Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

ТР Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Алтын урта” татар мөселман яшьләре җәмгыяте танылган язучы, халык шагыйре, Тукай һәм Җәлил премияләре лауреаты Фәнис Яруллин янына кунакка барып кайтты.


“Алтын урта” яшьләре язучыны үз проектлары, эшләре белән таныштырды. Фәнис Яруллин үзе дә кызыксынып, аларның эшчәнлеге турында сораулар бирде. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов: “Безнең максат – традицион рухтагы исламны һәм милләтебезне бергә алып бару, алтын урталыкта булу”, дип белдерде. Фәнис Яруллин исә дин белән милләтне берләштерү эшен хуплады.

“Дин белән татарның гореф-гадәтләрен бергә кушу бик яхшы булыр иде ул, чөнки бөтен гореф-гадәтләр диннән кергән. Татар юлчысы гел чиста, юынып йөри торган булган. Мөселман халкыннан кергән гадәтләр руслашып бара торган татарлар арасында бетеп бара”, диде Фәнис Яруллин.

Мөселман татар яшьләре җәмгыяте үзенә исем итеп алган “Алтын урта” сүзен дә ошатты язучы.

“Алтын урталыкны табу авыр, ләкин аны табу кирәк инде. Чөнки берең бер якка, икенче кеше икенче якка тартса, дин дә бармый, милләт тә бармый”, диде Фәнис Яруллин.

“Китапларны чыгармый башладылар...”

Очрашуга килгән яшьләрнең һәрберсе кайсы районнан булуы, кайда белем алуы турында да сөйләп алды, яратып укыган әсәрләренең исемнәрен дә атап чыктылар.

“Сезнең әсәрләрне бик яратып, кызыксынып укыйм, шуңа күрә бик киләсе килгән иде сезнең янга”, диде Айгөл Хаҗиева.
Фәнис Яруллинны бигрәк тә кызлар ярата.

Фәнис Яруллин соңгы арада китапларын бастырмауларыннан да зарланып алды:

“Укырга кирәк шул. Хәзер күпләр укымый дип, китапларны басмый да башладылар әле. Акча кирәк, акча юк, диләр. Менә мин 51 китап чыгардым, тагын өч китап ята әле. Алары кайчан чыгар, 30 елдан чыгармы...”, диде ул.

Фәнис Яруллинның 50 сериялек сценариен төшерергә сүз биреп, анысын да күптән онытканнар икән.

“50 сериялек бер сценарий язган идем, ул ята әле, төшерергә уйлап та карамыйлар. Бәйге өчен язган идем мин аны, телевидение күп серияле сценарийларга бәйге уздырган иде. Минеке 3нче урын алды.

3нче урын булгач инде, әллә ни шәп түгел дип уйладылар. Аны чыгарабыз дигәннәр иде, әмма аны чыгарабыз дигәннәренә дә 5 ел узгандыр инде. Андагы геройлар, вакыйгалар искерә торган түгел, аны йөз елдан соң куйсаң да бүген язган кебек”, диде Фәнис Яруллин “Мәхәббәттән көчле дару юк” дип исемләнгән әсәре хакында.

Яшьләрнең кайберсе күбрәк шигырь, кайберсе күбрәк проза укуы турында белдерде.

“Әнинең туган көненә сезнең 5 томлык китапларыгызны бүләк иттем, бергә укыйбыз”, диде Регина Ибушева.

“Әдәби герой мәңге яши”


Кунакларның күбесе иң яраткан әсәре дип “Җилкәннәр җилдә сынала”ны атады, алар бу әсәрдәге вакыйгаларның хакыйкатькә туры килү-килмәве белән кызыксынды. Язучы сюжетны мавыктыргыч итәр өчен төрле вакыйга, геройлар өстәлүе турында әйтте.

“Әсәрне мавыктыргыч, сюжетны кызыклы итәр өчен вакыйгалар, геройлар да өстәлә бит инде. Анда өстәлгәннәр дә, төшеп калганнар да бик күп. Минем максатым тормышта булган кешеләр турында язып чыгу түгел иде бит. Тормыш белән чагыштырып карасаң, әдәбият бик нык аерыла инде ул.

Тормыштагы вакыйганы кеше йөз төрле итеп сөйләргә мөмкин. Ә әдәби әсәрне бер төрле генә итеп, ничек язылган шулай итеп кенә сөйләп була, андагы геройлар картаймый да, үлми дә, әгәр китапны укучылар булса, яши”, диде Фәнис Яруллин.

“Мәңгелек двигатель бар...”

Яшьләр язучының дингә мөнәсәбәте белән дә кызыксынды.

“Әни бик дини кеше иде. Янына тезеп яткыра иде дә догалар укый иде, без аның артыннан бөтенебез кабатлап бара идек. Беренче сыйныфка кергәнче унлап дога белә идем инде мин. Тора-бара, малайлар кереп, мулла буласың, дип көлә башлагач, ул догаларны башта яшертенрәк укыдым, аннары сирәгрәк укылды, аннары бөтенләй укылмый башлады. Укымасаң, дога онытыла бит”, диде ул.

Шулай итеп, Фәнис Яруллин дингә артык якын булмавын белдерсә дә, әңгәмә ахырында моның башкачарак булуын раслады. Коръәннән мисаллар да китереп, кеше җанының мәңгелек двигатель булуы турында сөйләде ул.

“Элек-электән галимнәр мәңгелек двигатель уйлап табарга тырышкан. Аны Аллаһы Тәгалә үзебезгә биргән бит инде. Менә кеше яши, хәтта үлә – бөтен әгъзасы сәламәт кеше үлә, җаны чыгып китә.

Җан – мәңгелек двигатель, йөрәккә тибеш, ритм биреп торучы әйбер ул. Җан булмаса, кеше шул ук секундта үлә. Менә Коръәндә язылган, кеше үлгәч, фәрештәләр аннан сорау ала башлар, диелгән. Ләкин тән бит бер дә селкенми дә, ята ул шул килеш. Ә җәза бары тик җан аша бирелә”, диде Фәнис Яруллин.

“Байлык кешене түбән тәгәрәтә”

“Кешене бик түбән һәм бик бөек итә торган әйберләр нәрсә ул?” дигән сорауга да ул фәлсәфи, чын иҗат кешеләренә хас нечкәлек белән җавап бирде:

“Кешене иң түбән төшерүче әйбер – ул байлык. Кеше баеп китсә, Аллаһны да оныта, дусларын да оныта, ата-анасы өйрәткән догаларны да оныта. Ул үзен Аллаһ дип саный, үзен хуҗа, нәрсә әйтсәм дә тыңлыйлар, дип саный. Бөек күтәрүче әйберләр кеше рухын баетырга тиеш.

Һәр көнне таң ата, кояш бата, кар ява, яңгыр ява... Яңа көннәр безгә, күңелләребезгә яңа әйберләр салып куя, без аны белмибез, сизмибез, ләкин бу байлык безнең күңелләргә саекмаска ярдәм итә.

Кояшның яктысы йөзләребезгә ягылып кала, аның нурлары күзләребезне яктырта, без белмәгән байлыгы күңелләребезне баета. Без аны бүген сизмәскә мөмкин, ул байлык тора-тора кешенең күңеленнән чыгып, авырган вакытта авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, төшенке вакытларда күңелне күтәрергә, көч булмаганда дәртләндереп җибәрергә ярдәм итә. Без белмибез ул әйберләрне, ләкин алар бар”, диде Фәнис Яруллин.

“Хәзер кулъяулык чикмиләр”

Фәнис Яруллин сүзләренә караганда, бу әле кулъяулыкларның бик аз өлеше генә.
Язучы янына, гадәттә, елына меңләп кеше килә икән. Быел исә кунаклар саны азрак булган.

“Кеше күп килә инде, әмма быел әз килде әле. Бер 30-40 кеше килгәндер. Болай, гадәттә, елына мең кешедән дә ким килмиләр инде минем янга”, ди ул.

Фәнис Яруллин очрашу дәвамында әллә ничә тапкыр шаяртып та алды. Яшьләр истәлек итеп алып килгән таштан ясалган алманы бүлмәгә тормыш иптәше Нурсөя апа кергән арада, авыз итәргә тәкъдим итсә, иң истә калган очрашуы турындагы сорауга “Бик матур кызлар килгәне”, дип җавап бирде ул.

Күңелендә яңа әсәр оеткылары күп булса да, аларны язарга хәле җитмәү, кулларының һәм үзенең хәле кимүе турында әйтте язучы.

Яшьләр үзләре язган шигырьләрне укып, Фәнис Яруллинның җырларын башкарып та күрсәтте. Диварга эленгән келәмне каплап алган чиккән кулъяулыкларга да соклануларын яшерә алмады алар. Хуҗаның сүзләренә караганда, аларның күбесе инде музейларда саклана икән. Фәнис Яруллин кулъяулыкларны кунакка килүчеләрнең чигеп алып килүе турында әйтте, хәзер чигүчеләрнең булмавын да белдерде.

“Ышанырга кирәк”

Фәнис Яруллин очрашуга килә алмый калучыларны яңадан килергә чакырып, яшьләргә алтын урталыктан барырга теләп, саубуллашты.

“Инде бер якка да авышмагыз. Татарлыкны, милләт гореф-гадәтләрне югалтмаска, намазларны укып бара алмасаң да, диннең барлыгына, Аллаһның барлыгына ышанырга кирәк. Ышанган вакытта кеше кайчан да булса дин юлына кереп китә”, диде Фәнис Яруллин.

Яшьләр исә бу очрашудан бик дулкынланып чыкты. “Шундый зур язучы белән очрашканыбызга горурланып йөри алабыз хәзер” дип, сөенеште алар. Һәм күбесе Фәнис Яруллинның иҗаты, яңа әсәрләре белән тагын да ныграк танышырга теләвен белдерде, әдәбият белән күбрәк кызыксынып китүе турында әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG