Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда Тарих институты да булачак


Галимнәр татар халкына караган бөтен фәннәрне берләштергән Татарика институты булдыруга да өметләрен өзми.

Казан федераль университеты тарих факультетының ватан тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров, соңгы вакытта булган хәлләргә - Казан университеты һәм педуниверситеттагы татар филологиясе факультетларын берләштергәнгә, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый, ди.

Татар фәне, теле бетә, дип тә әйтү килешми, ди ул. Университеттагы үзгәрешләр бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра. Аннан беркая да китеп булмый, дип тә һич кенә дә өздереп әйтергә ярамаганлыгын белдерә.

“Китеп була, ничек булмасын. Халык та бит әнә “Бишектәге биш төрлегә үзгәрә” дип әйтә. Шушы бер-ике ел эчендә үзен күрсәтәчәк, бу бит аякка басу чоры гына әле. Гомумән, бетәбез, дип яшәү ул иң начар нәрсә”, ди Таһиров.

Татар телендә уку-укыту сакланырмы?


Федераль университетта оештырылачак Тарих институтына педуниверситетның тарих бүлеге, финанс экономика институты тарихчылары һәм Казан университетындагы татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар халкы һәм мәдәнияте кафедрасы да кушылачак.

Искәндәр Гыйләҗев
Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев оештырылачак Тарих институтында татар юнәлешен үстерү, милли тарихны өйрәнү мәсьәләсен күтәрергә җыенуларын әйтә.

“Милли мираска игътибарны арттырырга, язма культураны һәм чыганакларны өйрәнүне көчәйтергә җыенабыз”, ди Гыйләҗев.

Әлегә кадәр яшәп килгән татар филологиясе һәм тарихы факультетының тарих төркеме студентлары да Тарих институтына киләчәк. Төркемнәр зур түгел. Һәр ел саен тугыз кеше укырга керә. Алар әлегә кадәр бөтен фәннәрне булмаса да, кайберләрен татар телендә дә укый иде. Гыйләҗев татар телендә уку-укыту да сакланып калырга тиеш, дип әйтә.

Казан университетының моңа кадәр яшәп килгән тарих факультетында да татар төркеме бар иде.

Индус Таһиров
“Бездә дә кайбер фәннәрне татар телендә укыту бар. Мин үзем дә татар телендә дә лекцияләр укыйм. Татар төркемендә татарча укытам. Махсус дәресләрнең дә (спецзанятия) кайберләрен татар телендә алып барабыз. Киләчәктә дә шулай булачак.

Татар теле югалмасын, татар телендә тарих яңгырасын, татар телендә тарих язылсын, татар телендә лекцияләр укылсын өчен тырышабыз”, ди Таһиров.

Моңа кадәр эшләп килгән өч югары уку йортындагы тарихчыларны бер институт түбәсе астына җыю күпмедер кыскартуларга да китерәчәк.

Индус Таһиров өлкән яшьтәге галимнәрне саклап калу өчен тырышачакларын әйтә. Ул үзе кафедра мөдире булу белән беррәттән докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклау шурасы җитәкчесе дә.

Казанда Тарих институтлары ике булачак


Казан университетының тарих факультеты 1980 елда барлыкка килә. Индус Таһиров аның 15 ел дәвамында беренче деканы була. Яңа тарих институтына да ул зур өметләр баглый.

“Бу бик күп галимнәр тупланган институт булачак. Безнең тарих факультетында гына да 20-гә якын фәннәр докторы бар. Аның кадәр беркайда да юк.

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында да бу кадәр галим юк. Академиянең тарих институтындагы галимнәрнең күбесен без үзебезнең гыйльми яклау шурасы аркылы үткәрдек. Ул институтны безнең тарих факультеты тудырды. Әнә шул традицияләр, әлбәттә, алга таба да дәвам итәчәк”, ди Таһиров.

Алга таба Казанда тарих институтлары икәү булачак. Берсе - фәннәр академиясенеке, икенчесе – университетныкы. Фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов үзләренең моңа кадәр ничек булган, шулай калачакларын әйтә. Университет аларны йотмаячак.

Хәйретдинов институт җитәкчесе булыр дип фаразлана

“БИЗНЕС Online”га “Казан Кирмәне” дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы мөдире, академиянең Тарих институты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәйретдинов әңгәмә биргән.

Ул анда федераль университеттагы Тарих институтының алга таба эшчәнлеге ничек булачагы турында әйтә.

Рамил Хәйретдинов
“Монда, берсүзсез, уку-мәгариф эше яңа этәргеч алачак. Аның белән бергә тикшеренүләрне үстерү дә әһәмияткә ия булачак. Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты белән янәшә торырлык, һуманитар тикшеренүләрне әйдәп барырлык көчле фәнни-тикшеренү тармагы булдыру турында да сүз бара”, дип белдергән Хәйретдинов.

Казан галимнәре дә, “БИЗНЕС Online”да Хәйретдинов яңа институтның җитәкчесе булачак, дип әйтә. Әмма Хәйретдинов үзе “Азатлык”ка “мөдирлек мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән, “БИЗНЕС Online” ниндидер нәтиҗәләр ясап ашыккан”, диде.

Шулай да ул, интернет сәхифәгә "яңа институтта нинди кафедралар, лабораторияләр булачагы турында сөйләргә иртәрәк, тарих факультетларында эшләгән галимнәрнең язмышы да тикшереләчәк" дигән.

Университет җитәкчелеге, гадәттәгечә тарих институтына мөнәсәбәттә тел саклый. Матбугат үзәгеннән: “Тарих институтын булдыру турында сөйләшүләр генә бара”, дип әйттеләр.

Тарихчы галимнәр дә, татар филологлары кебек яңа институтта фәнне мәктәпләрдә укытуга гына зур игътибар булырга мөмкин дип тә шикләнә.

Әле күптән түгел генә Казан университетының филология һәм сәнгать институтын оештыруга да татар фәннәре өлкәсендә эшләүчеләр дә, җәмәгатьчелек тә ризасызлык белдергән иде. Алар татар милләтенә караган бөтен фәннәрне дә өйрәнгән аерым бер зур институт булуын тели.
XS
SM
MD
LG