәне, татар милләтенең язмышы турында, татарларга кирәкле булган кадрлар әзерләүдә нинди яңалыклар булачак? Бу сөйләшүләрдән соң, рәсми карарлардан соң нинди тәэсирләр кала?

Дамир Исхаков. Бу сөйләшү файдалы булды, чөнки безнең дәүләт комитеты кысасында мондый сөйләшү булганы юк иде. Казан Идел буе федераль университеты зур университет булачак. Көзгә кырык мең студент булуы көтелә. Билгеле, башка илләрдә зуррак университетлар да бар.

Сөйләшү дәверендә шул күренде, элек милли университетны ТДПУ булыр дип уйлаган идек. Хәзер ул йотылды. Сөйләшүдә университетта татар мәсьәләсе ничек хәл ителер дигән сорау каралды. Сөйләшү вакытында университетның ректоры халыкны тынычландырды. Барысы да яхшы булыр, бөтен әйбер элеккегечә калачак, диде.

Эшләгән профессорлар да төрле урыннардан күчәчәк. Әмма бер мәсьәлә калкып чыкты: ректор фикеренчә, татар теле буенча белгечләр бик кирәк түгел. Заказ аз.

Римзил Вәли. Чынлыкта татар теле укытучылары кирәкме, юкмы? Белүебезчә, ТДПУда, Алабугада, Башкортстанның Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә дә татар теле укытучыларын әзерлиләр. Чынлыкта ихтыяҗ бармы? Эшләүче укытучыларның яше ниндирәк микән? Ул бит бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Яңа чорда татар укытучысына сыйфат ягыннан яңа таләпләр куела. Чөнки искечә укытканның нәтиҗәсен күрәбез.

Дамир Исхаков. Әйтелгән мәгълүматка күрә, елга 250гә якын татар теле укытучысы әзерләнә. Хәзер аның кадәр кирәк түгел дип сөйләштеләр. Бу бер яктан аңлашыла. Татарстан эчендә ихтыяҗ канәгатьләндерелгән. Әмма Русиядә кабул ителгән кануннар да йогынты ясады.

Мәсәлән, БДИның рус теленә күчүе чит төбәкләрдә нык кына кимүенә китерде. Укытучылар да кирәк түгел булып чыкты. Шушы процессны күргән ата-аналар балаларын татар белгечлегенә бик бирергә тырышмый. Бу – тискәре күренеш. Кадрларны саклау турында уйларга кирәк. Ринат Закиров та әйтте, төбәкләрдә татар мәктәпләре бетсә, алар урынына якшәмбе мәктәпләрен булдырырга кирәк. Бәлки безгә традицион булмаган юллар белән татар телен укытуны дәвам итәргә кирәк булыр.

Римзил Вәли.
Ә потенциаль ихтыяҗны өйрәнү булды микән? Бигрәк тә Русия төбәкләрендә, Казанның үзендә.

Дамир Исхаков. Бу юнәлештә тикшерүләр берәү дә юк.

Римзил Вәли. Мәгариф министрлыгыннан, шәһәр, район хакимиятеннән сорап карадылар микән?

Дамир Исхаков. Татарстан эчендә саннарны белергә була. Безнең министрлык ул өлкәдә эшли. Әмма читтә татар мәктәпләренең күпме икәнлеген бер кем дә белми.

Русия мәгариф министрлыгында милли мәктәпләр белән эшләүче структура моның белән бик шөгыльләнми. Алардан бу саннарны алып булмый. Татар иҗтимагый оешмалары моның белән шөгыльләнергә тиеш – Конгресс һәм милли-мәдәни мохтарият. Алар саннарны җыеп, Татарстанга хәбәр итәргә тиеш.

Вазгыять ике-өч елдан үзгәрергә мөмкин. Бүген татар теле укытучылары кирәк түгел, диләр. Чыннан да, бүген карт укытучылар бик күп.

Римзил Вәли. Гаҗәеп бер хәл бар. Саф татар белгечләре эшкә бик авыр урнаша. Татар мәктәбен бетергән, татар факультетын тәмамлаган кеше кайвакытта бөтенләй русча яза, сөйли алмый. Урысча белмәгәне аксап торып кала.

Икенчедән, президент аппаратыннан башлап банкларга кадәр татар факультетын бетергән кешеләр эшкә килә. Башка җирдә дә татар филологиясен бетереп, аннан соң каядыр эшләп, тагы өстәмә белем алып, чын лидер, милли юлбашчы булып киткәннәре бар.

Дамир Исхаков. Бездә бераз ялгышрак фикер бар. Филологларны гына әзерләргә кирәк дип уйлыйлар. Алай түгел. Башка өлкәләрдә дә белгечләр кирәк.

Римзил Вәли. Татфактан ике-өч тел белгән кешеләр күп чыга иде. Һәр министрлыкта татар теле белгече, тәрҗемәче, хатларга җавап бирүче урынбасар да була. Аларны санаучы, мөгаен, булмагандыр.

Дамир Исхаков. Мин да шундый фикердә. Узган ел без Идел буе бүлгесендә дүрт республикадан кешеләрне чакырып, милли университетны ничек оештырырга кирәк, дип сөйләштек.

Беренче әйтелгән сүз арасында шул да булды – дәүләт структурасында эшләр өчен милли кадрларны әзерләргә кирәк. Мондый заказны дәүләт органнары гына эшли ала.

Римзил Вәли.
Президент каршындагы Дәүләт хезмәте институты да университетка кушылды. Ә бит идарәче кешеләрне татарча чыгыш ясарга, язарга өйрәтү дигән зур, изге мөһим эш бар. Бу ягын әле, мөгаен, Илшат Гафуров уйлап бетермәгәндер. Юрфакта татарларга, урысларга татар тарихын, мәдәниятен укыту мәсьәләсе турында сораулар бирмәдегезме?

Дамир Исхаков.
Бу турыда сораулар бирелде. Аның белән генә эш бетми бит. Идарәче органнарда татар телен белгән кешеләр кирәк, мин моның белән килешәм. Икенче яктан, фәнни тикшерү дә кирәк.

Икенчедән, университет ул бит галимнәр әзерли торган урын иде. Әгәр дә Татарстанда Фәннәр академиясенә кергән институтларны карасак, анда галимнәр картаеп беткән. Илле яшьтә булган кеше яшь санала.

Римзил Вәли. Азат Әхмәдуллин, Илдар Низамов, Тәлгать Галиуллин – шул дәрәҗәдәге, җитмештән үткән кешеләрне нишләтәләр – кыскарталармы?

Дамир Исхаков. Ул мәсьәләгә дә сорау бирелде. Ректор, без сакларга тырышабыз, диде. Әмма шул вакытта без аның ничә аспиранты, ничә фәнни хезмәте бар икәнен караячакбыз. Җитәкче урыннарын алар ала алмый, диде.

Элекке татар факультетында унбиш профессорның унысы – җитмеш яшьтән узган кеше. Димәк, проблема бар. Аларга алмаш хәзерләү мәсьәләсе дә бар. Әгәр дә без кушылу вакытында кадрларның яртысын югалтсак, татар теле белән шөгыльләнүче кадрлар бик кимиячәк, дип уйлыйм. Шуны булдырмас өчен безгә көрәшергә кирәк.

Римзил Вәли.
Фәндә, педагогикада, уку йортында татар өлешен торгызу бик авыр. Тел, әдәбият, сәнгать институтында һәм Тарих институтында кешеләр татар тарихын өйрәнә, сөйли дә белә, китаплар да яза. Ләкин алар укытучы түгел, кафедраларда эшләмиләр. Алар бөтенләй башка юнәлештә булып чыга. Алар кемгә кирәк була? Академик галимнәрне укытуга, кафедраларга җәлеп итү күз алдында тотыла микән?

Дамир Исхаков. Мин 1998 елда Монголиягә барган идем. Анда Фәннәр академиясендә эшләгән сектор бүлеге җитәкчелеге бер үк вакытта Монгол университетында кафедра бүлек мөдирләре дә иде. Шундый ук әйбер хәзер Новосибирскида бар дип ишеттем.

Әгәр дә теләк булса, бездә дә андый әйберне оештырырга була. Моңа кадәр андый тәкъдимнәр кергәне юк. Ул каралмый да. Университет даирәләре бездә болай да кадрлар җитәрлек диләр. Шуңа күрә, минемчә, Фәннәр академиясеннән кеше чакыру булмас.

Тагы бер төшеп калган әһәмиятле мәсьәлә бар. Казан университеты зур фәнни үзәк иде. Педагогика университетында күбрәк укыту эшләре белән шөгыльләнделәр, ә монда галимнәр зур профессорлар булу белән беррәттән китап язучылар иде.

Алга таба бу нәрсә булып чыгачак, әле билгеле түгел. Миркасыйм ага исән вакытта Казан университеты федераль университетка әйләнгән вакытта тюркология һәм татар эше белән шөгыльләнүче институт булдыру турында уйлаган иде.

Бүген ул әйбернең проекты юк. Әгәр дә эшләр шулай дәвам итсә, университет эчендәге татар факультеты Педагогика университеты белән кушылып китсә, эреп бетә. Әгәр дә шулай барса, эш татарның файдасына булмаячак.

Римзил Вәли. Татар теле укытучылары кирәк. Сорау туа: ә нигә татар филологиясе генә? Татар-алман, татар хокук, татар-инглиз, татар телендә укытыла торган география – “татар” дигән сүз кырыена башка һөнәр белән ике профилле итеп укытканда шул кадәр эшкә урнашырга, эшләргә җиңел. Хәзерге чорда бер телне белгән кеше бер генә һөнәр түгел, ә берничә һөнәр иясе булырга тиештер.

Дамир Исхаков. Яңа университетта моны аңлау бар. Илшат Гафуров сөйләшүдә берничә белемле кадрларны хәзерләү кирәк дип әйтте. Ләкин сүз күбрәк филология турында бара. Бу мәсьәләдә аерым сорау бирдем. Табигый фәннәрдән сез татар телен дә белгән укытучыларны әзерли аласызмы? Шушы сорауга туры җавап алмадым. Минемчә, ул аны аңлап бетерми.

Элеккеге Казан университетында шушы факультетлар: физика, химия, математика һәм башкалар рус телендә эшләде. Педагогика университеты кушылгач, тел югала дигән сүз.

Илшат Гафуров без укытучылар хәзерләү белән шөгыльләнмәячәкбез, күбрәк белгечләрне чыгарачакбыз дип әйтте. Бик ачык түгел. Кем укытучы булачак? Көнбатыш илләрендә бер программа белән дүрт ел укыйлар да, аннан соң специальләшү китә. Кем укытучы булырга тели, ул педагогик фәннәрне укый. Аңа укытырга ярый дигән сертификат бирәләр. Бездә шулаймы?

Мин аңламыйча калдым. Бәлки ул әйбернең концепциясе юктыр. Чөнки татар теле татар укытучылары өчен генә түгел, ә башка өлкәләргә китәргә теләгән кешеләргә ничек укытабыз дигән сорауга җавап булмады.

Римзил Вәли. Татар һәм компьютер, татар һәм хокук яклаучы, татар һәм дәүләт идарәсе – бу белгечлекләр бик актуаль.

Дамир Исхаков. Бу безнең өчен аңлашыла. Ләкин университет даирәләренә бик аңлашып бетми. Татарстанның бу процесска ничек итеп йогынты ясый алуы турында уйларга кирәк.

Дөресен әйткәндә, федераль университет Татарстанга буйсынмый. Ул федераль стандартлар белән эшләргә тиеш. Акчасы да Мәскәүдән килә. Без турыдан-туры йогынты ясый алмыйбыз. Әмма тәҗрибә шуны күрсәтә – Себердә университетлар оешкан вакытта анда кайбер төбәкләрдә җирле мәнфәгатьләрне кайгырту турында аерым канун кабул иткәннәр.

Без дә нәкъ шуны эшли алабыз. Безнең кулда механизм бар. Ректор әйтте, Мәскәүдән бирелгән акча университетны үстерер өчен җитәрлек түгел. Ректор җитмәгән акчаларны Татарстаннан алырга уйлый.

Багучылар Шурасы башында Татарстан президенты тора, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итәрбез, диде. Ә бит зур акчаларны биргән вакытта, без шартлар куярга тиешбез. Әгәр дә безгә кирәкне эшлисез икән, без акчаны бирергә риза. Юк икән – гафу ит.

Мәсәлән, универсиадада катнашу өчен күп кенә тулай тораклар төзелде. Ул әйберләргә Татарстан акчалары да керде. Безнең мәнфәгатьләр бар, шуны кайгыртырга тиешсез дип әйтергә кирәк.

Римзил Вәли. Димәк, федераль университетка акчалар биргәндә шушы Казан җирендә эшләп утырганда, тантаналы итеп ачканда, Татарстан һәм татар халкы үзенең дәүләт заказын бирергә тиеш. Ә мондый заказ булмагач, Гафуров кем нәрсә сорый, шуны гына күз алдында тота. Ә аның күз алдында физика, химия, медицина гына, күрәсең.

Дамир Исхаков.
Оештыру ягыннан да кимчелекләр бар. Туфан Миңнуллин да социаль-һуманитар фәннәр буенча берәр проект булмыймы, диде. Ул эшне эшләүче кеше юк. Физиклар, химиклар өчен лабораторияләр булачак. Һәрбер лабораториянең бәясе илле миллион сум. Димәк, бөтен акча шуңа китәргә мөмкин.

Аның белән генә яшәп булмый. Гуманитар фәннәр булырга тиеш. Гуманитар өлкәдә шөгыльләнүчеләр беренче чиратта дәүләткә кирәк. Федераль университетта татар компоненты булырга тиеш. Милли дигәч, ул дәүләтнеке дигән сүз. Бу университет безнең җирлектә яши. Беренче чиратта безнең балалар керәчәкләр, минемчә, Татарстан президенты үз фикерен әйтергә тиеш.

Римзил Вәли. Әйе, монда аңлау, аңлату, аңлашу кирәк. Әле эш соңмы, түгелме?

Дамир Исхаков.
Әле соң түгел, эшләргә була. Оештыру эшләре төгәлләнеп кенә килә. Мине иң борчыган нәрсә – татар компоненты турында бер дә утырып сөйләшкәнебез булмады. Бер фикергә килсәк, эшне алга таба җибәрергә мөмкин.

Римзил Вәли. Әгәр дә фикерләр, тәкъдимнәр булса, аларны тапшырырга кирәк. Матбугатка, радиога чыгарга кирәк. Шуңа күрә соң булганчы, киңәшергә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG